16+

Чистай авылларына Сабан туе кирәкми?

Чистай районыннан бер укучыбыз шалтыратты: авылларда быел Сабантуйлар уздырылмады, ди. Сабан туе инде брендка әйләнде. Артистлар, эшмәкәрләр үзләренә аерым үткәрә башлады бу бәйрәмне. Мөселман балалары өчен, федераль күләмдә, Бөтенроссия авыл Сабан туйлары гөрләп үтә. Кыскасы, кечкенә генә татар авылында да, хәтта чит илләрдә дә әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар....

Чистай авылларына Сабан туе кирәкми?

Чистай районыннан бер укучыбыз шалтыратты: авылларда быел Сабантуйлар уздырылмады, ди. Сабан туе инде брендка әйләнде. Артистлар, эшмәкәрләр үзләренә аерым үткәрә башлады бу бәйрәмне. Мөселман балалары өчен, федераль күләмдә, Бөтенроссия авыл Сабан туйлары гөрләп үтә. Кыскасы, кечкенә генә татар авылында да, хәтта чит илләрдә дә әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар....

Чистай районыннан бер укучыбыз шалтыратты: авылларда быел Сабантуйлар уздырылмады, ди. Сабан туе инде брендка әйләнде. Артистлар, эшмәкәрләр үзләренә аерым үткәрә башлады бу бәйрәмне. Мөселман балалары өчен, федераль күләмдә, Бөтенроссия авыл Сабан туйлары гөрләп үтә. Кыскасы, кечкенә генә татар авылында да, хәтта чит илләрдә дә әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. Ә Чистайда юк... ­Ни өчен икән дип, берничә авылга шалтыратып алдык.
Дөрес, Татар Ялтаны авы­лында иганәчеләр ярдәме белән үткәргәннәр милли бәйрәмне. Калганнар исә нәүмиз калган.
Ике меңләп кеше яшәгән Каргалы авылында ел да милли бәйрәм узган, ә быел Сабан туен оештырмаганнар.
- Быел бюджетта бәйрәм өчен акча каралмаган. Авыл халкы көтте инде бәйрәмне, тик нишлик соң, Сабан туе урынына авыл көне уздырырга ниятлибез, - диделәр авыл җирлеге үзидарәсендә.
Талкышта исә телефонны үзен үтеп барышлый гына авыл советына кергән авыл кешесе дип таныштырган ханым алды.
- Һәр елны Сабан туе уздыру кызык түгел бит инде, тансыкласын халык азрак, бәйрәмнең дә кадерен белер. Өч авылга 900ләп кеше исәпләнә Талкыш җирле үзидарәсендә, ә бәйрәмгә яртысы да килми. Кемгә кирәк соң ул Сабан туе? Бәйрәм җиттеме, кунаклар кайта, аларны сыйларга, шашлыгын пешерергә, мунчасын ягарга кирәк, авыл халкы азрак ял итсен әле, - диде ул.
Мөслимлеләр исә Сабан туе урынына Питрау бәйрәмен уздыралар икән. Ул күрше Бахта авылында үтә. Керәшен бәйрәме саналса да, татары, үзбәге, керәшене, урысы - барысы да шунда җыела, ди. 12 июльдә узачак әлеге бәйрәм нәкъ Сабан туен хәтерләтә. Ат чабышын санамаганда, барлык уеннар, көрәш тә була икән.
Кутлушкино халкында исә Сабан туе кайгысы түгел, яңгыр булмаганга борчылалар авылда. Бәрәңге уңышы начар, җирләр кибә, диләр.
- Авылда күбесе олылар, халык Сабан туен кирәксенми дә. 13 июнь көнне Чистайда узачак, безгә шул җитә. Һәркемнең машинасы бар, теләгән кеше бара, - диделәр үзидарәдә.
Сүзен-сүзгә
Чистай муниципаль районы советының оештыру бүлеге җитәкчесе Лилия Абзалова:
- Авыл Сабантуйлары өчен бюджетта аерым акча каралмаган. Милли бәйрәмгә килгәндә, Татар Ялтаны авылында иганәчеләр зурлап уздырды бәйрәмне, бөтен тирә-күрше авыл шунда җыелган иде. Аның каравы авыл көннәре зурлап үткәрелә бездә, алар нәкъ Сабан туе кебек инде, исеме генә башкача. Көрәшләре дә була, батырга тәкәләр дә тапшырыла. Авыл уңганнарына район хакимиятеннән дә мактау кәгазьләре, бүләкләр каралган. Татар Баганалысы авылында, мәсәлән, Урам бәйрәмен көтеп алалар. Тубылды җирлегендә Якташлар очрашуын уздыру күркәм гадәткә керде. Авыл җирле үзидарәләре Сабантуйны уздыру-­уздырмауны үзләре хәл итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading