Шәһри Казан

Чулпан ХӘНӘФИНА: «Фермерны үзен генә калдырырга ярамый!»

Кукмара төбәгендә халык беркайчан да тик кенә ятмый. Гел нәрсәдер эзләнә, яңа агымнарны тиз тотып ала хәтта. Бу якка икътисади кризис та, инфляция дә куркыныч түгел кебек тоела башлый. Андый авыр хәлләрдән Алла үзе сакласын! Кукмара халкының эшчән икәне районга кергәч үк күренеп тора. Яңа йортлар, төзек каралты-куралар, төрле төсләргә...


- Кукмара районында 20 гаилә фермасы эшләп килә: 13е сыер асрый, 1се үгез симертә, 2се - ат җитештерү белән, 4есе умартачылык белән шөгыльләнә. Нигездә, фермерлар белән район хакимияте бергәләп эшли. Яңа фермалар ачуда ярдәм итәбез. Хәзерге заманда кредит аласы авыр. Яңа эш башлаган фермерларның кредит алганда залогка салырлык әйбере булмый. Залогка салырга ярамаган мәктәп һәм клубларны санамыйча, хакимиятнең залогка салырлык 7 бинасы бар. Шуларны залогка салып, фермерлар «Россельхозбанк»тан кредит ала. Төзеп бетергәч, фермасын залогка күчерә дә, хакимият биналарын икенче фермерга кредит алырга бирәбез. Эш башлап җибәргәндә шактый гына авырлыклар булса да, бер кереп киткәч, шулкадәр кызыгып эшлиләр. Республика программасы буенча, гаилә фермаларының кайбер чыгымнары каплана. Төзелешнең өлешчә (30 процентка кадәр) чыгымнары каплана. Терлекнең тере авырлыгының 40 сумын республика түли.
Проект кабул ителеп, җирне рәсмиләштерүгә, электр уздыру артыннан йөри башлыйбыз. Су да кертергә кирәк. Параллель рәвештә бөтенесен дә эшләмәсәң - бармый! Районда тагын ике ферма апрель ахырында эшли башларга тора. Түбәләренең, эчләренең эше бетте. Малларына да акча күчереп куйдылар. Фермерны үзен генә калдырып булмый. Калса, бигрәк тә төзү эшләре озакка сузыла. Көндәлек проблемасын белеп барасың икән, хәл итү җае да табыла. Башкарма комитет, банк, фермер - бергә эшлибез. Мондый республика программасы мөмкинлек бирә икән, фермерлар файдаланып калсын.
- Аңлавымча, фермалар югары технологияләр кулланып эшләнә.
- Әйе, җылы суы бар, чистарту, сыер саву автоматлаштырылган. Кул эше юк. Тиресне чыгаралар да, басулары ерак түгел, шунда алып китәләр. Үзләренең басуларына ашлама да була. Ферма күбрәк бакчага салына. Йорт матур икән, ферма да матур булырга тиеш бит.
- Сату эшен фермерлар ничек алып баралар?
- Ике фермер Казанда үз сөтләрен үзләре сата. Хәзер эшкәртү җиһазлары алу өчен грант отарга тырышалар. Ит белән җиңелрәк. Фермерлардан аны махсус оешмалар сатып ала. Фермерларга үстереп кенә бирәсе. Бу процесс үзеннән-үзе бара. Сирәк кенә, сатып алучыларны эзләп табышабыз.
- 2010 елгы корылыкны ничек кичердегез?
- Аллага шөкер, коры елны да районда терлек кимемәде, киресенчә, артты гына. Күрше Киров өлкәсенең Нократ Аланы районыннан малларга печән чабып кайттылар. Нократ елгасы буенда печән гөрләп үсте. Машиналарның түбәсенә кадәр печән иде. Халыкка болай да ярдәм ителде: башка районнардагы кебек, дәүләт мал башыннан ашлык бирде. Бөтенесен көйләп тордык. Кемгә кирәк - шунда печән сатучы эшмәкәрләрне дә эзләп табып җибәрә идек.
- Иң күп табыш алучы фермерларның чиста керемнәре күпме?
- Алар күбесе сер итеп саклый. Әйтеп бетермиләр. Үзебез исәпләп карадык, зыянга чыкмый. Бер фермерны гына алыйк. Төзи башлагандагы бизнес-план буенча, биш елда бөтен корылмалар үз бәясен чыгара, бурычлары бетәргә тиеш. Эшли башлаганда алган таналарыннан туган үгезләрне 56-60 меңгә сатты. Яңа буаз таналар карап йөри.
- Фермерларның бер-берсе белән мөнәсәбәтләре ничек?
- Шунысы кызык, алар барысы да бер команда кебек эшли, тәҗрибә уртаклаша. Яңа ферма ачарга теләгән кешеләр башка фермерларның эшен барып карый. Бөтенесенең уңай якларын гына туплап, яңа проект төзи. Бернинди көнләшү юк. Булса да, ак көнләшү генә. Мин дә аныкы кебек булдырыйм, дип ашкынып эшлиләр.
- Гаилә фермасы төзергә җыенучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Республика программасы эшләгәндә, файдаланып калсыннар. Сөт тә сатыла, акча да көндәлек керә. Эшли башлагач, берсе дә зарланмый. Ферманы алдан ук зуррак итеп салыгыз дип кенә әйтәбез. Аппетит ашаганда килә бит. Гамәлдә шулай килеп чыга да. Җитә дигән булып, кечерәк салалар да аннары зурайтырга йөри башлыйлар. Җире бар кешегә - сыер асрау, юк икән - ат һәм сарык ите җитештерү, кошчылык, умартачылык белән шөгыльләнү мәслихәт. Үз эшең бар икән, димәк, киләчәгең дә бар!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: