16+

Дагалардан очкын чәчелә...

Атлар чабышы... Милли бәйрәмебез - Сабан туеның асыл бизәге. Авылда үсеп, ат җигеп яки аңа атланып карамаган малай-шалай бармы икән?! Булса да, бик сирәктер. Балачакта атка менеп чапканнар аның тәмен гомеренең соңгы көненә кадәр онытмый. Әйе, ул татлы мизгелләрне оныту мөмкинме соң?!

Татар кешесе элек-электән ат белән гомер иткән. Ул аңа тормышын алып барырга ныклы терәк булган. Ат җир сөргән, йөк ташыган, сугышларда хуҗасын саклап калган.
Теләче Сабан туенда атлар узышы елның елында зурдан кубып уздырыла, чөнки моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Сабан туе мәйданы янында гына үзе дә нәселле чабышкылар үрчетүче фермер Сәгыйть Гыйниятуллинның бер дигән ипподромы бар. Моңа һәм Теләче Сабан туендагы атлар узышына күпләр сокланып, хәтта көнләшеп карый, чөнки шигърият дәрәҗәсендәге мондый хиссият аларда юк. Алла насыйп итсә, Сәгыйть Шәрифулла улы якын киләчәктә шунда ук ат манежы да өлгертер. Сөенечкә булсын, ул әкренләп төзелеп килә дә инде. Анда Ат спорты мәктәбе ачу күздә тотыла. Изге нияте тормышка ашсын фермерның.
Кызганыч, бүген авылларыбызда атлар кими бара. Шәхсиләре генә түгел, күмәк хуҗалыкларда да. Күрәсең, акыллы җан ияләрен техника кысрыклый. «Ярый әле Сәгыйть атлары бар», - дип, үз-үзебезне тынычландырырга гына кала. Крестьянны аттан башка күз алдына китереп буламыни?! Җәен яки кышынмы авыл урамнары буйлап җигүле ат узганда, авыл картларының да күңелләре җилкенеп куядыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading