Шәһри Казан

Элек без алыпсатар идек, бүген исә эшкуар

Казанда 27 төбәктән 324 эшмәкәр катнашында Бөтенроссия авыллары эшмәкәрләре җыены булды. Бүгенге көндә Россиядә 4200 татар авылы исәпләнә. Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты. «Татарстанда булып...

Реклама

Казанда 27 төбәктән 324 эшмәкәр катнашында Бөтенроссия авыллары эшмәкәрләре җыены булды. Бүгенге көндә Россиядә 4200 татар авылы исәпләнә. Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты.
«Татарстанда булып киткән саен, минем аяк, ат тоягы кебек, җирне ныграк тоя. Кирәк чакта минем арка терәр җирем - Татарстаным бар, - диде үзенең чыгышында Башкортстаннан килгән Хәсән Идиятуллин, бик күпләрнең фикерен хуплап. Ул инде менә 25 ел буе ат үрчетү белән шөгыльләнә икән.
- Миннән: «ИПмы син, ЧПмы, КФХмы?» - дип сорыйлар. Бу сорауга җавабым бер: мин - татар. Эшли торган кеше булса, татар булыр, чын татар булса, эшләр». Әлеге сүзләр белән һич кенә дә килешми мөмкин түгел. Җыенга Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эшмәкәрләрнең төп асыл сыйфатларының берсе - эш сөючәнлек, тырышлык. Хезмәт белән алар авылларын да, үзләрен дә, телләрен дә саклап кала алганнар. Мордовиянең Белоозерск авылы үзенең затлы пакетларга салынган көнбагышы белән хәтта чит илләрдә дә билгеле. Моны җитештереп ятучылар да - татарлар. «Элек без алыпсатар идек, бүген исә эшкуар», - диде авыл җирлеге башлыгы Гафур Абдрәшитов. Аларның 18 көнбагыш цехлары гына бар икән. Бер елда үлүчеләр саны 33 булса, туучылар исә 75 булган. «Авылыбызда 8 мәчет бар, кибетләрдә хәмер сатылмый», - дип, чыгышын дәвам итте авыл башлыгы. Чит төбәкләрдә гөрләп яшәп яткан зур татар авылларының охшаш сыйфаты - иманлылык, динлелек. Бу авыллар ислам кануннары буенча яши, күбесендә хәмер сатылмый. Әйе, авылларны саклап калу өчен, анда яшәүче халыкны аракы сөременнән араларга кирәк. Бу фикерне үз чыгышында республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та куәтләде. «Безне акча табарга түгел, хезмәт хакы алырга гына өйрәттеләр шул. Авылда керемле эш табарга була, моның өчен хәмердән азат булган, йөрәкле егетләр кирәк. Әлбәттә, бик кызганыч, авылны кайгыртучы кешеләребез шәһәрдә яши, туган тел өчен борчылып йөрүчеләрнең балалары татарча белми. Шуңа күрә кайбер мәсьәләләр гел чишелеш тапмый килә. Авылларны саклап калу өчен, күп бала табучы гаиләләргә ай саен ким дигәндә биш мең сум компенсация түләсәк иде. Авылда эшләүче эшмәкәрләрне һич югы өч елга салымнардан азат итү, электр һәм газ белән тәэмин итүдә дә ярдәм кирәк. Бүген авылларда гаилә фермалары төзибез, 25 сыерлы фермаларга таш түшәлгән юллар сузыла. Шул ук вакытта 500 башлы күмәк хуҗалыкта эшләүчеләр пычрак изеп йөри. 15 ел икътисадчы булып эшләгән кеше буларак әйтәм: гаилә фермаларына миллионнар түккәнче, сөт сатучыларга өстәмә компенсация түләнсә, күпкә отышлырак булыр иде дип уйлыйм», - дип, үз фикерләрен җиткерде Җәлил хәзрәт.
Фәүзия Бәйрәмова татар авылларын дин әһелләре, зыялылар, татар байлары саклап калачак дигән фикердә.
Моның үрнәген без җыенның икенче көнендә Чуашстанның Шыгырдан, Тукай һәм Урмай авылларына барып күрдек. Бу сәфәр турында газетабызның алдагы саннарында тулырак итеп язарбыз әле, хис-кичерешләр, фикерләр хәттин ашкан. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тырышлыгы белән үткәрелгән бу җыенны, Россия буенча таралган татар эшмәкәрләрен җыеп, Чуашстанга алып баруны татар дөньясындагы матур бер вакыйга дияргә мөмкин. Аның, һичшиксез, нәтиҗәсе дә булыр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: