16+

Элеваторларда яткан 1,3 миллион тонна бөртеклеләрне кая куячаклар?

Бүгенге көндә элеваторларда 1,3 миллион тонна сатылмаган икмәк ята. Яңа уңышка кадәр аларны кая урнаштырып бетерәчәкләр? Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаковка журналистлар шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. 

– Бөртеклеләрнең бер өлеше орлыкка китәчәк. Бер өлешен терлекләргә ашатачаклар. Экспорт өчен яңа каналлар ачылмаса, июль айларына якынча 600 мең тоннасы калачак. Аннары бер елдан икенче елга күчеп бара торган бөртеклеләр фонды да бар. Ул уртача алганда 300 мең тоннаны тәшкил итә. Элеватор беркайчан да буш тормый. Быел чыннан да запас күбрәк булачак. Хәтерләсәгез, корылык елында икмәксез калган идек. Болай булганда да әйбәт түгел. Аннары бөртеклеләрне саклауның альтернатив ысулларын да табарга кирәк, хуҗалык җитәкчесе шуның турында уйларга тиеш. Шуның белән беррәттән саклау куәтен арттыру максатыннан элеваторларны реконструкцияләү эше дә бара, – диде Наил Залаков.  

Булачак уңышны ничек фаразлыйсыз дигән сорауга, кыскача гына, фаразлауны – күрәзәчегә, без лаеклы уңыш алырга тырышачакбыз, диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading