Шәһри Казан

Елына 12 миллион табыш алучы фермер Әлфия Слесарева: «Минем яшьтәгеләр телевизор карап ята, ә мин ферма төзеп ятам»

Әлмәт районы Бишмунча авылында яшәүче Әлфия Слесарева хуҗалыгында 130 сыер мөгри, 150 үрдәк бакылдый, меңнән артык каз каңгылдый, ике меңнән артык тавык кыткылдый, берничә йөк машинасы белән трактор гөрелди.

Гаилә фермасында эшләүчеләр Әлфия апаны «мамочка» дип атап йөртә. «Минем яшьтәгеләр телевизор карап ята, ә мин ферма төзеп ятам», - ди ул, шаяртып. 59 яшьлек ханым «Лексус» машинасында җилдерә..

Халыкка канат та, йон да кирәкми

Әлфия апа Слесареваның ватанпәрвәр икәнлеген ерактан ук күреп алдык - калын курткасының түшендә эре хәрефләр белән Russiа (Россия) дип язылган. Үз гомерендә шактый уңышка ирешсә дә, эреләнә торганнардан түгел. Эшкуар ханым Әлмәт районы Мактама авылында туган, яшьлеге мал-туар арасында үткән. Райондагы эре оешмада баш инженер, БТИ башлыгы булып эшләгәндә дә ире белән бик күп мал тотканнар, шуңа да, үзе әйтүенчә, акчага интекмәгәннәр. Күпмедер тәнәфестән соң, биш ел элек Әлфия апа кабат терлек, кош-корт тота башлаган.

- Болары муларды дип атала,- ди Әлфия апа, миңа үрдәкләрен күрсәтеп. - Үрдәкләрнең әллә нин­ди­ләрен асрап карадым. Индо­үрдәкләрнең анасы 1,5 килога гына, аталары 4,5 килога җитә, әмма никтер ата үрдәкләр сирәк эләгә. Гадәтиләре нык майлы. Ә болары менә дигән, августта алган идем, ноя­брь ахырына әзер дә булырлар, - дип сөйләде ул.

Биредә көн дә каз өмәсе. Ирләр кош-кортны шәригать кануннары буенча суя. Без килгән көнне өч хатын 12 казны йолкый иде, кайвакыт 20не, 30ны да эш итәләр.

- Ай башында казлар шырпылырак. Шырпы булмаганда, кызларыбыз тизрәк маташа. Бүтәкә, муен, тәпиләр, йөрәк, бавыр һәм баштан аерым комплект ясап, 200 сумнан сатабыз. Каз белән үрдәк түшкәсенең килосы - 400 сум, ата казларыбыз биш килога да җитә. Казларны августтан башлап, ноябрь азагына кадәр суябыз. Әлмәт районының бөтен туйларына бездән килеп алалар. Кызларга берсен йолкыганга 150 сум түлибез, - дип сөйләде Әлфия апа.

- Канат сорап килүчеләр бармы? Авыл җирендә идәнне шуның белән себерергә яраталар бит, - дим.
- Апаем, хәзер халык байлыгыннан чери. Канат та, йон да кирәкми аларга, - диде әңгәмәдәшем.

Уңганнарга - әзер йорт

Сыерлар фермасына кергәч, Әлфия апа: «Бездә колхозлардагы сыман билдән пычрак ермыйлар. Әнә туфлидән генә йөрисез», - диде. Дөрестән дә, минем белән иптәшкә дип барган дустым Рамил туфли кигән иде. Бер килмешәк сыер да юк, барысы да үзебезнеке - Холмогор токымлы, Балтачтан алып кайтканнар.
- Ник чит илнекен асрамыйсыз? Алар бит нәзберек тә түгел, сөтне дә күбрәк бирә, диләр, - дип төпчендем.

- Апаем, тәмле итеп ашатсаң, матур сүзләр әйтеп сыйпасаң, безнекеләр дә 40 литр сөт бирә. Бер сыер башына уртача 17 литр туры килә. Җәй көннәрендә берсеннән 35 литр алган чаклар да була. Сөт җыючылар бер литрын 18 сум 20 тиен исәбеннән килеп ала. Бодай, арпа, бераз вика, тоз, акбур, төрледән-төрле витаминнар бирәбез. Ярты сыер ташланды инде. Бозауларга көчләре булсын дип, бер сыер башына 200 грамм энергетик бирәбез, бозаулаганнан соң тагын ике атна азык­ка шуны өстибез. Энергетикның мичкәсе 33 мең сум тора. Дарулар да алабыз, үзебезнең мал табибы бар. Акчаны жәлләмибез, чөнки нәтиҗәсе дә яхшы, - диде Әлфия Слесарева.

Реклама

Римма ханым Марья Ивановна янында

мөгезле эре терлек ти­рәсендә алты кеше - управляющий, ике сыер савучы, бозаулар караучы, тракторчы белән көтүче кайнаша. Соңгысының аты да бар. Быел Слесаревлар 37 гектар җир алып, көтүне шунда чыгаралар.
Монда эшләүчеләргә хәтта йортлар салып биргәннәр. Сыер савучы булып эшләүче Римма Долгова гаиләсе - ире һәм ике баласы белән ярты ел элек Ямаш авылыннан күченеп килгән. Машиналары белән ял көннәрендә Әлмәттәге кызларына барып йөриләр. Өч бүлмәле йортларын мин дә кереп карадым.

Римма ханым - 27 сыер тәрбия­чесе. Сөтлебикәләрне үзе түгел, робот сава. Рябина, Красавица, Цыганка, Черемуха - Римма ханымның аеруча үз иткән сыерлары, әмма барыннан да бигрәк ул, тыныч, матур һәм мөгезсез булганга, Марья Ивановна кушаматлысын ярата. Аңа эндәшкәч, малкай, колакларын тырпайтып, «му-у-у» дип сәлам бирде. Сосун кушаматлы картаеп беткән үгез - сакаллы сабый, мин сиңа әйтим, һаман да сыерларны имеп йөри.

Сыерларны көнгә ике мәртәбә - иртәнге һәм кичке биштә савалар. Зөһрә ханым әйтүенчә, маллар үпкәли дә белә, анысы күз карашларыннан беленә. Чамалап алгансыздыр, Слесаревлар фермасында замана арбасына ябышып эшлиләр. Әйтик, магнитофон куеп, сыерларга берара симфония тыңлатканнар. Әлфия апа әйтүенчә, Шопен, Штраус, Моцарт әсәрләрен тыңлый торгач, малкайлар сөтне дә күбрәк бирә, үзләре дә симерә башлаган.

Биш ел элек бу урында бөтен нәрсә җимерек булган: йортның ни тәрәзәсе, ни ишеге булмаган, түбәсендә тупыл агачы яткан, ферма түбәсе дә тишкәләнеп беткән. Каркасы гына утырып калган ташландык икенче бер ферма бинасын тулысынча торгызып, утын да, суын да керткәннәр, җиһазландырганнар. Агарту эшләре генә калган. Йөз баш сыерны монда ноябрь азагында кертергә җыеналар. Анда, симфонияләр тыңлату өчен, дәү-дәү колонкалар эләргә җыеналар. Сөтле елгаларның ташыйсы чаклары алда әле...

«Ә хәзер мин сезне селәүченнәр йортына алып керәм», - дип шаккатырды экскурсоводыбыз. Әлфия апа мартта Чаллыдан 200 мең сумга 50 тартма Калифорния селәүчене сатып алган. Алар тирестән искиткеч яхшы ашлама эшкәртеп чыгара.

- Киләсе елда теплицалар белән шөгыльләнә башлыйбыз. Чит-ят ашлама кертмичә, үзебезнекен кулланачакбыз. Быел 100-150 тонна тирес эшкәртелсә, киләсе елда селәүченнәребезнең 500-600 тоннага теше үтәр, дип өметләнәбез. Аларга караңгы кирәк, шуңа да бүлмәләрендәге утны сүндереп йөрибез. Махсус кешебез тиресне эшкәрткән селәүченнәрне яңа тартмаларга урнаштыра бара, - дип сөйләде Әлфия Слесарева.

«Берегезнең дә колхозны ташлап качканы юк»

Эшчеләр өчен ашханә дә бар, аш-су остасы аларга үзләре теләгән ризыкларны пешереп бирә. Көненә нибары 150 сум түлиләр. Быел бик күп гөмбә җыйганнар, теплицаларда кыяр белән помидор да ишелеп уңган, йөзләгән банка тоз­лап куйганнар. Егет-кызларыбыз яхшы ашый, диде «мамочка»лары. Слесаревлар Яңа елга эшчеләренә менә дигән бәйрәм табыны да әзерләп бирә. Егет-кызлар ялга чиратлашып чыга, мунча да керәләр. Хезмәт хакына килсәк, тракторчылар җәй көне кулга 30 меңнән дә күбрәк ала, сыер савучыларныкы 15 меңнән ким чык­мый. Вакытлыча гына килеп эшләүчеләргә тулай торак та салып куйганнар.

Әлфия апа без килгән көнне 40 банка тушенка әзерләргә җыенып йөри иде. Кыш буена 700не (!) хәстәрләп куя. Студентлар чират торып ала, ди. Эшкуар ханым казларны да үзе тозлый. Былтыр бу эшне кешегә тапшырган, әмма канәгать булмаган, шуңа да дилбегәне быел үз кулына алган.

- Казларны ыслатырга Кә­ләй авылына алып барабыз. Киләчәктә үзебездә дә шундый цех ачарга ният бар. Ноябрь азакларында казларны ала башлыйлар да, Яңа елга барысы диярлек «очып китә». 31 декабрь иртәсендә килеп сораучылар да күп. Былтыр бер мең каздан 115е генә калган иде. Без аларны берәм-берәм чутлап кына торабыз, - дип елмаеп куйды ул.
- Әлфия апа, ирләр өс­теннән җитәкчелек итү авыр­мы?
- Баш инженер булганда, кул астымда барысы да ирләр иде. Сүземне тыңлыйлар, чөнки төгәл һәм эш буенча гына сөйләшә, күзне йомган килеш, теләсә кайсы торбаның диаметрын ачыклый ала идем, - диде ул.
«Мамочка» коммерция сере дип тормады, ке­сәләренә күпме акча кергәнен дә әйтеп салды. Фермадан елына - 12 миллион сум, шуның 8-9 миллионын мөгезле эре терлек китерә. Слесаревларның хуҗалыгында көне-төне төзелеш барса да, табыштан үзләренә дә өлеш чыга.

- Мин авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлаганда, колхоз рәисләре: «Кемнең табыш алганы бар инде?! Колхоз - бетле тун бит инде ул», - диделәр. «Бер урында ничә ел эшлисез, нинди йортларда торасыз, нинди машиналарда йөрисез? Берегезнең дә колхозны ташлап качканы юк әле», - дидем. Районда иң югары уңышны без алдык: бер гектардан уртача - 30,3, урыны белән 43-44 центнер чыкты. Атаклы колхозлар да безнең кадәр ала алмады. Бөтен нәрсәне үзем контрольдә тотам. Мин булдыра алмасам, малаем белән киявем килеп җитә. Алар китсә, кызым килеп баса, - диде Әлфия Слесарева.

«Алга, бары тик алга!» шигаре белән эшләүче һәм яшәүче фермер безне озатып, казларын тозларга ашыкты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: