16+

Эшләп «крутой»

Авылда көтү кими, мал асрарга да иренә хәзер кеше, диләр. Бөтенесен акчага сатып ала башлагач, исәпләп карый да, үзенчә нәтиҗә чыгара инде халык, нишләсен. Гаиләсе ишле кешегә мал-туарсыз да булмый. Хәер, алайга китсәң, әнә Азнакай районы Буралы авылында 80ен ваклап килүче Рәфкать абый Җиһангиров бер ялгызы яши. Шулай да абзар...

Эшләп «крутой»

Авылда көтү кими, мал асрарга да иренә хәзер кеше, диләр. Бөтенесен акчага сатып ала башлагач, исәпләп карый да, үзенчә нәтиҗә чыгара инде халык, нишләсен. Гаиләсе ишле кешегә мал-туарсыз да булмый. Хәер, алайга китсәң, әнә Азнакай районы Буралы авылында 80ен ваклап килүче Рәфкать абый Җиһангиров бер ялгызы яши. Шулай да абзар...

105 баш сарыгы, 3 тәкәсе бар. 33 башын Корбан бәйрәмендә халыкка саткан.
- Нишлисең инде, капка төбенә чыгып аяк селкеп утыра торган нәсел түгел без. Ходай Тәгалә шундый көч-егәр биргән икән, мин аны җир астына алып китмим бит инде. Тырышам. Бер минут та тик торырга яратмыйм. Ихатага чыксам, абзар-кура тирәсендә, өйгә керсәм, йорт эше белән юанам. Печән чапканда, җыйганда Җәлилдә яшәүче улым белән икебез ике трактор кабызабыз. Бөтен нәрсәбез бар: чапкыч та, күлтиләр дә, чәчкечләр дә. Кешедән әйбер сораган юк. «Әйдә әле тегендә, әйдә әле монда гына алып барып кайт», - дип тә киләләр. Тыңламый калган чагым юк, берсеннән бер бензин да сорамыйм, - ди ул.
Кеше ахырында йөрүне өнәми Рәфкать ага. Заманында, балта эшендә йөреп, авылга иң беренче мотоциклны да ул алып кайта. 1962 дә «запарай» алып кайткач, анысын күрергә бөтен авыл җыела. «Хәзер вертолет алсаң да, ул кадәр кыланмый халык», - ди Рәфкать ага. Ике елдан ул райпога 6 центнер ит тапшырып, тагын яңа машиналы була. Өченче машинасы да озак көттерми - тагын ике елдан «Нива» иярли башлый. Берсен дә сатмый үзе. Җирне дә беренче булып ул рәсмиләштерә авылда. Горбачев заманында ирек куелгач, беренчеләрдән булып колхоздан бозаулар алып үстерә. Хатыны Лена: «Авылда эш тә бетте, без ничек итеп пенсиягә чыгарбыз инде», - дип йөргән көннәр була ул. Өйдә эш җитәрлек: 30 баш сарык, 7 баш сыер, 3 атлары була ул чакта да. Шуннан колхоздан бозаулар алып симертергә дигән карарга киләләр. 80-90 кг лы 5 үгез алырга дип киткән Рәфкать бер мәлне 20 бозау алып кайтып кермәсенме! Үстерәләр - кая барасың.
Хатынының вафатына да 15 ел гомер үткән.
- Иптәшем үлгәч, тагын 5 елдан артык бик акыллы хатын белән яшәдем. Чиргә уралды шул. Китте, - ди ул, көрсенеп.
Ялгыз башыма ник ул кадәр мал-туар, бакча, җир кирәк дими Рәфкать ага. Иренми дә, авырыксынмый да. Кишер, чөгендер, бәрәңгене дә мулдан утырта. Шулар белән Әлмәт базарына кадәр бара. Ихатасында тынгысыз хуҗаның әмерен көткәндәй, ике трактор, өч җиңел машина (берсе чит илдә эшләнгән) «тулы хәрби әзерлектә» тора. Ну крутой син, Рәфкать абый, дим, аңа соклануымны яшермичә. «Эшләп крутой!», - ди ул гармунын тартып. Нишлисең, 7 нче сыйныфта укыганда ук әнисенең энесенә өй түбәсе ябып биргән егет шул ул. Текә булмыймы соң!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading