Унике баш сыер, унҗиде баш үгез, аяк асты тулы кош-корт, каз-үрдәге, зур гына бәрәңге бакчасы, аңа өстәп, яшелчә бакчасы - әче таңнан торып, боларның барысы эчендә кайнап йөрүче кечкенә генә гәүдәле Алмазия ханымга бу кадәр көч-куәт каян килә икән. Мин аннан бернинди дә зарлану ишетмәдем, йөзендә аз гына да ару-талуны...
Унике баш сыер, унҗиде баш үгез, аяк асты тулы кош-корт, каз-үрдәге, зур гына бәрәңге бакчасы, аңа өстәп, яшелчә бакчасы - әче таңнан торып, боларның барысы эчендә кайнап йөрүче кечкенә генә гәүдәле Алмазия ханымга бу кадәр көч-куәт каян килә икән. Мин аннан бернинди дә зарлану ишетмәдем, йөзендә аз гына да ару-талуны күрмәдем.
- Ирем мине унсигез яшемдә урлап алып кайтты. Тумышым белән Алан авылыннан мин. Илнур үземнән алты яшькә олы. Өч кызыбыз бар, безнең белән 80 яшьлек әниебез яши. Хуҗалыгыбыз зур, һәркемгә эш җитәрлек, - дип сүзен башлады Алмазия ханым.
Теләче районының Олы Мәтәскә авылында яшәүче Алмазия белән Илнур Вәлиуллиннарның үз гаилә фермалары бар. Бу эшкә алар 2011 елдан керешкән. Аңа кадәр өч сыер тоткан булганнар.
- Малларга яңа сарай төзергә ниятләп йөргәндә генә, «Гаилә фермалары» дигән программа чыкты. Авыл җирле үзидарә җитәкчелеге: «көчегезне сынап карамыйсызмы?» - диде. Өч сыердан башлаган идек, хәзер унике булдылар, егерме башка җиткерергә уйлап торабыз. Сыерлар алу, аларга абзар-каралты төзү миллион ярымга төште. 500 мең сумын хөкүмәт бирде, район да булышты, үзебезнең дә 500 мең сум акчабыз кереп китте шуңа. Сезонлы кыр эшләре вакытында кешеләр дә булыша. 63 гектар җиребез бар, аның 29 гектары үзебезнеке, калганын арендага алып торабыз. Печәнне үзебез әзерлибез, җирнең 8 гектарына ашлык чәчәбез. Тракторларыбыз да, башка техника да бар, комбайныбыз гына юк. Аларның барысын да сөт саткан акчага алдык, - ди Алмазия ханым.
Уйлы уйлап торганчы, тәвәккәл эшен бетергән дигән сыман, Вәлиуллиннар яңарак кына тагын бер грант отып, үгезләр симертү өчен ферма төзеп куйган. Аның вак-төяк эчке эшләре генә калган. Бу эшкә тотынуларының сәбәбе юктан гына түгел - үгезләрнең санын йөзгә җиткерергә уйлыйлар.
Әңгәмәдәшемнән соңгы вакытта авылда сыер асраучыларның кимү сәбәбен дә сорашам. Аныңча, бер-ике сыер асрау үзен акламый.
- Сөтне арзан бәядән тапшыралар, печәнен дә, ашлыгын да сатып алсаң, ул үзен акламый. Ә менә күпләп терлек асраучыларның саны арта. Безнең авылда тагын дүрт гаилә фермасы төзелде, - ди ул.
Зәйнуллиннарның олы кызлары Казанда укый, студент. Берсе алтынчы сыйныфта, кечкенәсенә биш яшь кенә әле.
- Маллар тирәсендә балалар да кайнаша, терлекләрне яраталар, су эчерәләр, ашаталар. Уртанчысы сыерын да сава. Авылны яратсаң, терлек асрауның авырлыгы күренми. Башкалар шәһәргә китү ягын караганда, мин авылда калам, дидем. Казанда экономистлыкка укыгач та, авылга кайттым. Колхозда экономист булып эшләдем.
Колхоз таркалгач, эш тә беткән иде. Шушы зур эшкә алынуның бер сәбәбе шул да булгандыр. Бер тапкыр да үкенгәнебез булмады, үз продукцияңне җитештерү хәзер бик хуплана. Сөтне комбинатка тапшырабыз, акчасын аена ике тапкыр биреп баралар. Эремчек, каймак та ясыйбыз. Аларын да сатып алучылар күп. Үзең тырышмасаң, беркем дә китереп бирми. Эшләсәң, эш каршы тормый ул, - дип сүзен җөпләде дә Алмазия ханым, машинасына утырып, маллары янына ашыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар