16+

Фәрит Минхәиров тормышта адашып, чарасызлыкта калсаң да, исән калырга өйрәтә (ВИДЕО)

Арча районына баргач, безгә бик тә кызыклы кеше - Фәрит абый Минхәиров белән таны­шырга туры килде. Ул үз гомерендә өч тапкыр аюлар белән очрашкан, бервакыт хәтта тайгада да адашып калган. Хәер, болары турында соңрак.

Фәрит Минхәиров тормышта адашып, чарасызлыкта калсаң да, исән калырга өйрәтә (ВИДЕО)

Арча районына баргач, безгә бик тә кызыклы кеше - Фәрит абый Минхәиров белән таны­шырга туры килде. Ул үз гомерендә өч тапкыр аюлар белән очрашкан, бервакыт хәтта тайгада да адашып калган. Хәер, болары турында соңрак.

Спорт туризмы
Туризм белән Фәрит абый өченче сыйныфта укыганда таныша.
- Күршебездә яшәүче Мансур абый Мусин, урам малайларын җыеп, Казансуга алып барды. Анда палаткаларда яшәдек. Туризм белән беренче очрашуым шулай булды. Аннары чаңгыда йөри, җиңел атлетика белән шөгыльләнә башладым. Спорт белән туризм бергә үрелеп барды. Туристлык буенча күптөрле ярышларда республика, Россия чемпионы, спортлы туризм буенча спорт мастерына кандидат булдым. Спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешер өчен бер генә адым калган иде. Мин нормативларны үтәдем, әмма аларны расларга кирәк. Урманда ярышлар вакытында энцефалитлы талпан кадалды да ике ай хастаханәдә, җиде ай өйдә яттым. Яңадан йө­рергә өйрәнергә туры килде дип әйтергә дә була, - дип сөйли ул безгә.

Фәрит абыйның хоббиен шәкертләре дәвам итә. Ул Арча педагогия көллиятендә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыткан, туризм, ату буенча түгәрәк алып барган. Спорт туризмы буенча команда булдырып, алар белән бик күп ярышларда җиңүче булган. Аның укучылары арасында тугыз спорт мастеры, унөч спорт мастерына кандидатлар бар. Әлеге уңышларга ирешү ансат түгел. Аның өчен кыюлык та, тәвәккәллек тә, түземлек тә кирәк. Әңгәмәдәшем сүзләренчә, әлеге төр туризмны күпләр аңлап бетерми.

- Туризм спорт түгел ич ул дип әйтүчеләр бар. Туризм дигәндә, Төркиягә, Кырымга барып ял итүне генә күз алдында тоталар. Яки булмаса, урманга барып учак ягып, гитарада уйнап җырлау дип уйлыйлар. Спорт туризмы - 40-45 килограммлы рюкзак асып, ай буе табигатьтә, кеше аяк басмаган җирдә йөрү, тауга менү, елгалар кичү, төрле каршылыклар аша үтү, ягъни гади генә поход түгел. Кимендә ул алты көнгә сузыла, шул вакыт эчендә иң азы 130 чакрым үтелә, - ди ул.

Тайга
Ә юлда сине нәрсә көткәнен белмисең. Фәрит абый әнә тайгада адашып та калган.
- Ул сәяхәтемне бер дә онытмыйм, - дип, истә­лекләргә бирелә ул. - Җиде кешелек төркем белән җи­тәкчелек иттем. Төркем студентлардан тора. Үзем белән хатынымны һәм улымны да алган идем. Төнгә тукталырга бер урын таптык та балаларга палатка корырга кушып, үзем, иртәгә барасы юлны карар өчен, разведкага киттем. Анда-монда каранып, биш чакрымлап юл үттем. Кире кайтырга уйласам, компасым юк. Курткамның кесәсендә калган. Үзем өчен түгел, балалар өчен курыктым. Инде нишләргә? Елга аша чыгуыбызны искә төшердем. Димәк, шул елганы эзләп табарга. Өстемдәге футболкамны салдым да ачык урындагы агач башына бәйләп куйдым. Башта бер якка барып карадым, елга юк, футболка эленгән агачка кире кайттым. Аннары икенче якка бардым, өченчесендә генә таптым ул елганы. Елга буйлап барып, аның аша үткән урынны таптым. Алты сәгатьтән төркемем янында идем. Бу миңа бер сабак та булды, компасымны үземнән беркайчан да калдырмадым.



Аюлар
Аюлар белән очрашуы исә болай була.
- Шул ук төркем белән тайгада вакытта без яткан палатканы аюлар урап алды. Ике палатканы янәшә куйдык, берзаман төнлә хатыным күрше палаткадан, Фәрит, безнең янда аюлар йөри, димәсенме?! Тик кенә ятыгыз, шауламагыз, дим. Кыштырдап йөрүләренә караганда, алар чынлап та берничә булырга тиеш. Балаларны, атна буе учак янында утырып, безгә төтен исе сеңеп бетте, аюлар төтен исен яратмый, шуңа да безгә тимәячәкләр, дип тынычландырдым. Аюлар палаткалар тирәли таптандылар-таптандылар да киттеләр. Икенче очрашу Памир тавында булды. Мин иң алдан барам, карасам, каршымда аю кура җиләге ашап тора. Күрдем дә катып калдым. Кап-кара аю да тиз генә китеп барды. Җил минем яктан түгел иде, шуңа сизмәгәндер дип уйлыйм. Өченче очрашу Саян тауларында булды. Ул минем өчен иң хәтәре булгандыр, мөгаен. Сукмак буйлап барабыз шулай, каршыга ике баласы белән аю килә. Бер ягыбызда - текә кыялар, икенче ягыбызда - упкын. Читкәрәк тә китеп булмый, юлны да дәвам итә алмыйбыз. Аю әллә нинди тавышлар чыгарып, үкерә-үкерә килә. Ике арада йөз метр калды. Егерме минутлап кымшанмыйча тик тордык. Акырып туйган аюыбыз исә кыяга менеп китте... -дип, Фәрит абый безгә дә, аюлар белән очраша калганда, һәйкәл кебек катып калырга кушты.

Компаслар
Яңа танышым гомер буе компаслар җыйган. Бүген аның коллекциясендә йөздән артык компас саклана. Араларында бронзадан ясалган борынгы компаслар да, сугыш вакытында немецлардан алынган трофей компас та бар. Су асты көймәләре, самолет, корабльләрдә файдаланыла торганнарын да күрергә була.

Фәрит абый табигать шартларында исән калу турында кино да төшергән. - Походка башта бернәрсәсез чыгып китәргә уйлаган идек. Әмма махсус әзерлек узмаган балалар белән чыгып китәргә тәвәккәлләмәдек. Шулай да уйлаганымны тормышка ашырдым. Бер көнне иртән торып, балаларга, палатка юк дип уйлагыз, әйдәгез шалаш төзибез, дидем. Аларның агач ботакларыннан шалаш төзүен камерага төшереп тордым. Икенче көнне, ашарга юк, дидем, майкалар белән балык тоттык. Иртән-иртүк өске чиста киемнәрне чык өстеннән йөртеп, аны сыгып эчтек, шырпысыз учак яктык, пычаксыз консерв банкасын ачтык. Шуларны кино итеп төшереп, дәресләрдә файдаландым. Урманда адашып калсалар, кул астында бернәрсә булмаган көе дә, исән калырга өйрәнәләр, - ди ул.
Хәзер исә ул лаеклы ялда. Арча педагогия көллиятендә ату буенча түгәрәк алып бара. Райондагы коляскада хәрәкәт итә торган инвалид балаларга керлинг белән боулингка ошаган туплы уен - бочче өйрәтә. Үзләренең командалары бар, Татарстан чемпионы исеменә лаек булганнар.
Болардан тыш, Фәрит абый китаплар да язарга өлгерә. Шигырьләр, хи­кәяләр җыентыгы белән бергә табигать шартларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәфсилләп язылган, һәркем өчен кулланма булырлык китаплар да язган.

- Пенсиядә булсам да, йөрәгем «тынычсызлап» торса да, спорттан аерыласым килми, үзем шөгыль­лә­нә алмасам да, белгәнемне балаларга өйрәтәм, - ди ул.

Фәрит Минхәировтан киңәшләр
Игътибар иткәнегез бардыр инде, урман кварталларга бүленә. Адашкан вакытта менә шул урман ызаны ярдәмгә килә. Ызан кисешкән урында кызыл төскә буялган квартал баганасы тора. Анда саннар язылган була. Әйтик, 15, 16, каршы якта 32, 33. Кечкенәрәк санлылары, бу очракта 15, 16 - төньякта, зуррак санлылары - 32, 33 - көньякта була.

Адашып калган очракта, агач ботакларына карап ориентирлашырга кушалар. Әмма бу бик үк дөреслеккә туры килми, иң ышанычлысы - кояш. Кояш һәм янәшәгездә компас булмаса, кырмыска оясын эзләп табыгыз. Кырмыскалар ояларын, гадәттә, агачның көньягында ясый, чөнки аларга кояш кирәк. Көньяк дигәнем көньяк-көнбатыш та, көнь­як-­көнчыгыш та булырга мөмкин. Агач булмаганда, оясын «өйрәнегез». Аның бер ягы текә, икенче ягы сөзәгрәк. Сөзәк урыны көньякта була.

Консерв банкасын пычаксыз да ачып була. Капкач урынын таш белән ышкып торасың да ул ашалып чыга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading