Шәһри Казан

Гали дә үз эшендә, Вәли дә...

Агитбригада дигәннәрен нигәдер совет чоры идеологиясе белән бергә артта калган нәрсә дип уйлаучылар аз түгелдер. Юк икән шул. Әнә Азнакай мәдәният йорты каршында моннан 20 еллар элек оешкан «Юлдаш» агитбригадасын гына алыйк.

- Кыр эшләре башланганнан бирле, басу-кырлардан кайтып кергән юк. Чәчүдән чыга башлыйбыз, урак башлангач, график тагын да «тыгызлана» төшә. Көненә 2-3әр хуҗалыкта булырга туры килә. Төшке аш вакытларына туры килергә тырышабыз. Һәркайда көтеп алалар. Урак тәмамлануга, «Кече авыл көннәре» башланып китә. Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортында да, Чалпы тернәкләндерү үзәгендә дә беләләр безне. Агитбригада эше сүлпәнләнеп алган җирләр дә булды, әмма «юлдаш»лыларның эшчәнлеге туктап тормады. Шуңа күрә дә агитбригадалар арасында республика күләмендә үткәрелгән чараларда да беренчелекне кулдан ычкындырганыбыз юк, - ди агитклуб җитәкчесе, күп җырлар авторы Ландыш Шәрәфиева.
Соңгы вакытта район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм урак уңаеннан оешкан координация штабы вәкилләре белән дә басуларга еш чыга «Юлдаш». Чөнки район хакимияте башлыгы инициативасы белән һәр 100 тонна ашлык суктырган механизаторга кызыксындыру чарасы каралган. Шул уңайдан район җитәкчеләре, штаб вәкилләре акча сертификатлары тапшыралар. Әлеге сертификатны 5-6 тапкыр алучы комбайнчылар да шактый инде районда. Илгиз Мөслимов җитәкләгән «Азнакай» агрофирмасына караган басуларда да (37395 га чәчүлек җиренең 14402 гектарын бөртекле культуралар били) бер генә булмады инде алар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: