16+

«Галош эчендә тавыкларга сибәрлек бодай кайтуның да үз рәхәте бар»

Август аенда авылга алма исе, икмәк исе тарала. Ындыр табагындагы машиналарның бер көйгә гүләвенә хәтле күңелгә якын. Быелгы урып-җыю чорында газетабызның журналистлары аеруча актив булдылар.

«Галош эчендә тавыкларга сибәрлек бодай кайтуның да үз рәхәте бар»

Август аенда авылга алма исе, икмәк исе тарала. Ындыр табагындагы машиналарның бер көйгә гүләвенә хәтле күңелгә якын. Быелгы урып-җыю чорында газетабызның журналистлары аеруча актив булдылар.

Редакция машинасы бер районнан кайта, икенчесенә чыгып китә. Бу юлы Аксубайга юл тоттык. Белмим, авылда туып-үскәннәрнең күңеле шулай сизгер микән, кыр буйлап тезелеп килүче комбайннарны күрүгә үк йөрәк тә ешрак тибә кебек.

«Аксубай» агрофирмасы ида­рәчесе Габдулла Гатин белән комбайннарның берәрсен туктатып, хәлләрен белешмәкчебез. Габдулла Вәли улын күргәч туктыйсы итсәләр дә, фотокамералар, блокнотлар тотып без дә аңа ияргәч, арттагы комбайннарга ишарәләп, юлларын дәвам итмәкчеләр. Аларны тоткарламас өчен тизрәк комбайнга менәргә ашыгам. Юкка гына кыр корабы димиләр икән, монда тагын башка төрле кичерешләр, хисләр. Әйтергә кирәк, комбайн кабинасындагы шартлар да безнең редакция машинасына караганда уңайрак. Кондиционер эшли, хәтта суыткычка кадәр бар. Яңа танышларым - комбайнер Сергей Николаев белән аның ярдәмчесе Николай Хансин.

- Менә карагыз, -диде Сергей, суыткычтан пластик шешәдәге бер литр кефир белән бер кисәк сырны алып. Кичә кич биргән ризыклар. Безне быел дүрт тапкыр ашаталар. Кичке якта соң гына кефир белән сыр да китерәләр...



Мин «ах», «ух» килеп комбайн белән танышкан арада, бункир тулып та өлгерде.
Кырдагы эш темпы Риодагы олимпиадагыдан ким түгел. Комбайнчы егетләрнең барысы да финиш сызыгына мөмкин хәтле күбрәк уңыш белән килеп җитәргә тырыша. Икенче танышыбыз Флорид Миргалимов - бик күп еллар районда беренчелекне бирмәгән комбайнчы. Урып-җыюда улы Рифат белән эшли.
- Безнең өчен иң мөһиме: техника ватылмасын. Быел түләүләр дә башкачарак. Узган ел бер тоннага суктырылган ашлыкка 35 сум түләсәләр, быел 70 сум түлибез, диләр. Эшләгән кешенең күңеле үсәрлек. Комбайнчы ярдәмчесенең трактор йөртү таныклыгы булса, башкарылган эш күләменең 80 проценты түләнә. Таныклык булмаса да, әллә ни ким түгел, 70 процент.

Быел уңыш начар түгел ди Габдулла Гатин. Аның карамагында 6100 гектар чәчүлек җирләре, йөзгә якын кеше. Мин аның гадилегенә, сабырлыгына хәйран калдым. 1988 елдан бирле төрле дәрәҗәдәге җитәкче булып эшли, һәр комбайнчы өчен җан атып тора. Бу кырдан без дә буш кул белән китмәдек. Басу кырындагы посадкадан ак гөреҗдә җыярга да өлгердек. Гөмбә җыю бик рәхәт, эшкәртәсе барлыгы искә төшкәч, гөмбәләремне тизрәк район газетасында эшләүче коллегаларга калдырырга булдым.


* * *
Ындыр табагында чагыштырмача тын. Бөртекләр коры, киптерәсе юк. Бу чыгымнарны күпкә киметә. Артык эшче куллар да кирәкми. Без килгәндә Лилия Вәлиева үзе генә иде. Ул ел саен кара көзгә хәтле ындыр табагында эшли икән.

«Эш булса, тузаннан курыккан юк», - ди Лилия.

- Без күбрәк симәнә әзерләү белән шөгыльләнәбез. Эш булса, тузанлы-мазар дип тормыйсың инде ул. Күрше авылдан өч чакрым ярым араны сәпид белән киләм. Ияләнгәч бернәрсәсе дә юк. Әле генә чыгам, шул арада килеп тә җитәм. Шәһәр фатирына кунакка гына барсам да, үз-үземә урын тапмыйм. Сау-сәламәт булып эшләп яшәргә язсын...
Лилияләрнең савым сыерлары гына да алты баш икән. Фуражын, печәнен каян аласыз дип кызыксынам.

- Эшләгәнгә дә бирәләр, җитмәгәнен сатып та алабыз. Безнең кырлар киң бит, азык-төлеккә тилмермибез.

«Безнең» дип үз итеп әйткәч, Лилияләрнең пай җирләре бармы дисәм, ул күмәк хуҗалык кырларын әйтә икән. Кайчандыр бер сүз белән безнең колхоз дисәк, хәзер бер җирдә - инвесторлар, икенчесендә - фермерлар яки җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыятьләр. Җитәкчелек халыкны аңлап, уртак тел табып, авылның яшәешен кайгыртып эшли икән, аларның барысы да бер кебек. Иң мөһиме: кырлар чәчелсен, абзарларда терлек бетмәсен. Шушы җирдә маңгай тире белән хезмәт иткән кешеләрнең кадере булсын. «Аксубай» агрофирмасындагы һәр яңа танышыбыз безнең күңелдә уңай тәэсир калдырды. Совет чорындагы матур кинолар искә төште. Үзләре тузанга батканнар, үзләре шаярталар, күзләре янып тора. Кемне күрдек - шуның белән сөйләштек, ник берсе зарлансын.

Агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сунеевны да телефон аша эзләп табып, үземнең фикерләрем бе­лән уртаклаштым.
- Бездә эшне оештыру нәкъ колхоз системасындагы кебек. Һәр авылның ындыр табакларын сафка бастырдык. Урып-җыю чорында шулар эшләп торса, авылга җан керә, халыкның күңеле кузгала. Ындыр табагына эшкә барып, кесәгә яки галош эченә тавыкларга бер сибәрлек бодай алып кайтуның да үз рәхәте бар лабаса. Без үзебез дә авылда үстек, барысын да аңлыйбыз, - диде җитәкче.

- Әхнәф Галимуллович, авыл халкы элеккеге кебек эшкә атлыгып тормый, дигән фикерләр дә ишетергә туры килә дим аңа.

- Урамда 35-38 градус эсселек. Шушы кызуда, тузанда авыл халкы чәчә, ура, суга. Бу халыкны ялкау дип буламы? Халыктан качарга кирәкми, аның янына барырга, уртак тел табып сөйләшергә кирәк. Бу җирлектә эшли башлагач та, халык кайда соң монда дип аптырый идем. Аннан соң үзләре эш сорап килә башладылар. Әле менә басуларны әйләндек тә, халык елга печәннәрен дә чапты дип күрсәтәләр егетләр. Мин моңа бик шат. Халык белән очрашкан саен, бер генә түгел, берничә сыер асрагыз дип әйтә киләм. Балаларны да тәрбиялисе бар бит әле. Ничек итеп аларны тормышка әзерләргә кирәк? Әлбәттә, иң яхшысы хезмәт белән тәрбияләү, аны бернәрсә белән дә алмаштырып булмый. Үзебез бала чакта да терлек асларын чистартканда аз гына килеп җитмәсә дә, абый хәзер акылга утыр­та иде. Шулай итеп эшкә өйрәткәннәр. Авылларны саклап калу өчен фермаларның эшләп торуы да бик кирәк. Безнең агрофирмада барлыгы 12 000 терлек бар. Шуларның 5300е - савым сыерлар. Сыер савучыларга кытлык юк, бер авылда җитми икән, икенче авылга вахта белән йөртәбез.

Комбайнчыларны күреп сөйләшкән идек, быел түләү ике тапкыр артык була дип канатланып эшлиләр.

Николай Хансин, Сергей Николаев, Габдулла Гатин, Фәрит Минһаҗев.

- Безнең агрофирманың җирләре «Вамин»ның элеккеге хуҗалыклары хисабына быел артты. Узган елларда да безнең комбайнчылар урып- җыю чорында 200-250шәр мең хезмәт хакы алдылар. Ул вакытта 15 000 гектар җир булса, бүген 40 000 гектардан артык. Димәк, мөмкинлекләр тагын да арта дигән сүз. Уңыш начар түгел. Комбайнчыларның хезмәт хаклары да начар булмаска тиеш, - ди Әхнәф Сунеев.
Авылларның күрке малайлар дисәм, кызлар үпкәләмәсләр, шәт. Нигәдер миңа авылның киләчәге аларда кебек.

Юл уңаеннан Яңа Дума авы­лындагы Талия платинасына кереп чыгарга уйладык.

Узган ел платинаны ачу тантанасында катнашырга туры килгән иде, хәзер ничек икән дип күрәсе килде. Ә анда исә чыр-чу килеп малайлар су кереп ята. Башлангычта гына укыйлар икән әле, йөзә белмәгәннәрен дә яшермәделәр.
- Без эчкә кермибез, апа», - диләр.

Җаен да тапканнар, платинаның икенче ягына агып чыккан шарлавык астына кереп торалар. Иреннәр күгәргәнче су коенып, балык тотып, сәпиттә чабып, караңгы төшкәнче туп типкән, әти-әни кул арасына кереп эшләп үскән малайлар гына чын егетләр булып өлгерәдер. Булдыклы, кыю егетләр авылларга бик кирәк.

Төп фотода: Флорид Миргалимов улы Рифат белән.



Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading