16+

Җиңел тормыш эзләп килмәгәннәр

Франгизә Нуруллина улы Илшат белән районыбызның Казаклар авылына җиңел тормыш эзләп килеп чыкмаган. «Эше дә, ашы да булганга кайтып төпләндек», - ди ул, бу хакта сүз чыккач.

Җиңел тормыш эзләп килмәгәннәр

Франгизә Нуруллина улы Илшат белән районыбызның Казаклар авылына җиңел тормыш эзләп килеп чыкмаган. «Эше дә, ашы да булганга кайтып төпләндек», - ди ул, бу хакта сүз чыккач.

- Быел су керттек, котельная салдык, киләсе елга газ кертергә җыенабыз. Алла насыйп итсә, быел капка-койма корып куярга да ниятлибез. Йорт салуда «Игенче» ҖЧШнең ярдәме зур булды. Ярдәм яки нидер сорап керсәң, бүген дә борып чыгармыйлар, сораган әйберне табып бирергә тырышалар, - дип безнең әңгәмәгә кушылды улы Илшат.
Аналы-уллы Франгизә һәм Илшат Нуруллиннар бүген Казаклар авылында урнашкан товарлыклы-сөтчелек фермасында сыер савалар. Ширкәт җитәкчелеге әйтүенчә, яшәү шартлары әлегә бик уңай булмаса да, бирелеп, тырышып эшлиләр икән. Шуңадыр, хезмәт күрсәткечләре дә югары, Франгизә ханым сөт савуда коллективта алдынгылар рәтендә. Туган төбәгендә дә сынатмаган ул. Әүвәл Әлки районының «Спутник» совхозында, аннан «Кызыл Шәрык» җәмгыятендә хезмәт куйган: яшь бозаулар да тәрбияләгән, ат җигеп тә эшләгән, көтү дә көткән.
- Эшләмәгән эш калмады, энем. Күбесе ир-ат эше иде, авыр булды. Әмма хезмәтемне гел мактадылар, - дип искә алды ул елларны Франгизә ханым. - Монда башкача, эш күпкә җиңелрәк. Хезмәт хакын да вакытында түлиләр, азсынмыйбыз. Эшләгәнне күрә беләләр. Авыл халкына да ияләштек инде. Авылны сагынсак, ямансу булып китсә, күрешеп сөйләшергә бертуган сеңлем Җомабикә бар. Безнең бирегә күчеп килүгә ул да сәбәпче булды. Калган балаларым да хәлебезне белергә кайтып тора. Әкрен генә аякка басып киләбез шулай...
Ныклап аякка басарга, тырыш, намуслы хезмәтнең әҗерен алып, тормышларын уңай якка үзгәртергә язсын аларга. Булсынга эшләгән, көчен кызганмаган юньле терлекчегә бәя бар «Игенче»дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading