Шәһри Казан

ИКМӘК КҮПМЕ ТОРА?

Узган елның төп үзенчәлекләреннән берсе - игенгә бәяләр арту булды. Нәтиҗәдә Россиядә икмәк-күмәч эшләнмәләренең бәяләре 5-10 процентка кадәр күтәрелде. Бәяләр артуның төп сәбәпләренең берсе исә күп кенә төбәкләрдә булган корылык. «Россельхозцентр»ның Татарстандагы бүлекчәсе ел ахырында беренче тапкыр Россия төбәкләрендә икмәк-күмәч эшләнмәләре бәясенә анализын үткәргән. Иң кыйммәт һәм иң очсыз икмәк...

Реклама

Ак ипи
Иң югары бәя Архангельск өлкәсендә (1 кг) - 66 сум
Иң арзаны Удмуртия Республикасында (1 кг) - 32, 5 сум
Кара ипи
Иң кыйммәте Вологодск өлкәсендә сатыла (1 кг) - 47 сум (Дарницкий икмәге)
Иң түбән бәя Мордовия Республикасында (1 кг) - 21 сум (Крестьянский икмәге)
Социаль ипи
Иң югары бәя Камчаткада (1 кг) - 32 сум
Иң арзаны Калуга өлкәсендә (Крестьянский икмәге) (1 кг) - 16 сум
PS. Безнең кибетләрдә сатыла торган гадәти кара ипи - 650 гр, ак ипи - 550 гр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: