- Шаран районында крестьян-фермерлык хуҗалыклары бик күп. Эшчән, тырыш халык бездә. Үзебезнең авылда гына да биш фермер бар иде. Дөрес, төрле сәбәпләр аркасында, тора-бара аларның өчесе терлекләрен бетерергә булды. Районыбызда теплицалар киң җәелгән, умарта тотучылар да күп. Элек эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк иде, хәзер бөтенесе дә бар. Грантын бирәләр, кредит алырга да уңайлырак. Хөкүмәт аз булса да ашламасын, ягулыгын бирә. 2012 елда программага кереп, районда яхшы күрсәткечләр буенча грант оттым. Шуңа беларус тракторы, башка кирәк-ярак техника, кара-чуар токымлы 25 баш тана алдым. Аңа кадәр 25 баш үгез, 65 баш сарык, дуңгызлар тота идем. Аларны бетердем дә, таналар алып, сөт тармагына күчәргә уйладым. Бер сыер көненә 25 литр сөт бирә.
- Сөт сату эше ничек оештырылган?
- Туймазыда берничә сату ноктасы бар. Иртән алты тулгач китәм дә төш турысына кайтып җитәм. Каймак аертучы, эремчек төшерүче, катык ясаучы бер эшчем бар. Каймакның ярты литрын - 150 сумга, сөтне - 35 сумга, эремчекнең ярты килосын 60 сумга сатам. Алып барган сөт ризыклары гадәттә бетә, каймак калса, аннан май язабыз, калган сөтне җыючыга тапшырам. Май сату безнең өчен арзангаракка төшә, әмма сораучы да күп. Аның бер килосы 350 сум тора. Узган ел сөттән генә бер ел эчендә миллион сум табыш керде.
- Сөт сатуның үзенең тәртипләре дә бар бит әле.
- Әлбәттә, атнага ике тапкыр ветеринария станциясеннән белешмә алам. Шуннан соң әлеге белешмә белән лабораториягә барып, анализ тапшырам.
- Терлекләргә ризык күп кирәк. Үзегезнең җирләрегез дә бардыр?
- Бүген 200 гектар җирем бар. Анда печән, ашлык үстерәм. Моңа кадәр җитеп бара иде, хәтта артканын сата да идем. Абзардагы маллар елдан-ел арткач, җир мәйданнарын тагын да күбрәк киңәйтергә кирәк. Хәзер бу мәйдан гына җитеп бетми. Икенче елга тагын 50-80 гектар җиргә арыш чәчәргә кирәк. Әгәр җир мәсьәләсен хәл итеп булмаса, безгә бик авырга туры киләчәк.
Маллар ишәйде, димәк, иркенрәк ферма әзерләргә кирәк. Барысы да бик кыйммәт бит хәзер. Техникасы, ягулыгы... Ашламаның 1 центнеры 17 меңгә чыга. Кәгазь эше дә күп. Шулай да иң зур проблема - эшләргә эшче табу. Эшли торган ир-атлар Себергә, читкә китә, ә калганнары эчәргә ярата. Үзем бер дә аның белән мавыкмагач, аракы эчкән кешене эшкә дә алмыйм. Көтүче табуы бик кыен. Аларга аена 15 мең сум хезмәт хакы түлим. Сыер савучыны рәсми төстә эшкә урнаштырдым. Ул 8 мең сум акча ала, моңа өстәп, эшчеләргә печән, салам да бирәм. Үгез суйгач, ит тә алып китәләр.
Әйткәнемчә, Туймазыга сөт сатарга да үзем йөрим. Ярты көнем юлда йөреп үтә. Үз урыныма кеше таба алмыйм, шулай ук чәчү чорында тракторга утырырга эшче табу авыр. Кайсы эш мәшәкатьсез, җай гына бара инде? Үзебезне Татарстан фермерлары белән чагыштырам да, әллә күрше тавыгы күркә булып күренгәнгәме, аларга барыбер җиңелрәк кебек тоела миңа...
Комментарийлар