Шәһри Казан

Илсөяр Кәбирова: «Кабактан ипи дә пешерәбез»

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә Илсөяр Кәбированы оста бакчачы буларак белмәгән кеше юк. Бердән, аның бакчасында нинди генә төр яшелчә үсми, кайберләре турында хәтта ишеткәнем дә юк иде. Җир миндале - чуфа, татлы бәрәңге - батат, момордика, мелотрия (Африка кыяры), тел белән әйтеп бетерә алмый торган тагын әллә нинди яшелчәләр үстерә...

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә Илсөяр Кәбированы оста бакчачы буларак белмәгән кеше юк. Бердән, аның бакчасында нинди генә төр яшелчә үсми, кайберләре турында хәтта ишеткәнем дә юк иде.

Җир миндале - чуфа, татлы бәрәңге - батат, момордика, мелотрия (Африка кыяры), тел белән әйтеп бетерә алмый торган тагын әллә нинди яшелчәләр үстерә ул. Бакчачы әйтүенчә, чуфадан чынлап та миндаль чикләвеге тәме килә. Ул бәрәңге кебек утыртыла, бүлбеләрен көз көне казып аласың.
- Әлеге яшелчә баш мие күзәнәкләре эшчәнлеген активлаштыра, кандагы шикәр күләмен киметә, иммунитетны ныгыта, - ди һәвәскәр бакчачы.

Батат дигәне этэчәгесе кебек үсә, аның бүлбеләре 300 граммнан өч килограммга кадәр җитә. Тәме белән генә түгел, крахмалы күп булуы белән дә без ашый торган гади бәрәңгегә охшаган. Кәбировлар аны, бәрәңге кебек, кыздырып та, чи килеш тә ашый икән.
Илсөяр ханымны бакчачы буларак таныткан тагын бер нәрсә - кабаклар. Сабада ел саен Кабак бәйрәме үткәрелеп килә. Уңган бакчачы анда ел саен диярлек катнаша һәм еш кына беренче урынны яулый. Бер елны ул үстергән иң зур кабак 39 килограммга җитсә, икенче бер елны 44 килограмм булган. Шулай итеп ул «Иң зур кабак» номинациясендә генә түгел, «Кабак һәм мин» фотобәйгесендә дә җиңгән.

Реклама

- Быел исә кабаклар алай зур булып үсмәде. Салкын җәйнең аларга да тәэсире булмады түгел. Көннәр салкын торгач, үсә алмый интектеләр. Аннары җылытып җибәрде, тик төннәрен барыбер салкынча булды. Быел әлегә иң зур кабакның авырлыгы - 27 килограмм, - ди ул.


Башка елларны ул кабакның 20ләп төрен утырткан, быел унлап кына сортын үстерергә булган. Аның каравы, алар арасында люффа, огурдыня, огурарбуз, огурлимон, лагенария посудовидная, крукнек, голосемянная дигән сортлары бар. Мускат тәме килеп торган кабагы да бар. Һәрберсе тәме, формасы, төсе белән аерылып тора. Болардан кала декоратив кабаклар да үстерәләр.


- Бездә кабак баласының саны юк, күп булсалар да, аларның берсе дә артмый, - дип елмая ул. - Аш, ботка, бөккән, бәлеш пешерәбез. Согын ясыйбыз, бер зур кабактан 5-6 литр сок чыга. Аңа мандарин яки лимон да кушабыз. Кайнатмасын да кайнатабыз, хәтта кәтлит, пылау, әле тагын ипи дә пешерәбез. Салатлар ясыйбыз. Кәҗәләребез дә бар бит. Бөтен кабак калдыгын аларга бирәбез. Яратып ашыйлар. Бакчадагы бер генә кабак та әрәм булмый. Яңа елдан соң да саклана, әмма ул вакытта сусыл булмый. Шуңа да аны кишер кебек уып, суыткычка туңдырырга куябыз. Ашка кишер кебек тә салып җибәрәбез. Кайнатмасын өрек җимеше белән бергә кайнатабыз, - дип, газета укучылар белән рецептларын да бүлеште.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: