Шәһри Казан

Ир канаты... ат түгел?

Бу юлы авылда бәрәңге утыртканда урамнан узган мини-тракторларның күплегенә шаккаттым. Югыйсә, моннан берничә ел элек кенә атлар ярдәмендә җирен дә сукалыйлар, бакчасын да тырмалыйлар, бәрәңгесен дә утырталар иде бит. Дөрес, төрле авылда төрлечә. Әнә Кама Тамагының 100ләп хуҗалык исәпләнгән кечкенә генә Чаллы авылында 20дән артык ат бар. Ә Яшел Үзәннең...

Бу юлы авылда бәрәңге утыртканда урамнан узган мини-тракторларның күплегенә шаккаттым. Югыйсә, моннан берничә ел элек кенә атлар ярдәмендә җирен дә сукалыйлар, бакчасын да тырмалыйлар, бәрәңгесен дә утырталар иде бит. Дөрес, төрле авылда төрлечә. Әнә Кама Тамагының 100ләп хуҗалык исәпләнгән кечкенә генә Чаллы авылында 20дән артык ат бар. Ә Яшел Үзәннең Акъегет авылында нибары дүрт ат калган икән. Ни өчен авылларда җигүле атлар саны кими, аларны хуҗалыкта тагын ничек файдаланалар? Шуларны белергә теләп, республика районнарындагы ат асрау­чыларны барладык.
Сүз уңаеннан
Республикада барлыгы 29653 баш ат исәпләнә.
Акъегеттә дүрт атның икесе - Илһам Вәлиуллинда. Аның кебекләр турында «ат җене» кагылган диләр. Тәмен белеп, яратып, дусты кебек якын күреп тәрбияли малкайларын.
- Аттан башка яши алмыйм, бушлай машина бирәм дисәләр дә, атны сайлар идем, - ди ул. - Ат үзен туендыра, иң уңайлы транспорт төре, бензины кирәкми, акча сорамый, печән ташыйсыңмы, бакча эшләреме - барысында да атым ярдәмче, - ди Илһам абый.
Кемдер ите, сөте өчен файдалана атны. Яшел Үзән, Лаеш якларында казылык җитештерәләр, мәсәлән. Балык Бистәсендә 2008 елдан бирле казылык әзерлиләр. Районда казылык җитештерү цехының җитәкчесе Раил Бариев әйтүенчә, сменага 300 килога якын эшләп чыгарган вакытлары да булган. Дөрес, хәзергә эш вакытлыча тукталып тора, атлар җитеп бетми икән, шуларны үрчетүгә күчкәннәр.
Ютазы районы брендына әйләнгән кымызны «Сәүбанов» крестьян- фермер хуҗалыгында әзер­лиләр. Кымызга ихтыяҗ зур. Аны Баулы, Азнакай районнарыннан, хәтта Башкортстаннан ка­дәр килеп алып китәләр икән.
- Җитештереп өлгереп булмый. 80ләп атыбыз бар. Бияләрне май-декабрь ае аралыгында көненә дүрт тапкыр савабыз. Көтүдә йөргән биянең сөте тәмлерәк була. Аннары атлар ял итәргә тиеш, колынлаган чакта да сөт савып булмый. Кымызны махсус белгеч әзерли. Ачыту, шешәләргә тутыру дисеңме, күп нәрсә кул көче белән эшләнә. Күп­ләп сатканда, кибетләргә 0,5 литрлы шешәдәге кымыз­ны 75 сумнан бирәбез. Ни дисәң дә, ат асрау үзен акламый кебек, сезонына 9 мең литр сөт савып алынса да, кымыз саткан акча шул атларны тоту чыгымнарын гына каплый. Җитмәсә, атлар тәртипсез. Этешәләр, сугышалар, карап тормасаң, берсен-берсе харап итәргә дә мөмкиннәр. Кыскасы, сезонына миллион сум керсә, шул акча тотылып та бетә, әҗәт белән калмасаң әле, - ди фермер Салават Сәүбәнов.
Атсыз Сабан туе гармунсыз туй кебек, ди халык. Татарстанның һәр районында атларны Сабан туена әзерлиләр. Ат спортына соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә башлады. Хәер, ат чабышын елга бер килә торган милли бәйрәмдә генә түгел, Европада иң зурлардан саналган «Казан» халыкара ат спорты комплексында атна саен күрер­гә мөмкин. Татарстанда ат спортын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы эшләп килә. «Казан» халыкара ат спорты комплексында җитештерү бүлегендә юртаклар буенча баш белгеч Наталья Цыганова әйтүенчә, соңгы араларда нәкъ менә Татарстанда үстерелгән атлар югары нәтиҗәләргә ирешә. Соңгы ун елда Казан ипподромындагы чабышкы атлар ике тапкыр Россия Президенты призына лаек булганнар. «Татнефть» җәмгыяте юртак­лары исә бу төр спортта иң югары нәтиҗә - Россия күләмендә «Дерби» призын яулаган.
- Казан ипподромында бүген чабышкы атлар саны 400 баш. Хәзер чит илдән атлар кайтарылмый диярлек. Үзебезнең республикабыз атлары көндәшлеккә сәләтле. Заводтагы атлар белән чагыштырганда да колхозларда, авылларда үскән атлар көчлерәк. Атлар саны соңгы елда артмаса да, сыйфат ягыннан шактый үзгәрешләр сизелә, - ди Наталья.
Биредә республика районнарыннан да атлар тәрбияләнә. Мәсәлән, Балтач районының Салавыч авылыннан дүрт ат шунда тора. Алар белән махсус тренер шөгыльләнә. Сабантуйлар вакытында ул чабышкыларны ярышта катнаштырыр өчен авылга кайтарырга җыеналар, ипподромдагы атлар көчлерәк, анда шартлар да тудырылган, ди җитәкчеләр.
Бүген Балтач районында ат үрчетүче 20 ху­җа­лык бар. Әнә, Арбор күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитов, 70ләп ат янына 170 мең сумнан тагын өстәмә өч чабышкы аты сатып алдык әле, ди.
- Бездә 25 чабышкы ат исәпләнә, гомумән, атлар саны 100гә якын. Чабышкы атлар асрауның үз серләре бар, аларны ашатуда, тәрбияләүдә дә игътибарлы булырга кирәк. Юртак­ларны тренерлар әзерли. Чабышкы атлар тоту отышлы бизнес, күп­ләп акча китерә дип әйтә алмыйм, бу күбрәк күңел өчен. Атка битараф кеше юктыр, бик матур хайван бит ул, тынычландыра, ярышларда район данын күтәрергә ярдәм итә, хөкүмәт ат асраучы хуҗалыкларга субсидияләр бирә, - диде Салавычтагы «Татарстан» җәмгыятенең җитәкчесе Айнур Нотфуллин.
Быел районда ат асрау­чылар арасында беренче тапкыр үзенчәлекле бәйге дә оештырачаклар икән. Кемдә ат саны күбрәк, ничә баш колын исәпләнә һәм тагын башка күрсәткечләрдә ярышачаклар.
ФОТО: Әгерҗелеләр атны зурлап, районның гербына да куйганнар. Аның сурәте нәкъ менә шушы аттан күчереп ясалган.
Сүзен-сүзгә
Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм агросәнәгать, азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе:
- Ат гомер-гомергә ышанычлы, затлы хайван саналган. Тарихта, сугыш елларында да атның үз урыны бар. Татарлар тормышы элек-электән ат белән тыгыз бәйләнгән. Кызганыч, бүген айпад, телефон, компьютердан аерыла алмаган, сыерның, атның нәрсә икәнен дә белмәгән яңа буын үсеп килә. Тәрбияви максаттан да балаларны атларга якынайту мөһим. Бу кешелекнең табигать белән бәйләнешен баланста тоту өчен кирәк. Чабышкы атлар белән генә дә булмый, авыл кешесе өчен җигүлесе, йөк ташый торганы да кадерле. Кыскасы, галим Каюм Насыйри кебек берсен суя, берсен ашый, берсен болай асрый дигәндәй, атның барлык төрләренә дә игътибар һәм хөрмәт булырга тиеш.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: