16+

Итекченең итеге бар!

Туембашның һөнәрчеләр авылы икәне әллә кайдан күренеп тора: җитеш тормышта яшиләр, йортлары төзек, матур, зур итеп салынган.

Итекченең итеге бар!

Туембашның һөнәрчеләр авылы икәне әллә кайдан күренеп тора: җитеш тормышта яшиләр, йортлары төзек, матур, зур итеп салынган.

- Бездә бөтен кеше итек баса, итек дип колхозны да таратып ташладык бит инде, - дип шаярталар без тукталган өй хуҗалары Миләүшә белән Райнур Сәетовлар.

Әһә, итекченең итеге юк дию­ләре хак икән, дип сөйләшәбез юлдашым белән, ишек төпләрендә асты резина табанлы фабрика итеген күреп.

- Бернинди дә фабрика итеге түгел ул, үзебез шулай эшли башладык, - ди Миләүшә апа, безнең ирен чите белән генә елмайганны күреп. - Резин табаннарны Воронеждан күп итеп кайтарттык. Ирем Райнур үзебез баскан итеккә махсус машина белән шул табанны тегә. Бер урында гына таптанып торып булмый, эш алымын да, ассортиментны да яңартып торабыз.

Алар баскан итекләрнең суңы белән уңы да бар икән. Өйдә киеп йөри торган киез башмаклар да тегә башлаганнар. Башмакларны төрле төстәге җепләр белән чигеп-бизәп тә куйганнар. Бер киеп караган кеше аны башка салмый да ди.

- Бер ел элек эшли башладык бу башмакларны. Халык яратып ала. Менә хәзер итекне ботинка формасында эшләргә җыенабыз. Алдын шнурлап бәйләп куя торган итеп, астына резин табан да куячакбыз, - ди итек басу остасы Райнур абый. Аның бабасы да кайчандыр Кукмара итек фабрикасында мастер булып эшләгән. Итек басу һөнәрен уллары, оныкларына да өйрәтеп калдырган. Гаиләдәге бөтен кеше итек эшенә җәлеп ителгән.

- Итек басып, соңгы дүрт-биш елда бәрәңге дә утыртмый башладык. Көн-төн шушы эш белән мәшгульбез, - ди Миләүшә апа.

Җылы йомшак итеккә аягың кереп утырганчы, ул әллә ничә кулдан уза. Миләүшә апа итек басу эшенең һәр этабын бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәткәч, остадан шактый сабырлык, тырышлык сорый икән бу һөнәр дигән фикергә килдем.

- Итек басу өчен йонны баскыч төбеңә кадәр китереп бирәләр. Аның бер килограммы - 60-70 сум, кайвакыт 80 сум да булгалый. Чистартканы кыйммәтрәк йөри. Бертөрле йон белән генә итек әйбәт булмый. Төрекмәнстаннан китерелгән юан йонны да, көзге, язгы йонны да алабыз. Шуларны аралаштырып эшлибез. Соры төстәге итек басу өчен агын да, карасын да кушабыз. Ак итек өчен ак төстәгесен генә кулланабыз. Тигәнәкле йон булса, аны яхшылап тарап киптерәбез. Авылда кайберәүләрдә йон тетә торган машина бар, шуңа алып барып, теттерәбез. Килограммын 25 сумга тетеп бирәләр. Бер центнердан 80 килограмм йон кала. 20 килограммы чүпкә китә. Йонны алып кайтабыз да ир-атларга басыласы итек булса, 1 килограмм да алты йөз грамм йон үлчәп алабыз. Хатын-кызныкы булса, бер килограмм да җитә. Йонны бүлеп алгач, түшибез. Аннары порошок салып, юып алабыз, аның өчен махсус автомат машина тотабыз. Шуннан ирләр аны итек баса торган ызбага алып чыгып китә. Зур казан кайнап утыра, кайнар суга тыгып алып, кирәкле үлчәмгә җиткәнче кыйный-кыйный басалар. Аннан калыплыйлар, үкчәсен, башын ышкый-ышкый җыясың. Эчләренә агач калыплар тыгалар. Иң соңыннан киптерер­гә куялар, бер көн кибә. Йоннары озын булып тырпаеп торган итекне ыспайлыйлар. Күп­ләп сатып алучылар алты йөз сумнан алып китә дә мең ярымнан сата. Себер якларында өчәр меңгә саталар. Бер елны «Пятерка» белән, икенче елны чит ил машинасы, өченче елны зур йөк машинасы белән киләләр. Кемнең ничек акча эшләгәне менә шуннан күренә инде, - ди Сәетовлар. - Эшсез утырып та булмый, телевизор карап тик утырсаң, ач каласың, - дип тә өстиләр.

- Итекләрегезне кемнәр ала? - дип кызыксынам.

- Туембашта һәр итекченең үз даими клиенты бар. Чувашиядән дә, Себердән, Башкортстаннан, Пермьнән дә киләләр.

Тик менә быел һава торы­шы гына итек кияргә мөм­кинлек бирми, без Кукмарага барган көнне дә кар эреп беткән диярлек иде. Миләүшә ападан, көннәр җылы тора бит, итекләрегез сатыламы, дип сорыйм.

- Итек сатылмауны һава торышыннан күрәбез, әмма мин аны Алланың рәхмәтеннән генә күрәм. Кайвакыт кары да, суыгы да була, ә итек сатылмый. Димәк, Алланың рәхмәте җитмәгән була. Итек сатмый торганыбыз юк, салкыны да үз вакыты белән җитә аның, итек кияр көннәр булыр әле, - ди ул.

PS. Итек алырга уйласагыз, соры төстәгесен сайлагыз, ул, бернинди дә буяу, кислота кушылмаганга, иң җылысы, иң йомшагы ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading