Каенсарда җир астында мунча керәләр

Илдус Янышев эко-туризм бизнесына 20 миллион сум акча керткән. Арча районының Каенсар авылында бөтен ыгы-зыгыдан качып, чын авылча, рәхәтләнеп ял итә торган бер почмак бар. Монда бар да бик гади һәм табигый. Шуның белән күңелгә ятышлы да. «Каенсар» агро-туристик комплексының үзенчәлеге - борынгы әби-бабайларыбыз яшәгән көнкүрешне пропагандалавында. Ял итү комплексын...
Илдус Янышев эко-туризм бизнесына 20 миллион сум акча керткән.
Арча районының Каенсар авылында бөтен ыгы-зыгыдан качып, чын авылча, рәхәтләнеп ял итә торган бер почмак бар. Монда бар да бик гади һәм табигый. Шуның белән күңелгә ятышлы да.
«Каенсар» агро-туристик комплексының үзенчәлеге - борынгы әби-бабайларыбыз яшәгән көнкүрешне пропагандалавында. Ял итү комплексын Илдус Янышев 2008 елда төзеткән.
- Шул елда булган финанс кризисыннан соң капиталымны ничек саклап калырга икән дип озак кына баш ваткач, экологик туризм белән шөгыльләнергә карар кылдым. Иртәме-соңмы, кеше җиргә-табигатькә тартыла. Бакчада казына башлый, авылга кайтып төпләнә. Мин хәтта балконнарында тавык асраучыларны да ишетеп беләм. Халык хәзер экологик продукт белән тукланырга тырыша. Менә шуларның барысын да уйлап, әниемнең туган ягы Арчага кайтып, җир участогы алырга булдым. Бу эшкә тотынуымның тагын бер сәбәбе - тарихи гаделлекне торгызу. Бабам үз вакытында хәлле кешеләрдән саналган, сигез сыер тоткан. Тик аны, кулак ярлыгын тагып, раскулачить иткәннәр. Әтиемнең сөйләве буенча, ул туганнары белән хәер сорашып йөрергә мәҗбүр булган. Әлеге истәлекләр дә мине фермерлык эше белән шөгыльләнергә этәрде, - ди үз эше турында Илдус Янышев.
Фермер әлеге бизнеска егерме миллион сум акча керткән. Сатып алган 38 гектар җире ике өлешкә бүленгән. Агрозонада сыер фермасы, кош-кортлар өчен төзелгән бина һәм фермер йорты урнашкан. Бүгенге көндә аның егерме сыеры, иллеләп тавыгы бар. Туристлар өчен кәҗә, ат, куян һәм башка кош-корт тота. Хайваннар өчен печәнен, ашлыгын үзе чәчә. Тиздән сыр кайнату эшенә дә керешмәкче икән. Яшелчәләр утыртылган эко-бакчасы да бар.
Туристлык зонасы исә үз эченә ял итү урыннарын ала. Балык тоту өчен зур елгасы, спорт мәйданчыгы бар. Квадрацикл, мотоцикл ише техника белән күңел ачуны фермер өнәп бетерми. Аныңча, без - кешеләр, йортлар, юллар төзеп, машиналарда чабып, болай да табигатькә зыян салабыз. Җилкәнле көймәдә, велосипедта йөреп тә рәхәтләнеп ял итәргә була дигән фикердә ул. Киләчәктә балыкчылар өчен аерым күл ясатып, анда балыклар үрчетү нияте дә бар аңарда.
Минем үземә ял итү комплексындагы гадәти булмаган землянка-мунча ошады. Карап торышка аны мунча дип тә әйтеп булмый, җиргә сеңеп барган бер сарайны хәтерләтә. Илдус Янышев әйтүенчә, бу Россия өчен уникаль мунча. Аның дәвалау эффекты җирнең көчле энергетикасында икән.
- Гадәти мунчаларда температура кискен күтәрелә. Ә монда мунча акрынлап җылына, җирнең дә җылыну исәбенә озак суынмый тора. Килгән кунакларга тарихи стильдәге әлеге экзотик мунча аеруча ошый. Элек мондый мунчада партизаннар гына юынган. Алар шулай ук Себердә дә бар, - ди комплекс хуҗасы.
Ял итү зонасында өч кунак йорты бар. Алар барысы да агачтан буралып ясалган. Бернинди буяу, пластик ише зарарлы материаллар кулланылмаган. Өйгә килеп керү белән үк борынга әби-бабайларыбыз яшәгән гади агач йорт исе сизелә. Аның эчендә акшарланган зур мичтән, агач өстәл-
урындык һәм зур сәкедән гайре бернәрсә дә юк. Йорт диварларына киптерелгән хуш исле үләннәр, себеркеләр, мич кашагасына матур итеп тукылган сөлгеләр, хәтта керосин лампасы эленгән. Мич янына кисәү агачы, табагач сөяп куелган. Өйнең икенче катында йоклар өчен идәненә матраслар җәелеп куелган. Өй эче тулысы белән музейны хәтерләтте миңа. Йорт астында кәҗә белән тавыклар да яши хәтта. Авыл тормышын тансыклаганнар шунда яшәү дәверендә аларны үзләре тәрбияли ала. Комфорт яратучылар өчен дә бар кунак йортлары. Аларында душы, бәдрәфе һәм саунасы да бар. Теләүчеләргә кармак, көймәләр, шашлык кыздырырга мангаллар да бирелә. Шашлык дигәннән, ризыкларны үзеңә дә алып килергә, заказ биреп тә пешерттерергә була монда. Ризыкларны эко-бакчада үстерелгән, яңа суелган ит һәм савып кына алынган сөттән әзерлиләр. Романтика яратучылар өчен ял итү комплексында палаткада яшәү мөмкинлеге дә бар.
Землянка-мунча һәркемнең күңеленә хуш килә.
Кунак йортында мич коймагын да пешереп ашарга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июнь 2023 - 12:03БДИ: кайвакыт бала үзенә ышана, әмма... Мәктәптә нормаль укыган бала имтиханны бирми калмас, ди белгечләр. Әти-әниләр БДИ системасы аша узмаган һәм шуңа да балаларның үзләренә караганда да ныграк борчыла.000
-
2 июнь 2023 - 11:11“Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә, кабак, бәрәңге җитешкәч, кайтырбыз өйләнергә” Әлеге ике мөлаем парны фоторәсемгә Чиләбе шәһәре Сабантуенда төшереп алган идем. Йөзләрчә чакрым юл үтеп, Чиләбе шәһәре Сабантуенда авылдашым Мөнәвәрә әби Нурмөхәммәтованың оныгы Илгизәрне, җәмәгате Виктория, соңрак әтисе Радик Гатаулла улы белән очрашырбыз, танышырбыз дип һич тә уйламаган идем.4100
-
2 июнь 2023 - 10:36Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде" Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.7900
-
2 июнь 2023 - 09:57Климат үзгәрү аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.6800
-
2 июнь 2023 - 09:31Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар" Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаны белмәүчеләр сирәктер. Саба районы Миңгәр авылы кызы Рисәнә – моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы.16300
-
2 июнь 2023 - 09:09“Мин бала табар өчен карт” Казан дәүләт медицина университетында “Всё беременным РФ” проектының стратегик сессиясендә йөкле хатын-кызларның көн кадагында торган мәсьәләләре турында фикерләшергә мөмкинлек туды.7001
-
2 июнь 2023 - 08:54Еламаган көнем юк, сөйгәнемне сагынам... Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.46200
-
1 июнь 2023 - 16:10Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде” Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.170502
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карады Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.17000
-
1 июнь 2023 - 14:16Сиксән ике яшендә әбиебез күрше авыл бабаена кияүгә китте, ләкин... Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин. Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп кала.90105
-
1 июнь 2023 - 13:36"Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..." Социаль челтәр аша бер ханым минем белән үз тормышыннан алынган хәлне уртаклашты. Битараф кала алмадым аның бәян иткәннәренә. Үзенең рөхсәте буенча, бу чынбарлык хәлләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.189603
-
1 июнь 2023 - 13:22Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән. Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.193707
-
1 июнь 2023 - 12:32Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады" Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.17700
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:32Без имениВысший пилотаж!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:16Без имениРусланнын концерты искиткич яхшы булды. Мон, мэгьнэле жырлар, уз узен тотышы- барда кунелгэ ятышлы. Рэхэтлэнеп чын жырчыдан, чын жырлар тыноап кайттык! Унышлар сина Руслан! Концертын супер!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 08:08Без имениНе было бы счастье ,не счастье спасло🥰🙏Ике баласын җир куенына салган ана тарихы
-
1 июнь 2023 - 08:48Без имениСоциаль челтэрлэрдэ кузэтудэ бик кэчле концерт булган!!! Сэхнэ бизэлешеннэн башлап чыгышларга кадэр СУПЕР!!!! Сиринэ белэн дуэтлары ямь эстенэ ямь эстэде. Руслан бик нык репертуары эстендэ эшли. Жырлар таба, яздыра!!! Менэ узенен тавышына хэм халэтенэ туры китереп дуэт та эшлэгэннэр!! Бу анын эч тиенлек жырлар жырлап йормэгэнлеген дэлилли. Шундый тыныч холыклы, жырларны жиренэ житкереп башкаручы Сирина!!!! Искитмэле дуэт!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 07:55Без имениИскиткеч концерт булды, суперррр, унышлар котсен алда Русланны, чын Артист!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
31 май 2023 - 15:57Без имениИсэн-сау булсын,балаларын тигезлектэ устерсеннэр!Ләйсән Гыймаева хастаханәгә эләккән
-
31 май 2023 - 12:18Без имениШэп. Бик тэ шатбыз синен очен ' ВИНАРИС . Хэм дэ ЛИЛИЯ очен. Калган гомерегез буена бергэ тату яшэргэ язсын .Винарис белән Лилиянең туй көне билгеле!
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.150900
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.637605
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.693601
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карадыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.17000
-
2 июнь 2023 - 12:03БДИ: кайвакыт бала үзенә ышана, әмма... Мәктәптә нормаль укыган бала имтиханны бирми калмас, ди белгечләр. Әти-әниләр БДИ системасы аша узмаган һәм шуңа да балаларның үзләренә караганда да ныграк борчыла.000
-
26 май 2023 - 09:27Бергә булыйк. Әниеңә – терәк, балаңа әти булырмын Гүзәл табигатьле Оренбург якларында – исеме җырларга кергән тын агышлы киң Дим елгасы буйларында туып үсте ул. Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Елмаеп кына сөйләшсә дә, җитди-кырыс холыклы, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында үз фикере булган бу кыз белән, сыйныфташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде.189100
-
26 май 2023 - 09:33Яман шеш булмасын дисәң... кишер аша Кишернең күз күременә уңай йогынты ясавын ишеткәнегез бардыр инде. Ул бета-каротинга бай. Әлеге матдә бавырда А витаминына әйләнә. Витамин исә, үз чиратында, күздә родопсиннарга һәм күрү пигментларына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә, без төнлә яхшы күрәбез.86500
-
26 май 2023 - 10:09Илсур Метшин Мэрларның Азия форумы Башкарма советы утырышында катнашты 25 май көнне Казан Ратушасында Мэрларның Азия форумы Башкарма советының IX утырышы узды. Анда алты ил вәкилләре катнашты: Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Абхазия. Онлайн рәвештә Гыйрак, Кытай һәм Франция әгъзалары катнашты. Чара дүрт телгә тәрҗемә белән барды: рус, инглиз, төрек һәм фарсы телләренә. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте.56000
-
26 май 2023 - 11:31“Исән чакта кайта алмадым, бәхил бул" Чүпрәле районы Кара-Китә авылында туып-үсеп, гомерен океан уртасындагы утрау – Сахалинда уздырган милләттәшебез Зәкия ханым Вәлитова хакында сокланмый гына сөйләп тә, язып та булмый.113604
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика