16+

Каланча хикмәтләре

Карасу авылында «СМАРТС-Казан» ябык акционерлык җәмгыяте радио­телефон элемтәсенең база станциясен төзергә җыеналар икән. Каланчасын урнаштырганнар да инде. Тик әлегә эшләтеп җибәрә алмыйлар. Авыл халкы, эшләүчеләрне каланча янында күрүгә, дәррәү кубып килеп җитәләр дә эшләргә ирек бирмиләр, куып җибәрәләр. Авылда шундый бер кәрәзле элемтә каланчасы бар инде. Анысы Карасуның икенче башында...

Каланча хикмәтләре

Карасу авылында «СМАРТС-Казан» ябык акционерлык җәмгыяте радио­телефон элемтәсенең база станциясен төзергә җыеналар икән. Каланчасын урнаштырганнар да инде. Тик әлегә эшләтеп җибәрә алмыйлар. Авыл халкы, эшләүчеләрне каланча янында күрүгә, дәррәү кубып килеп җитәләр дә эшләргә ирек бирмиләр, куып җибәрәләр. Авылда шундый бер кәрәзле элемтә каланчасы бар инде. Анысы Карасуның икенче башында...

Карасу авылында «СМАРТС-Казан» ябык акционерлык җәмгыяте радио­телефон элемтәсенең база станциясен төзергә җыеналар икән. Каланчасын урнаштырганнар да инде. Тик әлегә эшләтеп җибәрә алмыйлар. Авыл халкы, эшләүчеләрне каланча янында күрүгә, дәррәү кубып килеп җитәләр дә эшләргә ирек бирмиләр, куып җибәрәләр.
Авылда шундый бер кәрәзле элемтә каланчасы бар инде. Анысы Карасуның икенче башында урнашкан. Авыл халкы әлеге вышкага ияләнгән кебек, анысын урнаштырганда канәгатьсезлек белдерүче булмаган. Хәер, хәзер шул тирәдә яшәүче кайберәүләр кан басымы күтәрелеп интектерә, умарта кортлары күпләп үлә башлады дип зарлана.
Рәшәткә кирәк
Каланча Калинин урамындагы йортлардан 20-30 метр ераклыкта гына урнашкан. Җилле көннәрдә 30 метр тирәсе биеклектәге каланча «улый» да икән. Кыш көне буранлы көннәрдә тирәсенә кар җыела.
Илнур Хөснетдинов Калинин урамы, 2нче йортта яши. Йорт белән каланчаны яр, сазлык аерып тора. Баксаң, алар бу урында сазлыкны чистартып, агып яткан чишмәне ачып, балалар өчен парк ясарга уйлаган булганнар. Хәтта 300ләп агач та утыртканнар. Әмма, каланча булгач, парк төзелешен кичектерергә туры килгән.
Балалар арасында кызык эзләп шул 30 метрлы каланчага менеп уйнаучылары да бар икән. Авыл халкы, сабыйлар биектән егылып төшмәсен, дип борчыла. Әлеге мәсьәләгә карата Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратында әйдәп баручы консультант Ренат Мингалиев: «Карасудагы әлеге каланчаны барып тикшердек. Ул чынлап та авылның бер башындагы йортка керергә комачаулый, - диде. - Вышканы урнаштыру таләпләренә килгәндә, санитар-эпидемиология экспертизасы үткәрелде, кагыйдә бозулар юк. Дөрес, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеп бетмәгән: база станциясе рәшәткә белән әйләндереп алынмаган, димәк, кешеләр өчен каланчадагы баскычтан югарыга менү мөмкинлеге бар дигән сүз. «СМАРТС-КАЗАН» ЯАҖнең генераль директорына әлеге климатик шкаф һәм антенна баганасын рәшәткә белән әйләндереп алырга кирәклеге хакында хат юлланды. Хезмәткәрләр берничә тапкыр каланчаны әйләндереп алырга теләсәләр дә, Карасу авылы халкы эшчеләргә комачаулаган, рәшәткә куярга ирек бирмәгән».
Карасулыларга «Летай» кирәкме?
Быел март аенда авыл халкы референдум да уздырган булган. Әмма ни хикмәт, нәтиҗәләр көткәнчә килеп чыкмаган. Җаваплар арасында каланчаны куярга риза кешеләр бар, имеш. Авыл халкы үзе дә гаҗәпләнә бу хәлгә. Каланчаны куйдыру өчен тавыш бирүчеләр каян барлыкка килгәнен бер Алла белсен!
Әлеге хәлләргә ачыклык кертергә теләп, каланчаны куючы оешманы үз карамагына алган «Таттелеком» җәмгыятенең Әлмәттәге бүлегенә мөрәҗәгать иттек. «Таттелеком»ның генераль директорының Әлмәт филиалы буенча урынбасары Рамил Гарифуллин:
- Карасу авылында каланча куйдыру алдан ук тиешле органнар белән килешенгән, документаль төстә рәсмиләштерелгән иде. Авылда кайбер кешеләр бу вышканы куйдыруга каршы чыктылар. Халык мәнфәгатьләрен истә тотып, без хәзер бу каланчаны сүтәбез. Аны сүтү өчен 200 меңләп акча китәчәк. Кызганыч, халык, бу каланчаны куйдырганнан соң, үзләренә күпме файда булачагын аңламады, - диде.
Җитәкче сүзләренчә, «Таттелеком» оешмасы ел дәвамында 1000 шундый база урнаштыра. Күпләр аларга рәхмәтле, чөнки «Летай» тәкъдим иткән шартлар күп акчаны экономияләргә ярдәм итә, файдаланучылар өчен кулай. Республикада элемтәне яхшырту - Татарстан Президентының йөкләмәсе.
- Хәзер Нурлат-Аксубай арасында «Летай» тәкъдим иткән 4G интернет юк дигән сүз. Чөнки Карасудагы бер төркем халык моңа каршы чыкты, башкаларны элемтәсез калдырды. Ләкин без, каланчаны сүтсәк тә, бу эшне туктатырга җыенмыйбыз. Карасуда булмаса, башка урынга урнаштырачакбыз ул антеннаны. Халык уңайлы шартлардан файдаланырга тиеш, - дип аңлатма бирде Рамил Гарифуллин.
Роспотребнадзор идарәсенең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, һәр кәрәзле элемтә каланчасын куяр алдыннан СанПин таләпләренә туры китереп, документлар рәсмиләштерелә, рөхсәт алына. Каланчаны йорттан ничә метр ераклыкта урнаштырырга ярый дигән төгәл генә мәгълүмат юк, электромагнит дулкыннарны тотып карап булмый, ул һәр каланча өчен аерым билгеләнә. Шуңа да берәр шикле нәрсә сизсәгез, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә була, һәр каланчаның кеше сәламәтлегенә зыянын аерым тикшерергә кирәк.
Белгечләр фикеренчә, каланча бүлеп чыгарган электр магнитлы дулкыннар белән чагыштырганда, бүлмә аша үткән электр үткәргечләр, кәрәзле телефоннан килгән зыян күпкә зуррак.
Эшләргә дә өлгермәгән каланчаны 200 мең сум сарыф итеп сүтәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading