16+

«Карилеләр шундый булырга тиеш!»

Быел якташыбыз Туфан ага Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, районыбызда күптөрле чаралар үтте.

«Карилеләр шундый булырга тиеш!»

Быел якташыбыз Туфан ага Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, районыбызда күптөрле чаралар үтте.

Шундый чараларның берсе Олы Кариле мәдәният йортында да узды. Авыл китапханәчесе Венера Зиятдинова белән мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин балалар өчен «Мавыктыргыч әкият иле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичәгә авылдашыбыз - Татарстанның атказанган артисты, «Әкият» курчак театры артисты, Туфан аганың спектакльләрендә төп рольләрне башкаручы Фәнзилә Әхмәдиева-Сабирова чакырылган иде.

Фәнзиләнең сыйныф җитәкчесе булган Тәскирә Әкбәрова: «Заманында чыгарылыш сыйныф укучыларын театр сәнгатенә чакырып, мәктәпләрдән талантлар эзлиләр иде, Туфан Миңнуллин да безнең мәктәптән Фәнзилә белән Алсуга театр училищесына барырга тәкъдим итеп китте. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәнзилә белән Алсу театр училищесына укырга керделәр, димәк, алар Туфан аганың шәкертләре дә», - дип искә алды. Фәнзилә Сабирова курчак театрында бик күп спектакльләрдә уйный, ләкин драматургның әсәрләре аңа бигрәк тә якын.

- үзенең әсәрләрен уйнаганда, Туфан абый гел безне карарга килә иде. «Укытты бүре сабак» спектаклендә бәрән булып уйнагач, «Мин аны язганда, нәкъ синең шикелле бәрәнне күзаллап язган идем, рәхмәт, Фәнзилә», - дип, аркамнан сөйде, - дип сөйли Фәнзилә апа. - Шулай ук «Җылан тау» спектаклендәге Юха еланны уйнагач та, «Карилеләр шундый булырга тиеш!» - дип мактады.

Балаларга Фәнзилә апалары курчаклар булып сөйләп тә, уйнап та, җырлап та күрсәтте, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Балалар да, үз чиратында, Фәнзилә апаларына җырларын, биюләрен бүләк итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading