Шәһри Казан

Кайтам булгач, кайтам!

Авылда Яңа ел каршылыйм дип, кичке сәгать тугызда, 45 градус (!) салкында юлга чыгып китәр идегезме?! Ә без менә киттек...

Реклама

Быелгы салкыннар миңа 1978 елны хәтергә төшерде. Соңгы тапкыр нәкъ менә шул елны коточкыч салкыннар булган иде. Ул елны хәтта имәннәр дә өшеп корып бетте. Шул елдан соң чикләвек тә үсми башлады безнең якта. Шуңа да карамастан, Казаннан авылга Яңа ел каршыларга кайтып киттек бит. Студент еллары иде бу. Иң соңгы автобус сәгать кичке тугызда гына китсә дә, авылга кайту теләге бик көчле булган, күрәсең.
Авылыбызга хәтле өч сәгать кайтырга кирәк. Кайтып барабыз шулай әкрен генә. Автобус эчендә борылырлык та урын юк - шыгрым тулган. Бар да авылга агыла - Яңа ел каршыларга. Тик берәр сәгать чамасы баргач, автобусыбыз ватылып калмасынмы - басу уртасында. Нишләргә?! Машина килгәнен көтеп утырсаң, автобус белән бергә катып бетәргә мөмкинсең - 45 градус бит! (Әле бүгенге 20 градуста да көчкә йөрибез). Безнең бәхеткә, якында гына ярты километр чамасы ераклыкта бер авыл бар иде. Автобусны шунда этеп барырга булдык. Аны төзәтер өчен паркка кертеп куйдык та үзебез бер ферма өенә кереп урнаштык. Газ баллоны алып килделәр, газ плитәсе бар иде. Кулларны-аякларны шунда куеп җылыттык. Бераздан, автобусны рәтләп булмый, хәзер Казаннан икенчесен җибәрәләр, дип хәбәр иттеләр. Көтеп торыр чама юк, тизрәк кайтасы килә. Берәр машина очрамасмы дип өметләнеп, без, берничә егет, тагын юлга чыгып киттек. Ике-өч машина узып китсә дә, туктаучы гына булмады. (Бәйрәм вакытында нинди буш машина булсын инде?! Нинди җүләрләр бу дип карап кына уздылар алар.) Кире теге ферма өенә чабарга туры килде. Барыбыз да Яңа елга кайтучылар бит, шуңа күрә сумкаларда тәм-том күп иде ул көнне. Шулай итеп, Яңа елны ферма өендә каршыларга туры килде: 45 градус салкында, таныш булмаган бер авылда, ягылмый торган ферма өендә...
Төнге сәгать бер була дигәндә, ниһаять, Казаннан автобусы да килеп җитте. Өйгә кайтып төшкәндә, иртәнге сәгать дүрт иде инде. Аяк-бармаклар өшеп беткән, Яңа ел бәйрәмнәре дә узган... Әмма шундый маҗаралардан соң үз авылыңда, үз өеңдә, җылы юрган астында булу - әйтеп бетереп булмый торган зур шатлык һәм бәхет иде безнең өчен!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: