16+

Казак Үртәме авылында кем кемне үртәп яшәгән соң?

Бик кызыклы исемле Казак Үртәме дигән авыл бар. Әтнә районында урнашкан ул. Кемне үртәп йөрткәннәр соң анда? Башка сораулар да җитәрлек. “Исемендә – җисеме” проекты белән шунда юнәлдек. 

Казак Үртәме авылында кем кемне үртәп яшәгән соң?

Бик кызыклы исемле Казак Үртәме дигән авыл бар. Әтнә районында урнашкан ул. Кемне үртәп йөрткәннәр соң анда? Башка сораулар да җитәрлек. “Исемендә – җисеме” проекты белән шунда юнәлдек. 

Әтнәдә патшага хезмәт итүчеләрне үртәп йөрткәннәр?

Казак Үртәме авылы район үзәге булган Олы Әтнәдән нибары 13 чакрым ераклыкта урнашкан. Быел ул бөтен Татарстанга яңгырап алды инде, чөнки яңгыр яуганнан соң анда кереп булмый. Чыннан да, авылга бара торган юл басудан булмаса да, аның сыйфаты мактанырлык түгел. Казак Үртәменә яз башында ук барырга тиеш идек, әмма нәкъ менә шушы проблема аркасында сәфәр майга кадәр кичектерелде. 

Күәм авылы җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин әйтүенчә, әлеге торак пунктта 25 хуҗалыкта 75 кеше яши. Күбесе күршедәге хуҗалыкларда эшли, җәен кайтып торучылар да җитәрлек. Унлап кеше сыер тота, шуның сөтен сатып, көн күрә. Юл хезмәтендә эшләүчеләр дә бар. 2-3 чакрым ераклыкта гына Мари Эл республикасы башлана. Элегрәк ике төбәкнең балалары белән бергә уйнап үскән. Бүген Казак Үртәмендә кибет ябылгач, алар килүдән туктаган. 
Таһир абый Самиков күп еллар җитәкче урынында хезмәт куйган: баш инженер да булган ул, колхоз белән дә идарә иткән.

– Казак Үртәме дип атала авылыгыз. Кем кемне үртәгән монда, ни рәвешле шундый исем килеп чыккан? — дип, сорадым аннан.
– “Үртәм”, “үртәү” кебек сүзләр татарларда бар инде ул, ә монысы шул казакларны үртәбрәк әйтү өчен кулланылган дип санала. Бу патшага хезмәт итүче казаклар авылы була. 1775 елда монда шундый өч гаиләне китереп утырталар. Аларга җир бирәләр, ат һәм мылтык тоттыралар. Болар шушы тирә авылларда хөкүмәткә каршы чыгучы кешеләрне, чуалышларны бастырып торырга тиешле кешеләр була инде. Ә менә “үртәм” сүзе шуларны үртәп йөртеп, шул рәвешле кереп киткән дип уйлыйбыз. Әкренләп авыл зурая, 1795 елда монда 23 хуҗалык булган.

Теге казакларга акча да түли башлаганнар. Патша бу җирләрне “вотчина” дип атап, Явүш дигән кенәзгә бушлай бирә. Кишәрлекләр белән аның оныклары да идарә итәргә җитешә. Кенәзнең малайлары җирле халыктан ясак ала башлагач, көчле рухлы халык Петербургка барып, патшадан боларга тимәскә дигән сүз алып кайта. Шуннан соң Казак Үртәме тагын да көчәя, 1930 елларда монда 480 кеше исәпләнә. Аннары авылда бик каты янгын чыга, хуҗалыкларның яртысы диярлек янып бетә. Колхозлашу чорында исә баш бирмәс казакларның дәвамчылары риза булмыйча, шушы җирләрне ташлап китә. Хәзер инде патшага хезмәт иткән кешеләрнең буыны өзелгән, алар монда юк дип беләм. Зур көчле колхоз була әлеге җирләрдә, 1985 елларда көнгә 40-50 литр сөт бирә торган немец сыерлары үрчетәләр. Ә бүген, күргәнегезчә, фермалары җимерелеп ята, – дип, сөйләде Таһир абый. 

Авылның тарихына үзем дә күз салдым. Мәгълүматларга ышансак, Казак Үртәменә 18нче гасырның икенче яртысында нигез салына. Бу чорда һәм 19нчы гасырның беренче яртысында мондагы халык дәүләт крестьяннары катлавына керә. Кеше игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Авыл җәмәгатенең имана җире 462 дисәтинә тәшкил итә. Академик Гомәр Саттаров “Үртәм” сүзенең килеп чыгышын башкорт телендәге “үртәм”, ягъни “яугын”, “янык”, “көек” дигән мәгънә белдерүче сүз белән бәйләп аңлата. “Татарстанның Казан арты территориясендә урта гасырларда башкорт кабиләләре күчеп килеп утыра, акрынлап утрак тормышка күчеп, аерым авылларны нигезлиләр. Ачык урын ясап, авыл кору һәм чәчүлек җирләре булдыру өчен, Казак Үртәме авылын нигезләүче башкорт казаклары урманны ут төртеп яндыралар һәм шушы вакыйганы төп мотив итеп алып, бу урында барлыкка килгән авылга башкортча Казак Үртәме (Казак яныгы, көеге) дигән исем бирелә”, – дип яза галим. 

Ләкин авылның тарихын өйрәнүче Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов аның белән килешми. “Фәндә сулыклар – елга, инеш, күл исемнәре авыл исемнәренә караганда борынгырак, элегрәк барлыкка килгән дип кабул ителгән. 1602-1603 елларда Иван Болтин тарафыннан төзелгән Казан өязенең язу кенәгәсендә Үртәм елгасы телгә алына, ә Үртәм елгасы буенда урнашкан өч авыл – Урыс Үртәме, Казак Үртәме, Крестьян Үртәме күрсәтелмәгән. Өч авылдагы “Үртәм” сүзе дә Үртәм елгасына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгәндер”, – дигән фикерен җиткерә ул. 

1910 елны авылның мәчете, вак-төяк белән сату итә торган кибете булганлыгы турында да мәгълүмат бар. Авылның үз җирләре, кибетләре белән тормыш итүче Гайнулла, Шиһап, Кадыйр, Насыйр исемле байлары да булган. Революциягә кадәр Казак Үртәме мәчетен Мамыш авылы бае төзетә. Казанның дини мәдрәсә шәкерте Хәсән Хәмев (Чүпрәле районы Чонар авылы мишәре) мулла булып тора. 1938 елны мәчетнең манарасы киселә. 1996 елда Рәүпов Мортаза йорты мәчет итеп күчерелеп салынгач кына авыл яңадан мәчетле була. 

Кыскасы, авылга патшага хезмәт итүче казаклар нигез салганы аңлашыла. Хәзер дә Казак Үртәмендә яшәүчеләр арасында гаярь канлы, үз сүзен бирми торганнар бардыр әле. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading