Шәһри Казан

Казанның үзәк базары бетәме, әллә каламы?

«Башкаланың үзәк колхоз базары бетерелә икән, дип ишеттем. Халыкка ничә еллар буе хезмәт күрсәткән урын бит ул. Бу хәбәр дөресме? Мәдинә Гәрәева, Казан»

Шушы сорауга җавап табу максатыннан, мин шәһәрнең үзәк базары директоры Сәлим Абдуллаҗановка мөрәҗәгать иттем. «Халык дөрес аңламый. Базарның үзе түгел, ә урамдагы, ягъни ачык һавадагы сәүдә рәтләре бетерелә. 271 нче федераль закон нигезендә сәүдә фәкать капиталь корылмалар эчендә генә оештырылырга тиеш», - диде ул.
Әлегә сату-итү урамда да бар. «Ачык һавадагы урын бәясе бездә 50 сум, ә Мәскәүдә ул 500 сум. Анда бәяләр икенче инде, әлбәттә. Бина эчендә ит сату урынын бер көнгә арендалау 300 сум», - дип аңлатма биреп үтте директор.
Сәлим Абдуллаҗанов сөйләгәнчә, үзәк базарда 800 кеше сату итә, шуның 650се бина эчендә эшләүчеләр. Капиталь корылмаларның эчке мәйданы 22 мең квадрат метрны тәшкил итә. «Хәзергә эчке территориядә 2 мең квадрат метр мәйдан буш. Базар каршындагы элек Казанның бер заводының филиалы булган бинаны үзгәртеп төзедек. Яңа елда анда да азык-төлек белән сату итү башланачак», - диде Сәлим әфәнде.
Шәһәрнең үзәк базарында 10 мең исемдәге азык-төлек тәкъдим ителә. «Татарстанда җитештерелгән продукцияне сатуга өстенлек бирәбез. Чит төбәкләрдән һәм илләрдән кайтарылган туңдырылган итне үзәк базарда сатуга, гомумән дә, рөхсәт бирелми. Итләрнең сыйфаты 2 лабораториядә тикшерелә», - диде Сәлим Салих улы.
Универсиадага әзерлек кысаларында киләсе елның язында үзәк базарда төзекләндерү эшләре дә үткәреләчәк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: