16+

КӘҖӘМЕ мал түгел?

Малын мал. Тик туганда ук сакал белән туган ул аяклы казаның үз гомерендә берәр юньле сүз ишеткәне булдымы икән? «Мәлгунь», «мур кыргыры», «ристан»... Үзеңнекенә тисә, бер хәл, ә менә күрше бакчасындагы түтәлләрнең бөтенесен бер итеп кыркып чыкса, кәҗәң генә түгел, үзең дә ишетмәгәнеңне ишетерсең. Кәҗә асраган каргыштан чыкмас, дип белми...

КӘҖӘМЕ мал түгел?

Малын мал. Тик туганда ук сакал белән туган ул аяклы казаның үз гомерендә берәр юньле сүз ишеткәне булдымы икән? «Мәлгунь», «мур кыргыры», «ристан»... Үзеңнекенә тисә, бер хәл, ә менә күрше бакчасындагы түтәлләрнең бөтенесен бер итеп кыркып чыкса, кәҗәң генә түгел, үзең дә ишетмәгәнеңне ишетерсең. Кәҗә асраган каргыштан чыкмас, дип белми...

Малын мал. Тик туганда ук сакал белән туган ул аяклы казаның үз гомерендә берәр юньле сүз ишеткәне булдымы икән? «Мәлгунь», «мур кыргыры», «ристан»... Үзеңнекенә тисә, бер хәл, ә менә күрше бакчасындагы түтәлләрнең бөтенесен бер итеп кыркып чыкса, кәҗәң генә түгел, үзең дә ишетмәгәнеңне ишетерсең. Кәҗә асраган каргыштан чыкмас, дип белми әйтмиләр инде аны. Келәткә кереп көрпә тәпәненә чумучы да, көтүдән аерылып, үз ишләре белән басу ягына каеручы да шул кәҗә бит. Бер тамагына хуҗа булып, башкалар рәтендә генә йөрсә, кәҗә буламы инде ул, йә? Шулай да элгәре сыер асрарга хәленнән килмәгән карчык-корчык абзарына гына төс булган кәҗәнең, искәрсәгез, әбиләр әйтмешли, «афтариты» артып бара бит соңгы вакытта. Хәер, элек тә аның базары түбән булмаган. Хәзер дә кәҗә сөтен дәвага гына тотучылар бар. Кемдер аны ашказанында әчелек күп булганда файдасы бар дип, кемдер зиһенне яхшырта дип эчә, кайберәүләр астмадан, экземадан дәва таба, кемгәдер ул рахит, анемия кебек авырулардан да арынырга булыша. Элегрәк җәй җитсә, кибеттән бушаган фанер әрҗәләрдән эт оясы кебегрәк куыш әмәлләп, шунда кәҗә тоткан Рая исемле бер апаны белә идем. Кәҗә сөте эчәргә дип, Мәскәүдән аллергия белән интеккән оныклары кайта иде аңа. Җәй буе торып, тернәкләнеп китә торганнар иде. Кәҗә итенең холестеринсыз булуын да исәпкә алсак, баш-аягы белән әҗәл даруы урынына йөртерлек мал булып чыга әле кәҗәбез. Менә шуннан соң «Кәҗә мал түгел» дип белер-белмәс көе сөйләнеп йөр инде син.

Кемгә нәрсә - кәҗәгә кәбестә
Азнакай районы Митрәй авылында үзенең крестьян-фермер хуҗалыгында кәҗә асраучы Зиннур Шәвәлиев тә сакалбайлар файдасына әллә ни кадәр уңай мәгълүмат бирә алыр иде. Чөнки фермасына безнең якларга яраклашкан әлеге заанин токымлы 40 сөт кәҗәсен алып кайтып япканчы ук, Ставрополь крае һәм Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнеп, кәҗә белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү хәстәренә керешә ул. Җәйдән үк өмә ясап, 1000 пар себеркесен дә бәйләп куя. 200 башка исәп тотып, өр-яңа калай түбәле заманча торагын да сала. Алганда ук, буаз кәҗәләргә исәп тотканлыктан, бәтиләре өчен ачык «җәйләү» төзетергә дә онытмый. Ферма авылдан читтә булса да, бирегә чит-ят үтеп керергә җөрьәт итмидер. Буйдан-буйга сузылган тимерчыбыкка бәйләнгән этне узып кергән очракта да, тәүлек буе эшләүче видеокүзәтү «эләктереп алачак». Үзе бер утар булып утырган ферманың бөтен шарты килгән. 1000 литр сөт сыешлы цилиндр рәвешендәге мондый швед суыткычы да бөтен хуҗалыкта да юктыр. Терлекчеләр йортында да җылысы кергән, суыткычы, телевизоры - бар да бар.
- Әлегә тулаем савым 100 литр тәшкил итә. Бәрәннәргә эчертүдән калганын Азнакайның кече базарында сатуга чыгарабыз. Сатып алучылар сыерныкыннан шактый аерылып торган ап-ак кәҗә каймагын да яратып өлгерделәр. Тиешле рацион һәм тәрбия булганда тәүлегенә 4-5әр литр сөт бирергә сәләтле бу кәҗәләр. Сөтнең күләме 500 литр булганда, зур шәһәрләрдән дә килеп алырга теләүчеләр бар. Кечкенәдән авылда көтү көтеп үскәннән үк беләм: кәҗә кадәр талымлы хайван юк. Аңа бар да сыйфатлы, бар да тәмле булсын. Чөгендергә баз исе сеңә икән, ул аны ашамый. Быел әнә 2 гектар җирне кәбестә утыртырга әзерләп куйдык, - ди Зиннур Һади улы.
Районда, гомумән, мондый крестьян-фермер хуҗалыкларына зур өметләр баглыйлар.
- Фермер хуҗалыклары бездә 62. Шуларның 16сы терлекчелек белән кырчылыкны бергә бәйләп алып бара. Һәм бүгенге көндә бу иң дөрес юл. Чөнки ашлыкны сату бәясе бик түбән. Аннан кеше үземә дип эшли икән, аның нәтиҗәсе һәрвакыт яхшы, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасим Усманов.
Чыннан да, З.Шәвәлиев фермасында бар да чын хуҗаларча уйланып, алдан чамасын тартып эшләнгәне күренеп тора. Моңа кадәр төзелеш белән шөгыльләнүенең дә файдасы тими калмаган. Әнә хуҗалыктагы 70 башка исәпләнгән сыер торагын гына алыйк. Түбәнең бер ягына буйдан-буйга куелган тәрәзәләр (поликарбонат) хисабына көн дәвамында яп-якты биредә. Азнакайдагы рәсми визиты вакытында аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та шундук искәрә. «Менә бусы яхшы булган», - ди ул, фермага килеп керүгә үк. Никадәр электр энергиясе янга кала дигән сүз бит. Банкротлыкка чыккан хуҗалыкны (элеккеге «Әсәй» совхозы) торгызу, өр-яңадан эзгә салу өчен, электән килгән тәҗрибәне әле шактый эшкә җигәргә туры киләчәк Зиннур Шәвәлиевкә.
- Шулай да сыер торакларын реставрацияләп азапланасы түгел иде. Идәннәрен җәяргә, реконструкция ясарга зур чыгымнар китте. Таш стенада мал үрчетеп булмый. Йә такта, йә каркас утар кирәк, - ди ул.



Тормыш үзе көрәш мәйданы
Шәхсән миңа, Зиннур Шәвәлиев сарык фермасы ачкан икән, дисәләр, табигыйрәк яңгыраган булыр иде. Ни өчен дигәндә, гомер буе мәйдан тотып, 40тан артык тәкәне иңенә салган Сабан туе батыры ул. Үз авырлыгында 15 тапкыр Азнакайда, 14 мәртәбә Актүбә бистәсендә һәм 1 тапкыр абсолют батыр калган көрәшче. Башкорт ягына да чыккалаган. Чандыр гәүдәле бу егетне баштарак игътибар бирми генә көрәшкә кертсәләр дә, соңыннан көндәшләрен берәм-берәм ыргыта башлагач, кем белән эш иткәннәрен белеп алалар. Читтән килгән, дип кертми дә башлыйлар. Әле бит шуның өстенә улы Дамир да (ул хәзер Актанышта эшли) танылган көрәшче. 1991 елда 14 яшьлек чагында ук 70 кг авырлыктагы яшьләр арасында Татарстан буенча беренчелекне яулаган егет.
- Гәүдәдәмени хикмәт! Беләкләре өреп кабартылгандай егетләр алышка чыга башласа, минем күңел һәрвакыт тыныч була торган иде. Без бит эш эшләп, чыныгып үскән авыл егетләре. Монда иң мөһиме: даими күнегүләр һәм үз-үзеңә ышаныч, - ди ул.
Ни генә булмасын, егылсаң да, мәйданда гына егылырга дигән бер бик мөһим кагыйдәгә буйсына, ахры, Зиннур Шәвәлиев. Шуңа күрә дә, нәрсәгә генә алынмасын, үз көчен алдан ук исәпләп тотына. Юкса 21 ел нефть тармагында бораулаучы булып эшләгән кеше тәвәккәлләп эшмәкәрлеккә (1997 ел) күчәр идеме икән? Баштарак автостоянка, кибет тота, аннан төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлый. Немец технологиясе буенча җитештерелгән төзелеш материалы - латонитны кемгә караганда да күбрәк ала башлагач, хәтта җитештерүчеләр үзләре үк аңардан аны кайларда, ничек итеп куллануы белән кызыксына башлыйлар. Чыннан да «икенче сулыш» бирергә өлгерә Зиннур аңа.
Инде менә Зиннур Шәвәлиев янә мәйдан тота. Кайчандыр Уфа авыл хуҗалыгы институтында авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге алып чыккан Зиннур Һади улы Шәвәлиеның бу алышны да оттырырга исәбе юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading