16+

Нәбирә Гиматдинова колмактан ипи пешерергә өйрәтә

Балачакның иң матур хатирәсе – мичтән таралган ипи исе.

Нәбирә Гиматдинова колмактан ипи пешерергә өйрәтә

Балачакның иң матур хатирәсе – мичтән таралган ипи исе.

Башка төбәкләрдә ничектер, безнең Карасу авылында (Аксубай районы) чүпрә кулланмыйлар иде. Бүген әлбәттә дөньялар үзгәрде, ялкаулык та басты. Хатын-кыз камыр ризыгы пешергәндә нинди генә чүпрә салмый. Алар бер “могҗиза” инде: суда болгату белән күз алдында ук кабара башлый. Нәтиҗәдә организм күпме зарарлы химия белән агулана. Ә безнең әбиләр кибет-базарлардагы чүпрәне бик өнәп бетерми, табигать бүләге – колмактан агач кисмәкләрдә ачыткыч ясап куя да, шуның белән телеңне йотарлык ипи пешерә иде.

Колмак ипиенең берничә төрле кулланмасы бар. Һәр хуҗабикә аны үзенчә әзерли. Минеке гади генә. Бер стакан чамасы киптерелгән колмакка ике йөз илле грамм су салам да, утка куям. Кайнап чыккач шунда ук сүндерәм. Җылымса колмак суына ике кашык арыш оны, бер аш кашыгы шикәр комы болгап ике көн әчетәм. Аннары колмакны сөзәм һәм сөзелгән әчеткечкә он кушып сыек кына “баш” ясыйм. “Баш” коймак камыры кебек була. Ун-унике сәгатьтән ул әчи. Шуннан соң аңа кирәк кадәр җылы су, тоз, үсемлек мае салып, камыр басам. Җылы урында ул биш-алты сәгать эчендә өлгереп җитә. Соңгы стадия: камырны җиңелчә генә онда әвәләп, майлаган табага салам да, мичкә тыгам.

Пешкән икмәкнең исе – һәр чәчкәдән хуш исле. Ашларыгыз тәмле булсын!

Нәбирә Гыйматдинова.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнме сез, мин, инде, колмак, сына, бер аш кашыгы, бал, пешкэн, бэрэнге не, тоеп, жылы, колмак, сына, бер, суткада, дигэндэ, купереп, матур, булып кутэрелде эле, ачы, тэмле, исеюк, тагын, тотарга, эче, исе, килгэнче, эйеме

    Мөһим

    loading