Шәһри Казан

Колорадога да көн бетте!

Рәхәт булган инде элек авыл кешесенә: алар колорадо коңгызының нәрсә икәнен дә белмәгән.

Хәзер генә ул аннан ничек котылырга белмибез: җыеп та карыйбыз, агулап та... Әллә кайдан гына тагын пәйда булалар. Бу бәрәңге кортын берничек тә җиңеп булмыйдыр инде дип йөри идем, ялгышканмын икән. Тукай районының Иске Ерыклы авылында яшәүче фермер Минталип Миңнеханов бакчасына әлеге кортлар инде берничә ел аяк басарга җөрьәт итми. Күршеләренең бакчаларында мыжлаган колорадо коңгызы бәрәңге яфрагын кимереп ятканда да, аның биләмәсендә ник бер корт булсын! Минталип абый - Тукай районында крестьян-фермерлык хуҗалыгы тотучыларның берсе. Ул бөртеклеләр үстерү белән шөгыльләнә: арыш, язгы бодай һәм бәрәңге үстерә. Быел ул бәрәңгене 160 гектарга утырткан. Минталип абый колорадо корты белән көрәштә беренчеләрдән булып Европа ысулын куллана башлаган. Колорадо коңгызыннан котылуның серен белү өчен, Минталип абый белән сөйләшеп алдык:
- Колорадо корты белән көрәш бәрәңгене утыртырга җыенганда ук башлана. Иң элек орлыкны яхшылап аерырга кирәк: череге, зәгыйфе эләкмәсен, чөнки корт күп очракта начар, хәлсез бәрәңгегә утыра. Бәрәңгене утыртканчы, җирне махсус препарат белән эшкәртәм. Соңрак әлеге химик сыекча бәрәңгене утыртканда да кулланыла. Мин бәрәңгене трактор белән утыртам. Утырту җайланмасына сиптергеч урнаштырдым. Бәрәңге җиргә төшәр алдыннан аңа шул препарат сиптерелә. Орлык аркылы препарат туфракка да күчә. Кул белән утырткан очракта, монысы шәхси хуҗалыкларга карый инде, бәрәңгене ятьмәгә салып, алдан әзерләнгән сыеклыкка чумдырып алырга була. Аннан соң аны берникадәр вакыт саркытасың. Болай эшләгәндә, без бәрәңгене колорадо коңгызыннан гына түгел, ә башка авырулардан, бактерияләрдән дә саклыйбыз.
- Төрле препаратлар белән эшкәрткәч, ул бәрәңге ашарга яраклы буламы?
- Кеше дөньяга тугач та, аңа күптөрле авыруларга каршы прививкалар ясала. Болар барысы да химия бит. Әмма чамасын белеп кенә кулланганда, ул файдалы һәм кирәк. Бәрәңге белән дә шул ук хәл. Препаратларны чамасын белеп кенә кулланганда аның зыяны юк, әмма артыгын кулланырга ярамый. Аннан соң бәрәңге чәчәк аткач, без инде аны башка бер препарат белән дә эшкәртмибез. Барлык чаралар да бәрәңге чәчәк атканчы эшләнә. Бәрәңге уңышын җыеп алганнан соң, аны Казанга химик яктан составын тикшертергә алып барабыз. Бары шуннан соң гына кешегә тәкъдим итәбез, сатуга чыгарабыз.
Минталип абыйга күрше-тирә, якындагы кешеләр киңәш сорап еш мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә Минталип абыйның бәрәңгесе шау чәчәктә утыра. Басу-кырларына ул су сиптергечләр дә көйләп куйган. Алла боерса, быел уңыш яхшы булыр, ди ул.
РS. Колорадо коңгызы үзенең исемен 1859 елда Колорадо Штатында басудагы бөтен бәрәңгене ашап бетергәч алган. 1949 елда әлеге корт СССРга да үтеп керә. Беренче булып Львов өлкәсенең бәрәңге басуларында пәйда була ул. Соңрак башка җирләргә дә тарала. Бүген инде әлеге бөҗәк булмаган җир бик сирәк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: