16+

Куанычлы нәтиҗә

Урамда утырам. Кыш. Төньяктан исүче рәхимсез җил карларны туздыра. Әмма һава торышы ишектән борынны тыгарга ирек бирмәслек үк ауясыз салкын түгел, шуңа күрә урамда берәр сәгатьләп саф һава сулап утырудан бернинди дә зыян юк, бу - файдага гына.

Куанычлы нәтиҗә

Урамда утырам. Кыш. Төньяктан исүче рәхимсез җил карларны туздыра. Әмма һава торышы ишектән борынны тыгарга ирек бирмәслек үк ауясыз салкын түгел, шуңа күрә урамда берәр сәгатьләп саф һава сулап утырудан бернинди дә зыян юк, бу - файдага гына.


Авыл инде күптән эңгер-меңгер сихерлегенә батты. Бушлай яктылык чыганагы ай, саранланып кына булса да, ару-талу белмичә, Җиргә туктаусыз нурын чәчә. Кышкы кич булуына, авыл халкы көндәлек эш-мәшәкатьләреннән күптән арынып, җылы йортларында ял итеп утыруларына карамастан, урамда, табигать кануннары буенча урнашырга тиешле тынлык, тынычлык хөкем сөрми.
Ерак түгел ике авыл хатынының кызу, кайнар әңгәмә корганы ишетелә. Көн саен күрешеп торсалар да, алар озак күрешмәгән ахирәтләр төсле аралашалар: бер-берсенең хәлләрен белешәләр, авыл яңалыклары белән бүлешәләр, азрак гайбәтен дә сатып алалар - сүзләре бетми дә бетми. Авылның әле бер почмагыннан, әле икенчесеннән эт өргән тавышлар яңгырый. Димәк, ул саклаган йортка кунак килгән яисә кемдер капка төбеннән узып киткән. Озакламый елга буендагы болыннан кычкырган, сызгырган тавышлар ишетелә башлый. Димәк, малай-шалайлар көндәгечә шугалакка җыелып, ике командага бүленеп, хоккей уйнарга тотынганнар. Ел саен шактый зурлыктагы турыпочмаклы тартма ясап, ут үткәреп, су агызып, тигез, шома иттереп боз катырып, болындагы иңкүлектә ясалучы бу шугалак - балалар өй эшләрен хәзерләгәч, телевизор, компьютер каршыларында күз бетереп утырмасыннар өчен, саф һавада булсыннар, сәламәт яшәү тормышы алып барсыннар өчен эшләнгән чара. Балалар вакыты чыгып, хоккейчылар өйләренә таралышкач, олы юлдан авылга таба төшүче машина утлары күренә башлый. Димәк, авыл клубы ишекләре инде ачылган, яшьләр анда көн саен уздырылучы дискотекага агылалар. Берничә ел элек яхшы ремонт ясалып, «Мәдәни-көнкүреш үзәк» дигән исем алган ике катлы зур бинада үткәрелүче дискотека авыл яшьләрен генә түгел, ял итәргә, күңел ачарга теләүче күрше авыллар, район егет-кызларын да үзенә туплый.
Авыл йокламый, ул төне буе уяу. Димәк, авыл яши. Кайчандыр миллионер саналган колхозны таркатып, җирләрне инвесторларга, шәхси эшмәкәрләргә сатып бетерсәләр дә, авыл халкы өчен рәтле эш калмыйча, алар эшне читтә эзләргә мәҗбүр булсалар да, яшьләр шәһәрләргә китәргә омтыла, дисәләр дә, мәктәптә сыйныфлар санын кыскартсалар да, авыл яши. Авылда тормыш юк, ул үлеп бара, өстерәлә-шуыша гына алга атлый, тиздән анысы да тукталачак, дип санаучыларга үч итеп яши авыл. Һәм ул мәңге яшәячәк, ул үлемсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading