Шәһри Казан

Кызу көннәрдә...

Көннәр кызу тора иде. Зәңгәрсу акварель белән буялган күк йөзендә бер болыт әсәре дә юк. Аның каравы, күк гөмбәзенең нәкъ уртасында кукраеп, кояш үзе утыра... Тик кенә дә утырмый шул ул, бөтен җиһанга алтын уклары белән ата, сирәк-мирәк күренеп алган болыт кисәкләрен дә мәгърур кылычы белән бер кизәнеп, куып җибәрә......

Реклама

Көннәр кызу тора иде. Зәңгәрсу акварель белән буялган күк йөзендә бер болыт әсәре дә юк. Аның каравы, күк гөмбәзенең нәкъ уртасында кукраеп, кояш үзе утыра... Тик кенә дә утырмый шул ул, бөтен җиһанга алтын уклары белән ата, сирәк-мирәк күренеп алган болыт кисәкләрен дә мәгърур кылычы белән бер кизәнеп, куып җибәрә...
Ай-һай, эссе... Әнә күр, тимер чиләк белән калдырылган чишмә суы да, махсус кайнаткандай, җылынган... Һава коры, җил дә коры, туфрак коры, дөнья коры... Тирә-якның корылыгыннан кешеләр дә корый... Күңелләр катылана, йомшак нечкә күңел таш гранитка әверелә башлый... Җаннар әлсери, тән сусый, аннан күреп, җан сусый... Аһ...
Тик Мәрхәмәтле Раббысы кешене ташламый, көннәрдән бер көнне Яңгыр гаскәре, бөтен көчен туплап, Кояшны чигенергә мәҗбүр итә. Әйе, гаҗәеп бер сугышны җиңеп, болытлар шулай бәйрәм итәләр һәм бөтен тирә-якны уятып, терелтеп, яңгыр коеп җибәрә... Яңгыр шавы кешеләрнең шат авазлары белән күмелә, дөнья шатлана, таш бәгырьләр эри, халыкның йөзенә тагын елмаю кайта...
Табигатьтә дә һәрдаим шулай олуг көрәш бара... Ак белән Кара һәрвакыт ярыша һәм шул ярыштан яшәеш килеп туа.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: