16+

Көзән корбаннарын кызык өчен буа?

«Фәләннәрнең 40 баш казы югалган, төгәннәрнең ике дистәгә якын тавык-чебешенең канат-каурыйлары гына калган» - атна ахырында авылда менә шундый хәбәр каршы алды мине. Бернинди могҗиза да юк, аның урынына авылдашларның төн йокыларын качырган чынбарлык - сасы көзән ияләшкән. Кош-кортны келәт, сарай, бурабзар (лапасның җылытылган бүлемтеге) ише ябыграк җирләргә яшерергә мәҗбүр...

Уйлап чыгарып кына сөйләү түгел, «дошман»ны үз күзләре белән күрүчеләр, хәтта тотучылар да булган. Шактый йортта «кунак булырга» өлгергән инде бу җәнлек. Камалиевлар гаиләсенең башта 25, икенче көнне 7 чебешенең башына җиткән. Егермегә якынын ашаган, калганнарын буып ташлаган. «Әни кич белән күсегә охшаган бер җәнлекнең йөгереп кереп киткәнен күреп калган. Эзләнә торгач, абзарда тишек таптык, аннан бер зур тавык скелеты чыкты. Шул тишек турысына капкын куеп калдырган идек, икенче көнне эләккән. Барлыгы 4 сасы көзән тоттык, башка күренми әлегә», - дип сөйли вакыйганы үз күзләре белән күргән Илмира Камалиева. Авылдашым Ләйсән дә очрашкан чакырылмаган кунак белән. Ысылдап, каршысына килгән җәнлекне күрүгә, өенә кереп качкан.
Сасы көзән белән якыннан «таныш» булучылар аның кош-корт өчен бик куркыныч җан иясе булуын искәртә. Җәнлек җирне казып керә икән. Агач идәндә тишекләр булса, анысы күсе эшедер, мөгаен. Көзән, корбаннарын ашаудан бигрәк, аларны кызык өчен, үз эшеннән канәгатьләнү хисе алу өчен үтерә ди. Шул ук вакытта бер бөртек йонын да калдырмыйча ашап та бетерергә мөмкин. Күсе-тычкан ише хайваннарны оста куса да, сасы көзәннең китергән зыяны күбрәк. Аны капкын куеп кына тотарга була. Тозакны тишек турысына ук куярга, читкәрәк куйган очракта, җим урынына тавык ите кисәге салырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading