16+

Мәһдиев герое Әтнәдә яши

Илдар Хәмитов янына мине аның күршесе Айзат Каюмов чакырып китерде. «Мин сезне бер кеше белән таныштырам. Ул бик аз сөйләшә, ләкин искитмәле булган кеше», - диде. Илдар Хәмитовның каршына килеп бастым да өнсез калдым. Каршымда - Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрендәге чып-чын герой. Баш хәрефтән языла торган Хезмәт кешесе. Югыйсә, үзебез дә...

Мәһдиев герое Әтнәдә яши

Илдар Хәмитов янына мине аның күршесе Айзат Каюмов чакырып китерде. «Мин сезне бер кеше белән таныштырам. Ул бик аз сөйләшә, ләкин искитмәле булган кеше», - диде. Илдар Хәмитовның каршына килеп бастым да өнсез калдым. Каршымда - Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрендәге чып-чын герой. Баш хәрефтән языла торган Хезмәт кешесе. Югыйсә, үзебез дә...

Илдар Хәмитов янына мине аның күршесе Айзат Каюмов чакырып китерде. «Мин сезне бер кеше белән таныштырам. Ул бик аз сөйләшә, ләкин искитмәле булган кеше», - диде.

Илдар Хәмитовның каршына килеп бастым да өнсез калдым. Каршымда - Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрендәге чып-чын герой. Баш хәрефтән языла торган Хезмәт кешесе. Югыйсә, үзебез дә авылда туып-үскән, шулай да җир кешесе турында сүз барганда, күңел Мәһдиев геройларын барлый. Зур кулларын тезенә салып утырган, мактанмый да, зарланмый да, мин сораганнарга салмак кына җавап бирә.

Илдар Хәмитов күп еллар ферма мөдире булып эшләгән.
- Улым Нияз, кешегә эш­ләп ятканчы, үзебезгә булсын, диде дә шуннан акрынлап шәхси хуҗалыкны үстерә башладык, - ди ул.

Бүгенге көндә аларның 11 баш сыерлары, 18 баш атлары, 50дән артык сарыклары бар. Яшь тайларны Пенза өлкәсеннән алып кайталар да бераз үстереп, суеп саталар.

- Кемнәр белә - шулар ала инде, - диде Илдар Хәмитов, минем ун соравымны бер җөмлә белән җаваплап.

Бүгенге көндә үгез, тана итенә караганда, күбрәк тай ите сатыла икән. Шәһәрдәге таныш-белешләренә итне беткәннән беткәнгә китереп торалар. Минем аңлавымча, әлеге исемлек шактый зур.
Терлекләргә азыкны үзләре әзерлиләр. Болыннарны, елга буйларын чабалар. «Башлангыч фермер» программасы белән яңа трактор, печән прессы алганнар. 800 мең сумга кредит алып, терлек абзарлары салганнар, бурычларын түләп бетереп, әле күптән түгел генә яңа «Газель» машинасы да алып куйганнар. Монысына инде әҗәткә кермәгәннәр.

«Терлек тотып табыш алып буламы?» дигән соравыма: «Эш­ләсәң, була инде», - дигән кыска гына җавап алдым.
Ул арада Айзат күршесенең бик оста балта остасы икәнлеген, теләсә кайсы төрдәге техниканы иярли һәм ясый белүен, иң мөһиме, бик тә ярдәмчел күрше булуы турында сөйләп өлгерде.

«Соңгы елларда, тамак туйгач, без авылны шәһәрләштерү турында мавыгып сөйләштек. Сөйләшүгә катнашканнарның күпчелеге, кызганычка каршы, авылны шәһәр итеп күрергә хыялланды. Бу хыялга тотынучылар булды, авыл халкы терлек-туар асрамаска, хәтта бәрәңге, яшелчә үстермәскә өйрәнде, акча күп - сумка тотып башта авыл кибетенә, аннары машинага утырып шәһәр кибетенә юнәлде. Теге абзар артында сөяк көтеп ята торган очлы авызлы мәхлук этләр дә акрынлап кимеде, чөнки абзар артына сөяк чыкмый башлады. Ала каргалар, саесканнар да андый авылның бакча киртәсенә, абзар түбәсенә кунмый башлады. Тамак туйгач, без, бүтән бернәрсә дә калмагандай, үзебез туып-үскән авылны ничек мөмкин, шулай тизрәк бетерү турында сүз куерттык. Тук кеше кызык бит ул...»

«Торналар төшкән җирдә», Мөхәммәт МӘҺДИЕВ.


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading