Шәһри Казан

Миллионер буласың киләме?

«Авылда умарта тотып, миллионер булырга мөмкин! Моның өчен бары теләк һәм күңел биреп эшләү генә кирәк», - ди 35 елга якын гомерен умартачылыкка багышлаган, заманында яхшы эш күрсәткән өчен Мәскәүдә умартачылар күргәзмәсендә катнашкан Татьяна КАЗАКОВА.

Реклама

Алтын, көмеш, бронза медальләре, 20гә якын Мактау грамоталары үзләре дә аның бу эшнең остасы булуын күрсәтеп тора. Мамадыш районының Чия башы авылы элек-электән умартачылары белән дан тоткан. Татьяна апа биредә ана корт үрчетүнең остасы булган.
Соңгы вакытларда авыл җирендә умарта тотучылар күзгә күренеп күбәйде. Яшьләрнең дә күбесе моңа бик теләп алына, әмма умарта тотарга кызыгып та, әлеге эшкә тәвәккәллекләре җитмәүчеләр дә бар. Авылда умартачы булырга теләгән кешегә нәрсәгә әзер булып торырга кирәк? Татьяна ападан шул турыда сораштык.
- Бөтен кеше умарта кортына хирысланды хәзер. Тырышлары эшли, умарталарын арттыра, бу эшнең файдасын күрә. Ялкауракларның эшләре бик алга китә алмый инде: кортлары да үрчеми, баллары да булмый, шуңа күрә андыйлар тора-бара умартачылыкны ташлый. Аларның җиңел генә табыш аласылары килә, ә алай гына булмый шул. Умарта тоту зур тырышлык һәм теләк сорый. Көне-төне ялсыз эшләргә әзерсең икән, рәхим ит, умарта тот. Умартачы бит ул үзе дә умарта корты кебек эшләргә тиеш. Үзем эшләгән елларда бары тик печән өсте вакытында гына бераз хәл алып була иде. Кеше бәрәңге эшкәрткәндә, кычкырып елыйсы килгән вакытлар бик күп булды. Умарта эшендә иртәгә карармын әле, иртәгә эшләрмен әле, бүген ял итеп торам дип калдырып булмый шул аны, - ди ул.
- Әйтегез әле, ике кеше ничә умарта карарга өлгерә ала?
- Теләгең булса, умарта урнаштырырга җирең булса, 100не дә тота аласың. Менә бездә колхоз умарталыгында ике кеше эшләдек, 280 оя умартабыз бар иде, җитешкәнбез бит, тырышканбыз. Хәзер үзем дә, ничек чыдадык икән, дип уйлап куям.
- Бал кортлары үзләренең хуҗасын таный, диләр?
- Юк танымый, аңа кем караса да барыбер. Үзен караучыны аермый ул. Хуҗасын да жәлләп тормый, бик әйбәтләп чага да куя. Ә менә начар гадәтләре булганнарны: эчә, тарта торган, чисталык яратмаган кешеләрне бал кортлары күбрәк тә чага, ят исне бер дә яратмый кортлар. Андыйларның умарта янына бармаулары хәерле...
- Эш агачы җимешен дә юмарт китерәдер инде?
- Тырышып эшләү бушка китми инде, билгеле. Умартачылыкның бөтен продуктын акчага әйләндереп була: балы, корты, тома балавызы дигәндәй һ.б. Эшлә дә сат, алучылары күп. Элек кенә ул тома балавызны кырып алып ташлый торган идек. Хәзер аның файдалы икәнен беләләр. Дарулар алганчы, кеше хәзер балдан файдалана, аның шифасы турында белмәгән кеше юк инде. Әле хәзер дә, инде яшем 70тән узса да, үзем дә умарта тотам. Үткән елны гына да 100 мең сумлык табыш эшләдем.
- Татьяна апа, сыер асрау авырракмы, әллә умартамы?
- Сыерны аны бөтен кеше сава ала, ә умарта карау өчен күңел биреп эшләү, теләк кирәк. Җиренә җиткереп эшләмәсәң, эшең бармый, табыш та ала алмыйсың.
Татьяна апа хәзер дә авылда умартачыларның остазы. Аның яныннан кешенең өзелгәне дә юк. Ул үзе дә бик кунакчыл, ярдәм итәргә атлыгып тора, кирәк булса, барып эшләп тә күрсәтә, аңлатып та бирә. Районда да аны бик хөрмәт итәләр, барлык чараларга чакыралар. Татьяна апаның үзенә дә, яратып, «Ана корт» дип эндәшәләр. Чыннан да, ул да бал кортлары кебек ялны белмичә эшләгән.

Умартачы булам дисәң...
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әйткәнчә, умартачылык эшен башлап җибәрү өчен дәүләт программаларыннан да файдаланырга була. Берничә ел элек дәүләт биргән 58 мең сум акчага бик күп гаиләләр умарта алды инде. Аннан соң шәхси хуҗалыгын үстерергә ниятләүчеләр ташламалы кредитларга өмет итә ала, аларны да умарта эшенә юнәлдерергә була. Ташламалы кредитлар турында бераз тәфсилләбрәк язсак, алар ике-биш елга кадәр бирелә, аның сигез процентын дәүләт кире кайтара. Кредит алу өчен керемнәр турында белешмә, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә (выписка), ИНН һәм паспортның күчерелмәсе һ.б. кирәк. Шулай ук республикада эшләп килгән «Гаилә фермасы», «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» программаларында катнашып та, умарта эшен ачып җибәрергә, җәелдерергә мөмкинлек бар. Татьяна апа әйтмешли, эшең уң булсын өчен күңелеңне биреп, тырышып эшләү генә кирәк, ә калганы була аның...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: