16+

Минем Йолдызым... абзарда

Колхоз таркатылгач, ат көтүләре дә бетте. Шөкер, Балык Бистәсе районының Күки авылында дүрт кеше үзләренең шәхси хуҗалыкларында унбишләп ат асрый әле. Шуларның берсе - Гыйльметдин Шиһапов. - Һее, энекәш, атта кеше акыллары бар бит анда. Пенсиягә чыккач, бер эш булыр дип, ат асрый башладым. Бишенче ат инде бу минем. Монысы...

Колхоз таркатылгач, ат көтүләре дә бетте. Шөкер, Балык Бистәсе районының Күки авылында дүрт кеше үзләренең шәхси хуҗалыкларында унбишләп ат асрый әле. Шуларның берсе - Гыйльметдин Шиһапов.

- Һее, энекәш, атта кеше акыллары бар бит анда. Пенсиягә чыккач, бер эш булыр дип, ат асрый башладым. Бишенче ат инде бу минем. Монысы кызыл төстә, шунлык­тан Йолдыз кушаматы тактым, - ди күрше абзый, атының башыннан сыйпап.
Гыйльметдин Шиһапов «Кызыл Йолдыз» урман хуҗалыгының Күки участогында бөтен хезмәт юлын такта яручы булып үткәрде, хәзер инде яше дә сиксәннең өске ягында.

- Аллага шөкер, әкрен генә йөреп торганда аттан аерылырга исәп юк. Төп нигездә таянычка төпчек улыбыз Рамил дә бар. Әнә, хатын Хурҗинан гына биреште: аяклары да сызлый, колаклары да тәмам ишетми. «КамАЗ» юлындагы ял мәйданчыкларын җыештыруда «Кызыл Йолдыз» урман хуҗалыгына да булышып йөрим әле мин, - дип, гаҗәпләндереп, җавап кайтарды Гыйльметдин ага. «КамАЗ» юлы дигәне - М-7 «Волга» автотрассасы. - Терлекләрне асрарга тора-тора өйрәнәсең, иң мөһиме - атмы ул яки сыермы, аларны яратырга кирәк. Каксаң-суксаң, әллә нинди туклык­лы ризыклар ашатсаң да булмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading