16+

Минзифа һәм Сәлимә әбиләр: «Яшь чакта колхозда эшләгәндә дә, флаг безнең кулда иде»

Питрәч районының Шәле авылында урамда очраклы гына Минзифа һәм Сәлимә әбиләр белән таныштык. Чып-чын татар әбиләре.

Минзифа һәм Сәлимә әбиләр: «Яшь чакта колхозда эшләгәндә дә, флаг безнең кулда иде»

Питрәч районының Шәле авылында урамда очраклы гына Минзифа һәм Сәлимә әбиләр белән таныштык. Чып-чын татар әбиләре.

Чиста күңелле, ягымлы, иманлы карчыклар. Йөзләреннән нур сибелә. Сәлимә Гайфарова белән Минзифа Әхмәтгалиева күршеләр дә булып чыкты. Икесенең дә язмышлары уртак. Уллары Әфганда хезмәт иткән, икесе дә тол калган. Шәле халкына хас булганча, колхозда да эшләгәннәр, сөт, эремчек, каймакларын, җәен, көзен урманнан гөмбә, җиләк, мәтрүшкә җыеп, аларын да Казан базарларына сатарга йөргәннәр. Хәзер дә йон оекбашлар бәйләп сату итәләр. Татар әбиләре шундый тырыш, булдыклы инде дигәч, алар, елмаеп: «Яшь чакта колхозда эшләгәндә дә, флаг безнең кулда иде», - диделәр.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading