16+

Миңсылу белән Миңниса

Туган авылыма чираттагы кайтуым. Олы урамдагы беренче тукталышта автобустан төшеп, кычыткан гына үсә торган таныш тыкрыктан йөгерә-атлый, туган йортка юнәләм. Тыкрык уртасына җиткәч, тауга каршы үр менәсе. Нәкъ шул урында челтерәп аккан чишмә тавышы колакны назлый башлый. Баш ирексездән чишмә ягына борыла, иреннәр үзеннән-үзе чишмә белән исәнләшә: «Нихәл, чишмәкәй, челтерисеңме,...

Миңсылу белән Миңниса

Туган авылыма чираттагы кайтуым. Олы урамдагы беренче тукталышта автобустан төшеп, кычыткан гына үсә торган таныш тыкрыктан йөгерә-атлый, туган йортка юнәләм. Тыкрык уртасына җиткәч, тауга каршы үр менәсе. Нәкъ шул урында челтерәп аккан чишмә тавышы колакны назлый башлый. Баш ирексездән чишмә ягына борыла, иреннәр үзеннән-үзе чишмә белән исәнләшә: «Нихәл, чишмәкәй, челтерисеңме,...

Туган авылыма чираттагы кайтуым. Олы урамдагы беренче тукталышта автобустан төшеп, кычыткан гына үсә торган таныш тыкрыктан йөгерә-атлый, туган йортка юнәләм. Тыкрык уртасына җиткәч, тауга каршы үр менәсе. Нәкъ шул урында челтерәп аккан чишмә тавышы колакны назлый башлый. Баш ирексездән чишмә ягына борыла, иреннәр үзеннән-үзе чишмә белән исәнләшә: «Нихәл, чишмәкәй, челтерисеңме, мин сине сагынган кебек сагындыңмы, юксындыңмы мине? Үпкәләмә, әлегә яныңда тукталып тормыйм. Әни белән, туганнар белән күрешкәч, синең янга төшәрмен, сөйләшербез, серләшербез, яме», - дип, алга атлыйм. Өйгә җитәрәк берничә адым калуга, борынга үзебезнең өй исе, әни исе, икмәк исе бәрелә. Инде ничә еллар шулай, күзгә яшь тыгыла, бисмилламны әйтеп, ишекне ачам. Туган йортымда яшәп калган җанымның бер кисәге тәнемә килеп кушыла. Мин бер- бөтен, чын Гөлфиягә әйләнәм. Өйгә керсәм, бу юлы әни генә түгел, аның сеңлесе дә мине каршы ала. Ул да әнинең хәлен белергә килгән икән. Сиксәненче яшьләренең уртасына җиткән ике карчык киң итеп елмаеп, авызларындагы тип-тигез, ап-ак тешләрен ялтыратып, ике кулларын сузып, минем белән исәнләшәләр. Ә мин, гадәттәгечә, ясалма тешләрне кеше күрмәсен дип, иренне-иренгә терәп кенә елмаеп, аркаларыннан сөеп кочаклап, алар белән күрешәм. Күрешүнең беренче мизгелендә күзләрендә яшь бөртекләре елтыраган ике карчык, сүзләрен уен-көлкегә борып, мине дә, үзләрен дә тынычландыралар. Читтә яшәп үрсәләнгән күңел эреп, йомшарып китә, әйтерсең бар дөнья шушы өй эченә сыйган, әйтерсең бер дә аерылышмыйча, без өчәү шушы өстәл артында чәй эчеп утырганбыз.
Аларга карап соклануымны, аларның шулай сау-сәламәт булып картаюларына сөенүемне яшерә алмыйм. Уйлап карасаң, балда-майда гына йөздермәгән бит аларны язмыш. Алар барысына да сабыр итеп, шөкер итеп яши белгәннәр. Гомер урталарында тол калып, икесе дә дүрт бала үстергән, аларны кеше иткән. Ник без дә, аз гына булса да, сабырлык ягыннан аларга охшамадык икән дип уфтанып куям. Дөнья малы куабыз, ачуланышабыз, ашыгабыз, кабаланабыз. Һаман нәрсәдер җитми, комарланган булабыз. Үрнәк алырлык кешеләребез дә бар лабаса. Кешедән арттырам дип, байлык туплыйм дип эшләмәделәр әни белән Миңниса апа. Бар тапканнарын, саранланмыйча, балалары белән, туганнары белән бүлешеп яшәде алар. Алтын да, артык акча да аларны кызыксындырмады. Бар белгәннәре эш булды. Иртәнге өчтән торып ипи салдылар, йон эрләделәр, шәл бәйләделәр. Беркайчан да тормышларыннан зарланмадылар. Очрашсалар, гел уен-көлке, җор сүз сөйләшеп, яшь вакытларында ничек итеп базарга барып печән сатып, май-катык сатып, үзләренә кием-салым юнәтүләрен сөйләп, безне бүген дә көлдерәләр, хатирәләрен яңартып алалар. Беркайчан гайбәт сөйләшмиләр, кешедән көлмиләр. Һәр кешене ничек бар, шулай кабул итеп, үзләренә начарлык кылган кешеләрне дә гафу итә белеп яшәде алар гомер буе. Каян килгән диген син аларга шул чаклы күңел киңлеге, гадилек, акыллылык, сабырлык, инсафлылык. Әллә шундый булганга күрә утыз ике тешегез дә исән-сау инде сезнең дип көлдерәм үзләрен. «Күз тигерә күрмә тагын», - дип, алар да җавапсыз калмый.
Миңниса апаны кычыткан гына үсә торган тыкрыктан озата барам. Чишмәгә җиткәч, аның белән җылы итеп саубуллашабыз. «Йа Алла, барчабызга да хәерле гомерләр бир, туганнарым белән тагын да исәнлектә күрешергә насыйп ит», - дип, чишмә агып төшә торган чокырдагы ташлар куенына көмеш тәңкәләр ыргытам. Керсез күңелле әнием Миңсылу, аның сеңлесе Миңниса апа һәм челтерәп аккан чишмә бербөтен булып, мине сафландыра, яшәргә көч бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading