Шәһри Казан

«Мәскәүдән сыерларымны сагынып кайттым»

Микроскоп объективы астында чабышучы чукмар башларны күреп гаҗәпләнеп торабыз. Әле генә 190 градус салкында азот мичкәсендә яталар иде, инде хәзер «бозау булабыз» дип мәш киләләр.

- Дүрт балл белән бәяләгәндә аларны кулланырга була, димәк, алар өметле, - дип сөйли Зөлфия Миңнеханова, булачак бозауларга бәя биреп. Ул - Арча районындагы «Ак Барс Агро» җәмгыятенең мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы. Аның сүзе хак булуына шик юк, әле күптән түгел генә Мәскәүгә барып ясалма орлыкландыру технологлары арасында үткәрелгән ярышта катнашып, Россия буенча җыйналган 85 кеше арасында икенче урынны яулап кайткан.
- Мәскәүгә барыр алдыннан бер атна буе борчылып, юньле йокы күрмәдем. Гамәли эшне башкару минем өчен бернәрсә түгел. Тик менә теориясе. Белгәнне комиссия каршында рус телендә аңлатып бирү безнең өчен үзе бер имтихан бит әле.
Зөлфия эшли торган бу мега фермада меңнән артык баш савым сыер бар. Алар гади генә түгел, Австралиядән хәтле кайтартылган. Егерме сәгать самолетта очканнар, аннан соң ике тәүлек машинада кайтканнар. «Климат алмаштыру чоры булды инде бераз, ерак юл бит, яңа җиргә дә ияләнергә кирәк, - дип таныштыра кунаклар белән Зөлфия Миңнеханова. - Бераз гына нәзбереклек тә бар инде үзләрендә. Күрәсезме, алар фотомодельләр кебек озын ботлы».
Әйе, нәселле песиләр, этләр кебек үк, нәселле сыерлар да үзләренә карата зур игътибар сорыйлар. Зөлфия сер итеп кенә чит ил кунакларының тагын бер сыйфатларын әйтте: алар салкын канлырак икән. Ягъни бозау алып кайтабыз дип ашыгып тормыйлар, заманага яраклашасылары килә.
Ә бозаулар бик кирәк, «Ак Барс Агро» җәмгыяте нәселле мөгезле эре терлекләрне үрчетеп сату белән дә шөгыльләнә. Шулай итеп, Зөлфия Миңнеханованың булдыклылыгы, осталыгы җәмгыятьнең кереме, табышы да дигән сүз. Сыерың кысыр калса, сөт тә, ит тә юк лабаса. Әлбәттә, Зөлфия үзе бу турыда фәлсәфәгә бирелеп уйлап утырмый. Яшел Үзәннән Арча районына килен булып төшкәч, башта сыер сауган, аннан соң җитәкчеләре Шәйдулла Сәлахов тәкъдим иткәннән соң, үзлегеннән өйрәнеп, шушы эшкә алынган. Аның турында ясалма орлыкландыру технологы дип кенә әйтү дөрес булмас. Ул үзе үк ветфельдшер да, сыерларга уколлар да кадый, аларның буазлыгын карый, авыруларын билгели. Шул ук вакытта зоотехник селекционер кебек нәсел эшенең документ эшен дә алып бара. Ел әйләнә 365 көн эштә ул. Һәркөн иртән дүрттә тора, бишкә фермага киләләр. Шәхси хуҗалыкларында абзар тутырып терлек асрыйлар, өч балалары үсеп килә. Авыл халкы эштән бизә, диючеләргә кайчакта авыл кешеләренең хезмәте белән якыннанрак танышу да зыян итми торгандыр.
Зөлфия Миңнеханова белән очрашып сөйләшкәннән соң, күңелдә ниндидер җылылык урнашты. Авыл хатын-кызларын бизи торган бөтен күркәм сыйфатлар да бар анда. Тырышлык, сабырлык, итагатьлелек. «Чынлап әйтәм, яратам мин үз эшемне. Мәскәүдән дә сыерларымны сагынып кайттым», - ди ул.
Ышанабыз, Зөлфия, һәм чын күңелдән синең шикелле кешеләргә рәхмәт әйтәбез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: