16+

Наласаны су басмаячак!..

Арча районына булган сәфәребез барышында безгә Наласа авылында яшәп ятучы Гатауллиннар гаиләсе белән танышырга туры килде. Аларны да кайчандыр, башка авыл яшьләре кебек үк, шәһәрдә яшәү кызыктырган.

Наласаны су басмаячак!..

Арча районына булган сәфәребез барышында безгә Наласа авылында яшәп ятучы Гатауллиннар гаиләсе белән танышырга туры килде. Аларны да кайчандыр, башка авыл яшьләре кебек үк, шәһәрдә яшәү кызыктырган.

Арчаның үзендә фатир арендалап торганнар. Әмма гаилә башлыгы Динар, эшсез тора алмыйм, авылда ичмасам көнең терлекләр арасында үтә, аннары үз почмагыңны да булдырырга кирәк дип, авылга кайтып төпләнергә уйлый. Уйлап кына калмый - авылда йорт сатып ала, шуны ремонтлый. Бүген әнә кечкенә уллары Кәримне тәрбияләп ятулары. «Авылның яшь гаиләләре һәм белгечләре» программасы буенча яңа йорт салып керергә дә ниятләп торалар.

Динарның хатыны Алсу да уңган-булган кыз. Декрет ялында утырса да, үзенә шөгыль тапкан.

- Игенче агрофермасында диспетчер булып эшләдем. Декретка чыккач, нәрсә белән шөгыльләнергә белми ятканда, тортлар пешерергә тотындым. Фотоларын социаль челтәргә урнаштырдым да шуннан күреп заказ бирә башладылар. Күбесенчә бизедан ясала торган «Граф хәрабәләре» һәм «Кырмыска оясы» дигән тортлар пешерәм, - ди ул.

Гатауллиннар терлек тә күп асрый. Куян читлекләренә күрсәтеп, Динар: «Менә монысы минем бизнес», - дип әйтеп куйды. Ул да социаль челтәрдә «Куяннар сатам» дигән үз төркемен булдырган. Бүгенге көндә илле баш куяны бар. Куян ите сорап, Казаннан күп шалтыраталар икән.

Ишегалды тулы кош-корт: тавык, каз, күркә... Алардан кала тана, ике үгез, ат та бар әле. Динар үзе «Газ»ельдә товар ташый.

- Үз йортым белән яшәп, ишегалды тутырып кош-корт, сыер, ат асрарга хыялландым. Шөкер, барысын да булдырдык дияргә була. Хәзер менә яңа зур йорт салып кына керәсе калды, - ди ул.
Авылдан чыгып барганда, җырлый белмәгән кешеләр дә борын астыннан җырлап йөри торган «Наласа авылы көе»нең юллары исемә төште: «Әй Наласа, Наласа ла, Наласаны су баса...» Шундый уңган, тырыш кешеләре булганда, авылны ничекләр итеп су бассын ди инде!..

Алсудан «Граф хәрабәләре» торты рецепты:

400-500 граммлы торт өчен биш йомырка агы кирәк. Йомыркалар кечерәк булса, алтыны алыгыз. Шуңа 220 грамм шикәр комы салып, миксер белән болгатасың. Шикәр комын мин аз-азлап, берәр аш кашыгы сала-сала болгатам. Йомырка салкын - суыткычтан яңа гына алынган булырга тиеш. Катнашманы кашыкка алып, аны әйләндереп караганда агып төшмәсә, әзер дигән сүз. Бизены кәгазь (пищевая бумага) өстенә икешәр бал кашыгы салып, газ мичендә пешерәм. 120 градуста ике-ике сәгать ярым пешә. 140 градуска менеп китсә, газ миченең ишеген аз гына ачып калдырырга кирәк. Ул арада куертылган сөткә бүлмә температурасында эрегән 50 грамм тирәсе тозсыз атланмай салып, миксер белән болгатам. Аны пакетка тутырып, бизелар өстенә агызам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading