16+

«Әниегез шундый тынгысыз булгач, таякның юан башы сезгә төшә шул, балакайлар» (Тукай урамы бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ)

Авылым дип җан атып йөргән, авылдашларының рухи байлыгын кайгыртуны матди байлыктан өстен куйган кешеләргә соклану катыш шаккатам. Хезмәттәшебез Зөлфия Хәлиуллинаны да әнә шундый дип беләбез. Туган ягы Балтач районының Арбор авылында узган Тукай урамы бәйрәменә кайткач, моңа тагын бер кат инандык.

«Әниегез шундый тынгысыз булгач, таякның юан башы сезгә төшә шул, балакайлар» (Тукай урамы бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ)

Авылым дип җан атып йөргән, авылдашларының рухи байлыгын кайгыртуны матди байлыктан өстен куйган кешеләргә соклану катыш шаккатам. Хезмәттәшебез Зөлфия Хәлиуллинаны да әнә шундый дип беләбез. Туган ягы Балтач районының Арбор авылында узган Тукай урамы бәйрәменә кайткач, моңа тагын бер кат инандык.


Әлеге матур бәйрәм бишенче тапкыр узды. Берсеннән-берсе тырыш, уңган-булган кызлары Алия белән Әлфия - әниләренең төп ярдәмчеләре. Онытылып барган уеннарны кабат искә төшерүчеләр, һәр баланың күңелен күреп, тәмлүшкәләр белән сыйлап, һәрберсенең кулына бүләкләрен тоттырып җибәрүчеләр дә шушы кызлар бит.

- Кызлар булмаса, бу эшне башкарып чыгуы бик авыр булыр иде. Ярый әле алар бар, - ди Зөлфия апа. Аннан соң, ике көн буена йөгереп хәлдән тайган кызларына яратулы-кайгыртулы караш ташлап, үзенчә аклангандай итеп: - Әниегез шундый тынгысыз булгач, таякның юан башы сезгә төшә шул, балакайлар, - дип өсти.

Кунак булып кайтканда, барысы да матур шул. Ә аның артында никадәрле хезмәт, тырышлык, тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкать ятуын ашаган белми, тураган белә. Бу яктан караганда, хезмәттәшебезнең каенанасы Гөлсылу апаның хәер-фатихасы, тормыш иптәше Фәрит абыйның матур башлангычны хуплап торуы да кирәк бит әле.

- Алты ел элек Сабага баргач, район үзәгендә Тукай урамы бәйрәме үткәрәбез, дип сөйләгәннәр иде. Безнең дә урам бөек шагыйрьнең исемен йөрткәч, әлеге бәйрәмне оештырырга булдык. Аның максаты кемнедер шаккатыру, күңел ачу түгел, ә тагын бер очрашу мөмкинлеге, китапка мөнәсәбәтне күрсәтү, рухи байлыгыбызны барлау, әбиләрне, бәбиләрне очраштыру, борынгы уеннарны күрсәтү, - ди Зөлфия апа.

Билгеләнгән вакытка кечкенә генә Сабан туе мәйданын хәтерләткән бакча башына бала-чагаларын иярткән әниләр, дәү әниләр агыла башлады. Күрше-тирә авыллардан китапханәчеләр дә кунак булып килгән иде. Кунакларга якташ язучылар иҗаты, Арбор авылы халкының кул эшләнмәләре белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Соңгы елларда шушы авылга кайтып төпләнгән рәссам Рөстәм Хуҗин белән Казаннан кайткан Эльмира Кәримовадан мастер-класслар да алды балалар. Аеруча эбру серләренә төшенергә теләүчеләр күп булды. Олысы да, кечесе дә Эльмира янында бөтерелде.

Тукай урамы халык телендә озын тыкрык дип йөртелә икән. Урамга керер юлны коры елга кисеп үтә. Көчле яңгырлар яуганнан соң, елга тулып ага. Укытучы Руфия Мифтахованың әнисе сөйләгән риваятьләр буенча, шушы коры елга башында җен-пәриләр йөри, имеш.

- Чишмә башы минем тыкрыкта. Әнием - тыкрыкныкы. Гаиләдә элек-электән күркәм бер традиция бар иде: әни безне кечкенәдән шомыртлар шау чәчәк аткан матур бер кичтә тыкрыкка алып менә иде. Без аңардан, еш кына: «Мондый шомыртлар башка бер җирдә дә юк», - дигән сүзләр ишетә идек. Әни сөйләгән һәр нәрсә истә. Су буйларын, урамнарын әйләнә идек. Хәзер инде үзем дә улларым белән шушы традицияне дәвам итәм, - дип, авылдашларына үзе иҗат иткән шигырен дә бүләк итте.

Хәер, кем белән генә аралашсак та, бу бәйрәмне сагынып, көтеп алуларын аңладык.
- Бу тыкрыкка килен булып төшүемә 23 ел була. Шушы бәйрәм уздырыла башлаганнан бирле бер тапкыр да калдырганыбыз юк. Көтеп алабыз. Ул авыл халкын берләштерә. Быел тагын да матур итеп оештырганнар. Узган ел оныгым Айзатның туган көненә туры килгән иде, быел да менә бәйрәм булгач, бакчага да илтмәдек. Улым, киленем белән бергә яшибез. Шушы авылда ук гаиләсе белән кызым да тора. Аның да ике баласы бар. Үзем гомер буе фермада эшләп, быел гына лаеклы ялга чыктым. Оныкларны карарга ярдәм итәм. Аллага шөкер, авылыбыз да, урамыбыз да матур. Тормыш корып яшәгән кешегә авылда да мөмкинлекләр бар. Бөтен җирдә асфальт, чиста. Бөтенебез дус, тату яшибез, -диде Нурзия Низамова.

Миләүшә Камалиева да, аның фикерен куәтләп:
- Әлеге чараны милли бәйрәм шикелле кабул итәбез. Тукай урамын зурлап, үзебезчә, авылча бәйрәм итәбез. Олылар аралаша, балалар күңел ача, - диде.

Балтач үзәкләштерелгән китапханәчеләр мөдире Резидә Зарипова исә авылның иң кечкенә һәм иң өлкән китап укучыларын бүләкләп китте.
- Бу авыл бәйрәме генә түгел, моның асылында бик зур мәгънә ята. Монда безнең борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре дә сакланган. Кичәнең үзәгендә бик кирәкле рухи азык бирүче - китап тора. Аның аша без бүген Тукайны зурлыйбыз, - диде.

Бүләк алган мизгелдә быел беренче сыйныфка укырга баручы Зәмирәдән дә бәхетлерәк кеше булдымы икән? Кулындагы бүләкне бәхет кошы тоткандай күтәреп йөгерде ул.
- Алфавитны укып бетерәм инде тиздән. Китапханәдән биш китап алган идем, шуның дүртесен укып чыктым, - диде безгә авылның иң кечкенә китап укучысы Зәмирә Низамова.

Кунаклар арасында шагыйрә, шушы авыл кызы Резеда Гобәева дә бар иде. Ул бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм күчтәнәчкә дип алып кайткан шигырьләрен укыды.

- Миңа калса, бу дөньяда ике мөһим хакыйкать бар - мәхәббәт һәм тугрылык. Мәхәббәт дөньяга матур эшләр тудырса, тугрылык шул матурлыкны сакларга ярдәм итә. Менә мин Зөлфия Гаяновнага карыйм да, аңарда бары тик мәхәббәт һәм тугрылык кына тоям. Ул - үзеңнең туган ягыңа, кешеләргә, эшеңә, якыннарыңа булган мәхәббәт һәм үзеңнең идеалларыңа, максатларыңа тугрылык. Зөлфия апа авылда яшәгәннән бирле авылдашларына матурлык бүләк итәргә тырыша. Каяндыр нидер ишетеп кайта да, матурлыкны авылыбызда җанландырырга өметләнеп һәм шуны булдырып яши торган кеше. Бүгенге бәйрәм дә менә шуның ачык дәлиле. Мондый бәйрәмнәр балаларны үстерә, халыкны якынайта, - диде Резеда.

Резеда сүзләре белән килешми мөмкин түгел, әгәр башкалар да, Зөлфия апа кебек, әлеге матурлыкны күреп, шуны туган җирләрендә торгызып җибәреп, күркәм традицияләрне дәвам иттерсә, авылларның киләчәккә өмете артыр, ә халыкның рухи азыкка мохтаҗлыгы кимер иде. Әнә бит Чепья авылыннан килгән китапханәче Гөлсинә Животникова да, алда язган сүзләргә дәлил итеп:
- Әлеге бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән китапханәче Рафилә белән гел аралашып, киңәшләшеп эшлибез. Урам бәйрәмнәрен бер дә күргәнем юк иде. Ул нинди була икән дип кызыксынып килдем. Бездә дә Тукай урамы да, үзебезнең авылга гына хас урамнар да бар. Киләчәктә үзебез дә менә шундый бәйрәм үткәрә алсак иде, - дигән теләктә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading