Яшел Үзән районы Норлат авылында Марат исемле бер егет боланнар үрчетә икәнен ишетеп, юлга чыктык. Болан, пошилар үстерү безнең якларда яңалык булмаса да, сирәк күренеш бит.
«Халыкка бу - зоопарк»
Маратныкы ук булып чыкмады ул боланнар. Баксаң, Норлатта Зөя аучылык хуҗалыгы үз территориясен булдырган. Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм...
Яшел Үзән районы Норлат авылында Марат исемле бер егет боланнар үрчетә икәнен ишетеп, юлга чыктык. Болан, пошилар үстерү безнең якларда яңалык булмаса да, сирәк күренеш бит.
«Халыкка бу - зоопарк»
Маратныкы ук булып чыкмады ул боланнар. Баксаң, Норлатта Зөя аучылык хуҗалыгы үз территориясен булдырган. Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсе шунда сирәк очрый торган хайваннар үрчетә башлаган икән. Марат Гимадиев исә әлеге идарәгә караган Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәгендә әйдәп баручы белгеч, боланнарны карый. Егет үзе шәхси эшмәкәр, ике кибете бар. Дүрт еллап аучылык белән шөгыльләнә, шуңа да әлеге эшкә зур кызыксыну белән алынган.
Мин килгәндә, боланнар өчен мәйданны киңәйтәләр иде. 80 баштан артык хайванга 20 гектар җир бүлеп бирелгән. Тирә-юньне 3 метрлы тимер челтәр белән әйләндереп алганнар. Боланнарны яшел чирәмгә чыгарачаклар.
Марат әйтүенчә, бу - Татарстанда бөтенләй диярлек очрамый торган, Алтайдан кайтартылган морал токымы. Норлатта инде алар икенче ел яши. Кайткан елны дүрт ата, 24 баш ана болан булган. Бер ел дигәндә сигез болан баласы туган. Быел тагын 50 баш морал кайтартканнар.
Моралларга бодай, печән ашаталар, агач яфраклары җыеп бирәләр. Урыннары да уңайлы, махсус сайланган. Таулы урын, уртадан чишмә агып ята, яшеллек тә җитәрлек. Боланнар хәзер йоннарын коялар, ә менә көзгә зәңгәрсу-соры төскә керәләр икән. Мөгезләренә исем китеп карап тордым: уртача зурлыктагы бер боланның мөгезе 15 килога кадәр җитә, ди.
Марат мине икенче вольерга әйдәде. Монда кыр кәҗәләре яши. Үзләре агачлык арасыннан кешегә бик күренмиләр. «Шундый куркак, кыргый инде алар»,- ди Марат. Кыр кәҗәләре - республикада иң сирәк очрый торган кыргый хайваннарның берсе. Норлатка тугыз баш кыр кәҗәсен Курган якларыннан алып кайтканнар. Аларны тәрбияләү мәсьәләсендә галимнәр белән киңәшләшергә дә уйлыйлар, чөнки кыр кәҗәләре бик нәзберек хайван, ди. Алар янында бер тимгелле болан да йөри икән әле. Читлекләрдә - куяннар.
- Өй куяннарын кыргый шартларга өйрәтәбез. Кайберләрен ачыклыкка җибәрдек. Алар анда үзләре җир астына оя казып, кышны чыктылар. Ялан кырда куян балаларын төлкеләр, ябалаклар тота башлагач, кире читлекләргә кертергә туры килде, - ди Марат. - Норлат халкы өчен бу урын мини-зоопарк кебек. Балалар гына түгел, әбиләр дә килә. Хайваннарга ипи алып киләләр, кулдан ашаталар, фотоларга төшәләр.
Фазаннар да булачак
Боланнар Норлатта кайчанга кадәр торачак? Киләчәктә мондагы хайваннарның язмышы ничек хәл ителер? Шул сораулар белән Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсендә әйдәп баручы киңәшче Юрий Павловка мөрәҗәгать иттем.
- Зөя аучылык хуҗалыгы - хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәге карамагында. Шуңа да махсус программа нигезендә, сирәк очрый торган кыргый хайваннарны үрчетәбез. Гадәттә, аучылар арасында кыргый кабаннар популяр, әмма дуңгызның Африка чумасы тарату куркынычы булганга, тыелып торырга мәҗбүрбез. Иң кулай вариант дип моралларны сайладык. Морал безнең республика өчен ят хайван түгел, 200 еллар элек яшәгән алар безнең якларда, урманнар кимү сәбәпле, бөтенләй диярлек калмаганнар. Хәзер менә Аксубай урманнарында берничәсен очратырга мөмкин, Арчада болан итен, мөгезен сатучы бар. Ә Яшел Үзәндә исә моралларны суеп иткә тапшыру максатыннан түгел, нәкъ менә үрчетү, безнең якларда әлеге токымны арттыру ниятеннән кайтарттык. Шулай ук, безнең кебек, боланнар санын арттыру өчен янып-көеп йөргән берәү Кама Тамагында да бар. Безнең як урманнарда тимгелле боланнар бар, әмма ул аучыларны бик кызыксындырмый иде. Чөнки иң зур дигәненнән дә 280 кило гына ит чыга. Мораллар исә шактый гәү
дәле. Уртача моралдан 400 кило ит алырга мөмкин, - ди Юрий Павлов. - Моралларны үрчетү - программаның беренче этабы, алга таба ана моралларны алдынгы аучылык хуҗалыкларына таратачакбыз. Киләчәктә боланнарны үстереп, Татарстан кырларына чыгару нияте дә бар.
Юрий Павлов әйтүенчә, тиздән Норлаттагы Зөя аучылык хуҗалыгы территориясенә фазаннар кайтартылачак, кыр кәҗәләренең дә санын арттырырга телиләр.
- Хәзер аучылар кимеде, күбесе профессиональ түгел. Тургенев, Толстой әсәрләрендә сурәтләнгән чын аучылык онытылып бара. Аучы этләр дә җитәрлек, кызыксынучы кешеләр дә бар, әмма сыйфат начарланды. Аучылык - сәнгать дәрәҗәсендә булырга тиеш. Шул максаттан да Норлатта аучыларга һөнәрләрен камилләштерү өчен махсус урын булдыру нияте бар, - ди ул.
Аучылык хуҗалыгының Норлаттагы территориясендә киләчәктә аучылар өчен махсус йортлар да булачак. Куяннарны ату өчен махсус каланча ясап куйганнар инде анда. Шуннан аучылар кырга җибәрелгән куяннарга төзәргә тиешләр икән. Фазан үрчетү дә юкка гына түгел, фазан - бик тиз оча, аучыда сизгерлек сәләтен арттыра торган кошларның берсе.
«Акча өчен түгел»
Кама Тамагында сирәк хайваннарны саклап калу буенча янып-көеп йөргән теге кешене дә таптык. Келәнче авылыннан фермер Рамил Сафин икән ул.
- Биш моралны елый-елый алдым. Мораллар буенча диплом якладым мин, шуңа да аеруча кызыксындыралар. 50 баш фазан үстерәм. Кыр үрдәкләре белән тәҗрибәләр үткәрәм. Быел менә аякларына алка тагып җибәреп карыйм әле, икенче елга кайтырлармы икән? Фазан - безнең як һава шартларына чыдам кош. 40 градус салкынны да күтәрә ала. Фазаннарны сатып алу, ояларын булдыру 150 меңгә төште. Болар барысы да акча эшләү максатыннан түгел инде. Акча эшләү чыганагым - сыер фермам бар минем. Кайвакыт миңа нигә кирәк бу, әллә ташлыйммы икән дип тә уйлап куям, кызыксынуым тагын җиңә. Кыргый хайваннарны үрчетеп, иреккә чыгаруны бурычым дип саныйм. Үзем дә аучылык белән шөгыльләнә идем. Кыргый хайваннар кимеп бара бит, рөхсәтсез ауга чыгучылар да уйлансын иде. Аучылык ул ит табу ысулы түгел, бу - табигать белән аралашу мөмкинлеге, итне базардан да сатып алып була ләбаса, - ди Рамил абый.
Комментарийлар