16+

Озак көтәсе калмады

Аграр һәм Җиңү проспекты урамнары киселешендә төзелеп килә торган агросәнәгать паркы ел ахырында, ягъни декабрь азакларында төзелеп бетәргә тиеш. Аны узган елны ук төзи башлаган булсалар да, агросәнәгать паркының ачылыш вакыты гел кичектерелеп килде. Ниһаять, ул үз ишекләрен быел ачар дип көтелә. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында...

Аграр һәм Җиңү проспекты урамнары киселешендә төзелеп килә торган агросәнәгать паркы ел ахырында, ягъни декабрь азакларында төзелеп бетәргә тиеш.
Аны узган елны ук төзи башлаган булсалар да, агросәнәгать паркының ачылыш вакыты гел кичектерелеп килде. Ниһаять, ул үз ишекләрен быел ачар дип көтелә. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Казанда барлыкка киләчәк әлеге зур сәүдә үзәгендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе генә сатылачак. Моның өчен агросәнәгать паркында барлык шартлар да тудырыла. Биредә продукцияне эшкәртү цехы да (моңа яшелчәләрне юу, аеру, төргәкләү һ.б. керә), суыту камералары, яшелчә саклый торган урыннар һ.б. ясала. Агропаркта санитар-экспертиза лабораториясе, күргәзмәләр һәм конференцияләр залы, кафе, машиналар өчен 600 урынлык парковка да буласы. Ерак районнардан килүчеләр исә биредә кунып та кала алалар - агросәнәгать паркында кунакханә дә каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading