16+

Һәр эшнең үз дәрте бар

Һәр авылның үз балта остасы, үз итекчесе-читекчесе булган заманнар артка калып бара, ахры. Эш эшли башласа, читтән осталар яллый хәзер кеше. Алары да инде махсус фирмалардан килеп, «евро» мөһере сугылган тәрәзә йә булмаса асылмалы түшәм куючылар, яки өй тышлаучы заманча осталар була. Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Миннегали ага Ганиев...

Һәр эшнең үз дәрте бар

Һәр авылның үз балта остасы, үз итекчесе-читекчесе булган заманнар артка калып бара, ахры. Эш эшли башласа, читтән осталар яллый хәзер кеше. Алары да инде махсус фирмалардан килеп, «евро» мөһере сугылган тәрәзә йә булмаса асылмалы түшәм куючылар, яки өй тышлаучы заманча осталар була. Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Миннегали ага Ганиев...

Өтерге, пычкы, балта, наждак кебек иң гади кораллар белән эш итүче әлеге оста, чыннан да, үзенә бер. Утын пүләненә аның кебек икенче тормыш бирүче осталар кайда бар икән тагын?! Агачтан сыннар ую белән соңгы ун елда - пенсиягә чыккач мавыгып китә Миннегали ага. Гомер буе мәктәптә рәсем, сызым укыткан, кулы кылкаләмгә ябышып торган кешегә буяулар белән портретлар, пейзажлар ясау кулайрак булса да («Тукай портреты», «Хөкем алдыннан», «Шүрәле» һ.б.), бусына кул ятканчы башта беркадәр өйрәнергә, агачның холкына төшенергә туры килә. Агачны алдың да ясадың гына түгел шул. Башта 2-3 ел киптерергә кирәк. Шулай итмәсәң, ярыла, чатный башлый. Анда да юкә, тупыл, усак булса яхшы. Шуңа күрә дә авылда пычкы тавышы ишетелә башласа, күчтәнәчләрен тотып, күпме сорасалар, шуның кадәр бирербез дип, хатыны Нәфисә апа белән тизрәк шунда китә алар. Юкса моторлы пычкы белән «эх» дигәнче хәл итеп куюлары да бар. Ә аларга аз да түгел, күп тә түгел, 80х80 үлчәмдәге түмәрләр кирәк. Башыннан алып тоягына кадәр бернинди ялгау кертмичә, менә дигән атлар уя ул шул бүкәннәрдән. Агачтан уелган унлап агач аты бар останың. Әзер эшләр арасында Тукайның «Пар ат»ы, Былтыры, Зәки Зәйнуллинның «Арбалы үгез»е, матур дирбияле тройкалар, атка атланган хәрбиләр, юртакларда җилдерүче үсмер малайлар, әтәч, тиен - берсе дә калмаган. Үзенчәлекле останың эшләрен мәктәп балалары да, район халкы да үз итеп өлгергән. Күргәзмәләр оештырганда, гадәттә, экскурсовод вазифасын Нәфисә апа үз өстенә ала. Кунакка дус-иш, туган-тумача килгәндә дә күрсәтми калмый ул яңа эшләрне. Әзер сыннарны лаклау, буяу кебек эшләр дә Нәфисә апа өстендә. Ул да укытучы кеше. Математика укыткан. Кая чакырсалар да, ире Миннегали белән гел бергә ул. Күргәзмә белән Чиләбе Сабан туенда да булганнар. «Казан» милли мәдәният үзәгендә оештырылган күргәзмәгә дә бергәләп килгәннәр иде. Һәр эшнең үз дәрте була - бусы хак.
- Һөнәрчелек белән мавыгу, күрәсең, әтием Әхмәтшәриптән үк килә торгандыр. Ул да чабаталар үрә, хәшәп дип йөртелә торган агач башмаклар, ат дирбияләре ясый иде. Үсмер чакта, өчәр ат җигеп, хуҗалык эшенә йөри торган идем. Шул вакыттан атка гашыйк кеше мин. Иң изгелекле, акыллы малдыр ат. Шуңа да аларны яратып ясыйм. Безнең Чик Бүләк (Ютазы районы) авылында элгәре, тройкалар җигеп, килен төшерү бар иде. Тарантастан конфет чәчәләр, без, малай-шалай, бер тотам калмый ашыга-кабалана, шуны җыябыз. Әй күңелле чаклар иде!.. Бер атны элеккеге Президентыбыз М.Шәймиевкә дә бүләк иттек. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да ошады атлар, - ди Миннегали ага.
- Бу атларны сатып алырга теләүчеләр дә юк түгелдер инде, - дип кызыксынам остадан.
- Сораучылар бар. Иллә балаларның (ә Ганиевләрдә алар 5әү. Игезәк егетләр һәм 3 кыз. Һәммәсе югары белемле. Шулар янына 11 онык! - Р.Ф.) моңа рөхсәте юк. «Үрнәк булып, истәлек булып торсын. Бәлкем, киләчәктә берәребез синең эшне дәвам итәрбез», - диләр.
Уемчы әтиләренең ничек дәртләнеп, бирелеп эшләве һәммәсенең күз алдында шул. Еш кына әле колагын, әле койрыгын искәрмәгәнмен дип, карандаш, кәгазь тотып, хуҗалыкның ат утарына чыгып китүен дә күреп-белеп торалар. Моннан элек шушы сыннарга тәгаенләп бер машина тупыл агачын хәтта Нәфисә апаның туган авылы Кама-Исмәгыйльдән үк (Әлмәт районы) китерткәннәр. Нәфисә апага да бер олы эш булган ул. Хуҗалык эшләреннән, авылда оешкан ветераннар хорыннан, китапханәдәге шигырь китапларыннан арынып торган арада ул да, күгәрчендәй гөр-гөр килеп, Миннегали ага янында кайнаша. Йә тагын кайсы авылда бар шундый сирәк очрый торган маһир осталар?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading