16+

Сабадагы маймылның хуҗасы Балтачта яши

Агач эшләнмәләр ясый торган остаханәгә килеп керүгә, иң беренче күземә чалынган әйбер «уф алла» арбасының тәгәрмәче булды. Кешенең яшәешен психологлар тәгәрмәчнең тәгәрәп баруы белән чагыштыралар, «тормыш тәгәрмәче» дип еш кабатлыйлар. Ул сикәлтәләрсез, тигез генә тәгәрәсен дисәк, яшәешебез сигез бүлемтеккә бүленеп, һәр тармагы тигез үсештә булырга тиеш. Сәламәтлек, рухи үсеш, гаилә...

Сабадагы маймылның хуҗасы Балтачта яши

Агач эшләнмәләр ясый торган остаханәгә килеп керүгә, иң беренче күземә чалынган әйбер «уф алла» арбасының тәгәрмәче булды. Кешенең яшәешен психологлар тәгәрмәчнең тәгәрәп баруы белән чагыштыралар, «тормыш тәгәрмәче» дип еш кабатлыйлар. Ул сикәлтәләрсез, тигез генә тәгәрәсен дисәк, яшәешебез сигез бүлемтеккә бүленеп, һәр тармагы тигез үсештә булырга тиеш. Сәламәтлек, рухи үсеш, гаилә...

Шулаен шулайдыр да соң, ләкин тормыш мәшәкатьләре кайчак шундый итеп чорнап ала: тәгәрмәчнең кайсы якка тәгәрәгәнен абайламыйча да каласың. Остаханәнең хуҗасы Балтачтан Илдус ӘХӘТОВ белән тормыш сәхифәләрен барлап утырабыз.
- Узган гомергә күз салсаң, кискен борылышлар, авыр чаклар шактый булды, - дип искә ала ул. Без җир кешеләре, аяк астында җирнең ныклыгын тоеп яшибез. Моны туры мәгънәсендә дә аңларга була, эшемне фермер буларак җир эшкәртүдән башлаган идем. Фәлсәфәгә кереп китсәң дә урын бар. Гомер буе артык зурга үрелмәдем, һавага ашкан хыялларга бирелмәдем.
- Илдус Нәкыйпович, үзегез өчен иң авыр чор дип кай вакытны атар идегез?
- Бер чорда, акчаның кыйммәте үзгәрү сәбәпле, уйламаган җирдән шактый зур күләмдә бурыч түләргә тиеш булдым. Ә минем өчен кул астымда эшләгән кешеләрнең үз вакытында хәләл хезмәт хакларын алып барулары бик мөһим. Аларның гаиләләре бар, миңа ышанып хезмәт куйганнар. Шуңа күрә акчасыз калгач, машинамны сатып булса да, хезмәт хакын түләдем. Шактый вакыттан соң, эшләрем җайлангач кына, икенче машина сатып алдым. Безнең коллектив зур түгел, үземдә эшләүче һәркем минем өчен бик якын, ышанычлы.
- Теләсә кайсы эшмәкәр өчен нинди дә булса продукцияне җитештерүдән дә бигрәк аны сату кыенрак. Сез менә агачтан рамнар, йорт җиһазлары эшлисез, ә кая сатасыз? Бу юнәлештә эшләүчеләр аз түгел.
- Миңа үз вакытында интернет нык ярдәм итте. Бик күп җирләргә тәкъдимнәр белән чыктым, хатлар яздым, кемгә нинди төр продукция кирәклеген өйрәндем. Кулланучыларыбызның географиясе киң: Ставрополь, Пермь өлкәсе, Мордовия, Башкортстан, әлбәттә инде, үзебезнең Татарстан. Һәрбер эшмәкәрнең үзенә күрә бер үзенчәлеге, сере була, ә нигездә, тырышлык, үҗәтлек, әлбәттә.
«Шәһри Казан» газетасы, Сабадагы балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең зоопарктагы маймыллары үлүен белдереп, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Балаларны маймыллы иткән кеше - әңгәмәдәшем Илдус Әхәтов. Ул аларга еш ярдәм итеп тора. Хезмәте турында бик яратып сөйләсә дә, тәгәрмәчне Саба якларына тәгәрәтә башлагач, ул сүзне тәмамларга ашыкты. «Ислам кануннары белән яшим дип мактана алмыйм, ә менә һәркайсыбыз зәкят бирергә тиеш икәнлекне бик яхшы беләм. Кемгәдер ярдәм итәм икән, бу миннән тиешле булган зәкят. Хәйриячелек дигән сүз миңа бик үк ошамый. Мөмкинлегеннән чыгып һәркем ярдәм итәргә тиеш. Бары шул гына».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading