16+

Салих Әхмәдуллин: «5 айда 1000 каздан бер миллион чиста табыш алып була»

Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп каз асрый. Бүген аларда өмәләр гөрли, бер атна элек каз су­яр­га керешкәннәр.

Салих Әхмәдуллин: «5 айда 1000 каздан бер миллион чиста табыш алып була»

Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп каз асрый. Бүген аларда өмәләр гөрли, бер атна элек каз су­яр­га керешкәннәр.

Ноябрь бәйрәмнәрендә һәр өйдә каз өмәсе була. Ташкичүдә 100 баш каз белән вакланып тору юк. Бу алар өчен бик аз санала. Кайбер хуҗалык­лар бишәр йөз, хәтта меңәр каз асрап сата икән.

Узган елны Салих Әхмә­дуллин 350 баш каз үс­тереп саткан. Быел хатыны икенче бала көткәнгә, 120 генә каз үстерә алганнар, күп булмагангадыр инде, әлеге санны ул бик читенсенеп кенә әйтте.

- Быел азрак булды инде, киләсе елга 500 каз үстерергә уйлыйм. Бик бе­ләсең килсә, каз ул иң табышлы бизнес. Биш айда 1000 каздан бер миллион чиста табыш алып була. Аны сату да авыр түгел. Капка төбеңә килеп алалар. Казан рестораннарында да безнең казлар, нәчәлникләр өстәлендә дә Ташкичү казлары. Мәскәүгә дә җибәрәбез, - ди ул.
Зур җитәкчеләр казның эчен-башын сорыйлар ди. Бер комплекты - 250 сум. Эчәген тәпиләренә урап бирмәсәң, комлект саналмый икән.

- Сатып алучылар эчәге дә бармы дип махсус сорый. Бер оешма җитәкчесе 50 данә алып китте. Җитмешәрне дә алучылар бар. Оешма хезмәткәрләренә бүләккә диде. Ә сез каз тәпие дип йөзегезне җыермак буласыз. Менә дигән деликатес бит ул, - ди Салих.
Каз бизнесының табышлы булуын әлеге авыл халкы күптән чутлап чыгарган инде. Казның мамыгы да тик ятмый, бер килограммы - 500 сум. Йөз казның йонын сатып, 12 мең сум акча эшләргә була. Аны чегәннәр алып китә. Казның мае да сатыла. Эретелгән каз мае­ның бер литры - 100 сум. Каз түшкәләрен быел 1200-1300 сумга сатарга җыеналар. Салих һәрберсен исәп­ләп-исәпләп күрсәткәч, каз үстереп сатуның чынлап та табышлы бизнес икәненә инанып куйдым. Мәшәкате дә юк түгел инде, диюемә ул, эшнең ансаты кая бар соң дип куйды.

- Без ияләшкән инде хәзер. Казсыз тормышыбызны күз алдына да китермибез, - ди ул.

Дилбәр Гарифуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading