Аның сүзләрен Удмуртиянең Кияс районы Тауҗамал авылыннан килгән Фердинант Мәҗитов та куәтли.
- Яшьләр башта шәһәргә китәләр дә, анда яшәү авыр булгач, кире авылга кайталар. Яңарак кына ике егет шалтыратып, авылга кайтсак, сездә эш булмасмы дип сорады. Эш табылса, алар кире кайтачак. Димәк, эш урыннары кирәк. Татарстанда шәхси хуҗалыклар көчле эшләп килә. Егермешәр баш сыер тотучылар да бар, диләр. Безнең яшьләр менә шул эшкә кереп китә алмый әлегә, югыйсә бозаулар бирәбез, үстерегез дип тә әйтеп карадык. Татарстанда ярдәмче хуҗалыкларда сөт җитештерүче кешеләргә мини-ферма төзү өчен ярдәм дә күрсәтелә икән. Терлекчелек фермаларына юл салу программасы да эшләп килә сездә. Эшлә генә, хөкүмәт булышырга әзер, - ди ул.
Фердинант элек комбайн, тракторларны арендага биреп акча эшләгән булса, бүген ул эшчәнлек төрен үзгәрткән - терлекчелек белән шөгыльләнә башлаган. Биш миллион сум күләмендә грант алып, 100 баш сыерга ферма төзегән, терлек сатып алган. Яңарак кына тагын бер ферма эшләткән. Хәзер аның 150 баш савым сыеры бар. Авылдагы унбер кешене эшле иткән. Татар авыллары эшмәкәрләре җыенына ул ел да килә икән.
- Мин монда аралашырга, яңа кешеләр белән танышырга, тәҗрибә тупларга, киңәшләшергә киләм. Кая чакырсалар да, барырга тырышам. Бер урында туктап торырга ярамый, - дип, куен кесәсеннән блокнотын чыгарып, үзе өчен нәрсәдер теркәп тә куя ул.
Самара өлкәсенең данлыклы Гали авылыннан килгән Халит Йосыпов та бер көн эчендә дүрт кеше белән танышып, телефон номерларын алышуларын әйтте.
- Мондый җыеннарда мин татар булуым белән кат-кат горурланам. Тырыш, булдыклы кешеләрне күреп сокланам. Кайсы Президентның Рөстәм Миңнеханов кебек шулай ватандашларын җыеп сөйләшкәне бар, - ди ул.
Комментарийлар