16+

Шикәр чөгендере тау-тау

Республиканың моның кадәр шикәр чөгендере күргәне булмаган әле, җыелган татлы тамыразыкны хәтта урнаштырып бетереп тә булмый. Шуңа күрә, аның күпмедер өлеше басу-кырларда ятарга мәҗбүр. Быел чөгендернең уңышы Татарстанда әлеге культураны үстерү тарихында иң югарысы - ул гектарына 383 ц тәшкил итә.

Уңышның яхшы булуы куандыра, әлбәттә, әмма әйбер күбрәк булган саен, аның бәрәкәте бетә шул. Хәзер иң мөһиме - татлы тамыр азыгының барысын да урнаштырып бетерү, әрәм итмәү. Татарстанның шикәр заводлары гына моның кадәр шикәр чөгендерен кабул итеп бетерә дә алмый. Мәсәлән, Буа шикәр заводы аны вакытлыча туктатып торырга да мәҗбүр булган. Шуңа күрә, чөгендернең күпмедер өлешен Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләренә дә озаталар.
Зәй шикәр заводына бүгенге көндә район хуҗалыклары басуларыннан чимал китерү тәмамланган. Завод барлыгы 809622 тонна шикәр чөгендере кабул иткән (узган ел бу күрсәткеч 703373 тонна булган). Завод хезмәткәрләре кабул ителгән чималның 602568 тоннасын эшкәртеп, 80005 тонна шикәр комы алган. Чөгендерне эшкәртү тулы куәтенә бара, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» газетасы. Быел Чирмешән районында шикәр чөгендере 2280 гектарда игелгән булган. Алар да чөгендерне озатып бетергәннәр. «Безнең Чирмешән» газетасы хәбәр итүе буенча, хуҗалыклардан Зәй Һәм Норлат шикәр заводларына 33580 тонналап чөгендер озатылган.
Кыскасы, шикәр чөгендере уңышы быел республика ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Шуңа күрә, шикәргә бәяләр артмас дип өметләнергә дә мөмкиндер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading