16+

Шөкер итеп яшәүчеләр авылы

«Әлхәмдүлилләәһи шөкер!» - Лениногорск районы Сугышлы авылына аяк баскан һәркем кабатлый торгандыр бу сүзне. Ике Советлар Союзы Герое - Газинур Гафиятуллин һәм Мисбах Хәлиуллиннарны биргән авылны күрергә насыйп булган өчен генә дә түгел, билгеле. Сәбәбе - Карамалы тавы битенә әллә кайдан күренеп торырлык эре хәрефләр белән язылган сүздә. Вак ташларны...

Шөкер итеп яшәүчеләр авылы

«Әлхәмдүлилләәһи шөкер!» - Лениногорск районы Сугышлы авылына аяк баскан һәркем кабатлый торгандыр бу сүзне. Ике Советлар Союзы Герое - Газинур Гафиятуллин һәм Мисбах Хәлиуллиннарны биргән авылны күрергә насыйп булган өчен генә дә түгел, билгеле. Сәбәбе - Карамалы тавы битенә әллә кайдан күренеп торырлык эре хәрефләр белән язылган сүздә. Вак ташларны...

«Әлхәмдүлилләәһи шөкер!» - Лениногорск районы Сугышлы авылына аяк баскан һәркем кабатлый торгандыр бу сүзне. Ике Советлар Союзы Герое - Газинур Гафиятуллин һәм Мисбах Хәлиуллиннарны биргән авылны күрергә насыйп булган өчен генә дә түгел, билгеле. Сәбәбе - Карамалы тавы битенә әллә кайдан күренеп торырлык эре хәрефләр белән язылган сүздә. Вак ташларны җыеп тезелгән шул хикмәтле сүз чын-чынлап бирегә килгән-киткән кешеләрне каршы ала, озата бара. Берсе булса, икенчесен җиткерә алмый азапланган, җиткән очракта да, шөкер итә белмәгән адәм балаларының күңелләренә шул рәвешле кемнең кагыласы килде икән? Баксаң, моннан 13 ел элек Бөгелмә шәһәреннән килгән бер мулла, авыл кешеләре белән киңәшкәннән соң, тау битенә вак ташлардан язылган «Ленин - сүнмәс кояш ул» дигән шигарьне мәктәп укучылары ярдәме белән «Әлхәмдүлилләәһи» сүзенә үзгәрткән икән. Шул рәвешле биш-алты еллап торганнан соң, Шөгер ягыннан тагын берәү килеп: «Минем әни һәрвакыт «Әлхәмдүлилләәһи» дип кенә түгел, ә «Әлхәмдүлилләәһи шөкер», - дип әйтә торган иде дип, таудагы язуга «шөкер» сүзен өстәргә кирәк дигән тәкъдимен җиткерә. Һәм ул шулай эшләнә дә. Баласы институтка укырга керә калса, Ходайга рәхмәт йөзеннән шундыйрак берәр гамәл кылырга дигән нәзере дә була аның. Ни гаҗәп, әлеге башлангычның артында торучы ике кешенең берсен дә исемләп атый алучы булмады.
Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Флорида Янгирова, сәркатибе Рәйсә Сәгыйтованың әйтүенә караганда, елның-елында шимбә өмәләре вакытында мәктәп укучылары, тауга менеп, ул язуларны акбур белән агартып төшә, тәртиптә тота икән.
***
Сугышлыда җиде чишмә
Җидесендә җиде тәм;
Җиде тәмнең җидесен дә
Иреннәремдә йөртәм, - дип язган Җәүдәт Дәрзәманов үзенең туган авылы турында кайчандыр. Ә чишмә суларын тәмләргә өлгермәгән, асфальт юлдан җилдерүче күп санлы мосафирлар өчен Сугышлы шөкер итеп яшәүчеләр авылы булып истә кала торгандыр, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading