16+

Шәлелеләр эшсезлектән интекми

Казанда көзге ярминкәләр гөрли. Идел буе районы базары янында төзелеш эшләре моңа бераз комачаулады комачаулавын, тик халык яраткан базарына меңәрләп килә. Сатып алучысы булгач, товарны китерүчесе дә табыла. Әнә метрога керү юлындагы Кәҗә сукмагы төсле тар аралыкта бик матур киенгән Шәле (Питрәч районы) хатыннары алма төшәрлек урын тапканнар да шунда басып каймак, эремчек саталар.

Хатыннарның алъяпкычлары мәшһүр рәссам Харис Якупов сурәтләгән Шәле сепаратчысыныкыннан бер дә ким түгел. Шәледә гомер-гомергә булган халык яши. Шуңа аларның игене дә уңган, сөте, каймагы белән чиләкләре дә тулган.

- Кемгә молоко, кемгә туаругы? - дип тар сукмактан үтеп йөрүчеләргә дәшә алар.

Урын тарлыгы зур проблемага әверелми. Моннан ике-өч тукталышны транспорт белән узып китсәң, тагын базар. Мәүлетов урамындагы базарда бераз иркенрәк. Монда да Шәле кешеләре үз товарларын сата. Бер хатын ярымтатарча, ярымрусча сөйләп үзенең балын мактый.

- Бусы кәрәзле бал, бусын прополис, диләр. Купите инде, әйдә!

Шул арада ул умарталыкта үскән гөмбәләрне дә мактап куя. Аларны да җыеп базарга китергәннәр. Апаның компьютеры да юк, телефон ярдәмендә дә санамый, күңелдән бик тиз генә исәпли дә шалт иттереп сдачаны да кайтарып бирә. Шәледә яшәгән халык эшкә аптырап тормый. Эш булмаса, үзләре эш ясый. Уңган, булган халыкның бәрәңгесе дә алынган, печәне дә кайткан. Үзләре дә ничек яшәрбез инде, заманасы авыр бит дип зарланып йөрми. Шәледәге кешеләр яшәү мәгънәсен хезмәттә күрә. Хезмәте булган халыкның товары була. Шуны ярминкәләргә, базарларга ташыйлар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading