Шәһри Казан

СИКСӘН ЯШЬЛЕК ҖИТӘКЧЕ

Әтнә районы Дусым авылына Наил САБИРОВ белән очрашуга барганда, аның тормыш йомгагын кайсы башыннан сүтәргә икән диеп уйландым. Унынчы сыйныфны тәмамлауга, мәктәптә укыта башлый, озак та тормый Арча райкомолын җитәкли, аннан соң 34 ел колхоз рәисе булып эшли, лаеклы ялга чыкканнан соң да, инде менә 20 ел хезмәтен дәвам итә....

Мин исә аннан да өлгеррәк булырга тырышып, ул килгәнче, Дусым урамнарын, басу юлларын әйләндем. Бу төбәкнең кайсы тылсымлы почмагы аны көн дә якын булмаган сәфәргә дәшә икән? Яшермим, җавапны каршыма җил-җил атлап килгән Наил абыйны күргәч кенә таптым. Туган җирнең сихәте, тылсымы аның күзләрендә, һәр хәрәкәтендә иде. Фәлсәфәне читкә куеп, Наил абый белән әңгәмәне башлыйбыз.
- Наил абый, күп еллар җитәкчелектә эшләгән кеше буларак, кайсы чорның нинди өстенлеген яисә авырлыгын атап китәр идегез?
- Кешене санлатуны, эшләтүне алсак, әлбәттә, социализм чорында бу күпкә җиңелрәк булгандыр. Идеология дә бар иде, барыбыз да, матур киләчәк төзибез, дип ашкынып эшләдек, шуңа омтылдык. Ул чорның уңайсызлыгы - бөтен нәрсә югарыдан указ белән эшләнде. Син үз колхозыңда куян, тавык, сарык, сыер, дуңгызның һәммәсен асрарга тиешсең, алар әйткән культураларны гына игү дә мәҗбүри. Бүген исә бу яктан җитәкчеләргә ирек, нәрсәне табышлы дип саныйсың, шуны үстер, үрчет. Социализм чорының авыл хуҗалыгы өчен янә бер уңай ягы - ул елларда бишьеллык план кабул ителә һәм биш ел буе итнең, икмәкнең төгәл бәясен белеп тордык. Планыңны арттырып үтисең икән, өстәмә түләү дә каралган. Начар туфраклы, уңдырышсыз җирле хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтелә иде. Бүген федераль күләмдә авыл хуҗалыгына ярдәм юк диярлек. Әйе, тулы ирек бирелгән, ачык күзле, булдыклы, тәвәккәл икәнсең, күпкә ирешә аласың. Иң мөһиме, шушы җирлеккә, монда туып үскән кешеләргә, аларның язмышына битараф булма. Авылны бөтен барлыгы, яшәеше белән бербөтен итеп күргәндә генә ул яши, үсә.
- Наил абый, Сез 34 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән Мәңгәр авылына кайтыйк әле. Бүген Дусым дип янып яшәсәгез дә, анда гомерегезнең бик күп еллары үткән.
- Мин анда 40 ел яшәдем, шуның 34 елын колхоз рәисе булдым. Мәңгәр - бай тарихлы, зур авыл. Колхозны җитәкләргә райкомның беренче секретаре булып эшләгәндә тәкъдим иттеләр. Ул вакытта миңа 27 яшь. Халык бик риза түгел иде: «Безгә пионерлар кирәкми», - дип каршы чыктылар. Яшьләр оешмасы җитәкчесе булуыма ишарәләүләре булгандыр. Эшли алмам дип алай курыкмадым, ә сайламасалар, кеше алдында хурга калам дигән борчу булды. Кеше алдында хурлыкка калмау дигән уй күңелдә ниндидер бер этәргеч булып гомер буе яшәгәндер, мөгаен. Бу бала чактан әти-әнинең «оятлы итмә, хурлыкка калдырма» дигән «наказы», тәрбиянең бер чарасы булгандырмы инде. Шул ук сыйфат бик күп эшләрне иң югары нәтиҗә белән башкарырга да этәргеч булды. Мәңгәр авылында бар нәрсә диярлек яңадан корылды. Авылда яшьләрне калдыруны күздә тотып, егетләр өчен механизаторлар курслары, кызларга эш урыны булсын өчен тегү, чигү артеле оештырдык. Музыка мәктәбенең филиалын ачып, баяннар сатып алып, балаларны укыттык. Барысы да колхоз хисабына. Шул елларда данлыклы Мәңгәр балалар лагерена яңа сулыш бирелде.
- Сагындырамы Мәңгәр, баргалыйсызмы?
- Без анда хәзер кунак кына. Күптән түгел очрашуга баргач, мин килеп керүгә, бар халык аягүрә басып кул чабарга тотынды. Кешеләр күңелендә матур эшләр калган, әти әйтмешли, хур итмәгәнбез данлыклы Мәңгәр авылын.
- Наил абый, Сез әти-әниегезне телгә алганда, янәдән аларның кечкенә улларына әйләнәсез кебек.
- Әти белән әнигә безнең гаиләдә искитмәле зур хөрмәт иде. Икесе дә бик тырыш булдылар. «Күзен йомган килеш тә урак ура ала», - дип, әни турында риваятькә тиң сүзләр йөри иде. Әнине Казанга алып барып, бүләкләп кайтарганнары да истә. Ялынып-ялварып барырга ризалаштырдылар, бүләккә ефәк күлмәк белән Габдулла Тукай китабын биргәннәр иде. Нинди матур бүләк булган! Тукайның ул китабын кулдан кулга йөртеп бөтен авыл укыды.
Әти көндәлек сводканы карап бара иде. Колхоз рәисе булып дүрт ел эшләгәннән соң, беренче тапкыр март аенда ялга бардым, шул елны язгы чәчү вакытында күрсәткечләр төшеп киткән. «Юньле председатель март аенда ял итми, язгы чәчүгә әзерләнә», - дигән иде әти.
- Сез үзегез дә начар әти булмагансыздыр, улларыгызның кайсын гына алсак та, республикада билгеле шәхесләр.
- Балалар беркайчан да авырлык китермәделәр. Эш башлаганда, бәлки, минем абруй күпмедер ярдәм иткәндер, әмма аннан соң гел үзләре. Бүген безнең гаиләдә бишебез дә атказанган дигән мактаулы исемне йөртә. Татар гаиләләрендә электән яшәп килгән язылмаган кануннар буенча без киләчәктә кече улыбыз Азат янында торырга тиешбез. Алар йортында безгә дигән бүлмә дә бар, кайчан киләсез, диеп кенә торалар. Әле пар канат булып яшәгәндә, ул турыда уйлаган да юк.
- Ләлә апа өчен нинди ир булдыгыз? Усалланган чаклар да булгалагандыр...
- Бүгенгәчә сау-сәламәт булып яшәвемнең бер сәбәбе итеп үземне стресс дәрәҗәсенә китереп җиткермәүне саныйм. Һәрвакыт акыл белән эш итәргә, сабыр булырга тырыштым. Юк-барга чәпчеп, Ләләне битәрләгәнмендер дип белмим. Аны гел кайгыртып яшәдем, дисәм була. Бервакыт Ләләгә биш ир кеше булдык. Әти, мин, өч малай, аның өстенә сыер, терлек асрыйбыз. Бик борчылып, уйланып йөрдем дә иртән эшкә киткәнче, бер сәгать алдан торып, хуҗалык эшләрен эшләп китәргә күнектем һәм ул шулай дәвам итте. Бүген дә юкка-барга Ләләне борчымыйм. Иртән йомырка тәбәсен әзерләп тә ашыйм, кичтән пешкән ризыкны да җылытып, үзем хәстәрләп эшкә китәм, кирәк икән, аш та пешерәм. Картлык көнендә ялгыз калу бик куркыта, шуңа күрә бер-беребезне кадерләп, саклап яшәргә тырышабыз.
«Күңелемдә гел яхшылык, җылылык йөртергә тырышам», - дип тә әйтте әле Наил абый, сау-сәламәт яшәү серләренә төшендереп. Быелгы көздән «Дусым» җәмгыяте эшләреннән бераз читләшергә икән исәбе. Ул бүген яңа хыяллар белән янып яши. Нинди хыяллар ул дисезме? Бусы хәзергә сер булып калсын.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: