Чиста, пөхтә авыл Арчаның Симетбашы. Йортлар төзек, ә капкалары, тәрәзә яңакларын күр! Ничек кенә бизәкләнмәгән, чәчәкләнмәгән алар.
Авыл әллә ни зур түгел, бары иллеләп кенә хуҗалык исәпләнә. Ләкин урамнары җанлы, шимбә көн булгач, шәһәрдән студентлар кайткан, балалар урамда мәш килә.
"Кунак" һәр йортка озата йөри
Төп урамны 39 ел гомерен туган авылы кырларында хезмәт итүгә багышлаган тракторчы Нурислам Нигъмәтуллин хөрмәтенә атаганнар. Урам башына элмә такта да куйганнар. Нурислам абый «Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинның әтисе булып чыкты. Туган авылын торгызу өчен, җитәкче күп нәрсәләр эшли икән. Әйтик, авылда ясалма күл булдырган. Халык әйтүенчә, киләчәктә анда балык үрчетергә телиләр, ди. Яңа мәдәният йорты салынуда да Лотфулла абыйның өлеше зур. Ә яңа бинаның тынып торганы юк. Танылган җырчылар Вәис Бәйрәмов, Габделфәт Сафин, Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина, үзләре шушы авылдан булгач, еш кына концерт белән кайталар, авыл халкын ял иттерәләр.
Кайсы йортка керсәк тә, безне ике эт озата йөрде. Берсе кара, берсе ак. Карасы нәселле бугай, немец овчаркасына охшаган.
- Аны кырдан таптык, яз көне басуда тырмага бәйләп калдырганнар иде үзен. Яраланган, хәлсезләнгән иде, белмим, кем шулай эшли алгандыр? Кызганып алып кайттык, бөтен урам белән ашаттык, хәзер менә безгә ияләште, үзенә Кунак дип кушамат та тактык әле, - ди мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Гүзәл апа.
Авылда кибет, фельдшерлык пункты, башлангыч мәктәп эшли. Төзеклеге, матурлыгына сокланып, халык телендә Симетбашны «Швейцария шәһәрчеге» дип атаучылар да бар. Чынлап та, кайберәүләрнең ишегалларында чит илләрдә генә очрый торган сирәк сортлы куаклар үсеп утыра.
Шулай да авылда эшсезлек проблемасы бар. Яшьләр дә аз. Колхоз таркалган, инвесторлар юк. Шәхси хуҗалыкларда мал-туар асрап, сөт тапшырып кәсеп итүчеләр бар. Күпләр күрше Ашытбаш авылына, Казанга, Арчага барып эшли. Әтнә районындагы пекарняда эшләүчеләр дә бар. Югыйсә, авыл гомер-гомергә терлекчелек, кырчылык белән көн күргән. Авыл башында шул уңайдан тырыш механизаторлар хөрмәтенә һәйкәл - трактор тора. Янәшәсенә, быел Бөек Җиңүнең 70 ел тулу уңаеннан, танк та бастырганнар.
Бушлай атлар
Симетбашка килеп керүгә, заманча төзелгән ат абзары каршы ала. Яңа яуган кар өстендә печән чемченеп йөргән өч ат, бер понины күреп гаҗәпләнеп тә калдым. Каян килгән авылга пони? Атлар янында таптана торгач, каршыбызга ат караучы Миңлегөл апа Шәфигуллина килеп чыкты. Баксаң, авылда хуҗалыкларда ат асраучылар бөтенләй юк диярлек икән. Шуңа да, авыл халкына ярдәм булыр дип, әлеге дә баягы авылның төп иганәчесе Лотфулла Шәфигуллин белән дәү әнисе, шушы авылдан булган «МТС» җәмгыяте җитәкчесе Марат Шакиров ат абзары салдырганнар, читтән йөк атлары һәм чабышкылар, бер пони да кайтартканнар. Теләгән кеше кирәк чакта бу атларны үз кирәкләренә алып тора, йөк ташырга, бакча тырмаларга, сукаларга кирәкме - атлар халык карамагында, ди. Кыскасы, уртак эш атлары, барысы да бушлай.
Абзарда бик чиста. Миңлегөл апа көн саен юеш чүпрәк белән атлар торган бүлмәләрнең тимер ишекләрен сөртеп чыга, таш идәнне дә еш себерә, ат эзе калса, хәтта юып та алам, бу абзар гына түгел, атларның яши торган йортлары бит, ди. Һәр атка аерым хуҗа беркетелгән. Һәрберсенең кушаматы бар: Олвия, Чайка, Августин. Пони исә - Бәләкәч. Анысы белән аеруча балалар кызыксына.
Стенадагы элмә тактага атларның көндәлек менюлары да язып эленгән. Без килгән көнне иртәнге ашка печән белән су, әбәткә солы, тоз, кичке ашка печән, су, кишер иде. Ни хикмәт, кишерне куяннар гына түгел, атлар да бик яратып ашый икән.
- Әле шикәр дә ярата алар, шөкер, атларга ризык сатып алган юк, барысын да авыл халкы ярдәме белән юнәтәбез, кишерен дә бирәләр, солысы, печәне белән Айрат Нигъмәтуллин тәэмин итеп тора, - ди Миңлегөл апа, атларны кишер белән сыйлап.
Ат абзары янындагы матур арбаны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бүләк иткән.
- Әлегә атлардан файдаланган кешеләр юк, маллар әле яшь бит, аларны җигәргә өйрәтәсе бар, -диде
әңгәмәдәшем.
Комментарийлар