Шәһри Казан

«Сәламәтлегенең кадерен белгән кеше пластик тәрәзә куйдыртмый»

Тәрәзәләр - өйләрнең күзләре кебек. Аларга карап кына да йортның хуҗалары турында әллә ни чаклы мәгълүмат алып була. Кайчакта бу йорттагыларның нинди кәеф белән яшәүләрен дә тоясың сыман. Элегрәк әбиләр дә, бала күзсенеп еласа, догалар укып, балаларның битләрен тәрәзә рамын сөрткән су белән сыпырырлар иде. Ни гаҗәп: файдасы тия, бала...

Моннан җиде-сигез ел элек безнең яшәешебезгә пластик тәрәзәләр килеп керде. 25 ел хезмәт итә, буйыйсы, карыйсы юк, имеш. Киләләр, үлчәмен алып китәләр дә, берәр көннән янәдән килеп, тәрәзәләрне алмаштырып та куялар. Бу яңалыкка 25 ел үтмәде, шулай да һәр әйткәннең чын түгеллеге инде күренә башлады. Тәрәзә пыяласы белән пластик рамнарны тоташтырган резиналар туза, һава йөри башлый. Пластикларның да төрлесе бар икән, кайберләре формасын югалта. Ә без яңалыкны сынаган арада, агачтан тәрәзә рамы ясаучылар бармак белән генә санарлык калып бара икән ләбаса. Шуларның берсе - Арча районының Мәтәскә авылыннан Ринат Нәбиуллин. Ул - бүгенге көндә тәрәзә рамнарын заманча итеп, өч кат пыяла куеп ясаучы бик сирәк осталарның берсе.
- Мин үзем дә, яңалыкка кызыгып, иң беренче пластик тәрәзәләрне ясаучыларның берсе, - ди Ринат. - Стеклопакет, дибез. Өч кат пыяла үзара беркетелгән була, иң мөһиме шул бит инде. Ул хәзер әзер килеш сатыла. Башлангыч чорда без аны да кулдан үзебез ясый идек. Бик авыр эш, пыялага киселүчеләр дә булды. Бераздан пластик тәрәзәләрнең кире нәтиҗәсен дә күрә башладык. Тәрәзәләр тирли, астма белән авыручылар зарлана, балаларга гел тискәре тәэсир итә. Барыбызга да җайлыдан-җайлы гына кирәк. Имеш, куйдың да 25 елга тәрәзәләр турында оныттың. Дөрес итеп ясап, буяп куйсаң, аның агачлары да 25 ел тора. Авыллардагы, хәер, шәһәрдәге иске йортларның рамнары да әллә кайчан куелган. Утынга кисим дисәң, пычкы үтми. Бүгенге көндә нинди генә буяулар юк. Ел саен буйыйсы да түгел.
Оста буларак үзенчә нәтиҗә ясаганнан соң, Ринат Нәбиуллин агач рамнар ясарга тотына. Ул аның өчен башта хобби кебегрәк була. Акрынлап яңа җиһазлар ала һәм заманча итеп өч кат пыяла куеп, тәрәзәләр ясый башлый.
- Агач эше бик күп сабырлык һәм тырышлык сорый, бигрәк тә тәрәзәләр. Безнең шартларда таләп бигрәк тә зур. Әле салкын, әле эссе. Табигатьнең үзгәрешләренә тәрәзәләр дә каршы тора алырга тиеш. Җил тә үтмәсен, парланмасын да, матур да булсын.
Ринат ишекләр дә ясый.
- Хәзер тимер ишекләр куялар, шәһәрдә берни түгел, кирпечтән салынган авыл йортларында, коттеджларда алар да тышкы яктан бәзләнәләр. Йорт ничектер «суларга» тиеш. Агачтан ясалган тәрәзә һәм ишекләр менә шуның өчен кирәк тә инде. Сәламәтлегенең кадерен белгән кеше пластик тәрәзә куйдыртмый. Авырудан интегеп, пластикны кабат агачка алыштыручылар бик күп. Тәрәзә рамнарын ясау буенча тәҗрибә уртаклашырга Швециягә, Финляндиягә бардым. Анда бар да агач. Халык, акрынлап, агачны бәяли башлады, ләкин нәрсәнедер югалтып та өлгердек бугай, - ди оста.
Ринат Нәбиуллин ясаган ишекләрне, тәрәзә рамнарын күреп хәйран каласың. Заманча җиһазлар, материаллар белән аны менә шулай итеп тә ясап була икән. Яхшыны яманнан аерып, бәяләп өлгергәнче, агач осталарыбыз югалып, әлеге һөнәр онытылып кына бетмәсен иде.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    713
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    188
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    152
    0
    0