Шәһри Казан

«Солыны урып булса да, чишмәгә юл салачакбыз» (ФОТО)

Газетабызның даими укучысы Әнвәрә апа Әбделмановадан борчулы хат алдык. «Балтач районы Салавыч авылында бер изге чишмә бар, аның суы белән күп­ләр дәвалана, күңелсез хәлгә очрыймы, сәламәтлеге какшыймы, шул сихәтле суны эчеп, чишмә буендагы юан талларны кочып, Ходайга ялвара. Чишмәнең файдасы сөйләп бетерә торган түгел. Тик чишмәгә керү юлы юк. Авыл...

Газетабызның даими укучысы Әнвәрә апа Әбделмановадан борчулы хат алдык. «Балтач районы Салавыч авылында бер изге чишмә бар, аның суы белән күп­ләр дәвалана, күңелсез хәлгә очрыймы, сәламәтлеге какшыймы, шул сихәтле суны эчеп, чишмә буендагы юан талларны кочып, Ходайга ялвара. Чишмәнең файдасы сөйләп бетерә торган түгел. Тик чишмәгә керү юлы юк. Авыл җирле үзидарәсе сукалаттырып ашлыгын чәчә дә, чишмәгә керү хуты ябыла. Басу җирен таптап, кантар арасыннан ава-түнә чишмәгә төшәргә туры килә. Минем шикелле аягы авырткан, олы яшьтәге кешеләргә бу бер дә җиңел түгел инде. Күрәсең, әнә шуның аркасында авылга бер-бер артлы афәтләр килеп тора: бер хатын-кыз кинәт кенә яшьли үлеп китте, 11нче сыйныф укучысы асылынды, бер бабай баланы көчләгән дип тә сөйләделәр. Күңелем сизә, шушы чишмәгә юлны булдырмыйча, авылга тынычлык иңмәс. «Шәһри Казан» газетасы журналистлары берәр чарасын күрә алмасмы икән, кайларга гына мөрәҗәгать итмәдем бит инде, нәтиҗәсе юк», - дигән Әнвәрә апа.
Су хәтерендә саклый
Әлеге хат эзеннән Балтач районының Салавыч авылына юл тоттык. Беренче эш итеп, чишмәне эзләп киттек. Авылдан читтәрәк, басу уртасында ук икән ул. Тирә-яны таллык. Бу урын әллә кайдан бер утрау кебек күренеп тора.
Чишмә бакчасына килеп керүгә, ниндидер тынычлык, эчке бер рәхәтлек тоя­сың, дөньядан аерылгандай буласың. Янәшәсендә үскән кочак җитмәстәй юан таллардан ниндидер тынычландыра торган энергия бүленә кебек. Чишмәнең чыгышы таш кое эчендә калган, бу коены агач ызба белән әйләндереп алганнар, манарасы да бар. Каядыр чишмә челтерәгән тавыш ишетелә, арырак барып карасак, торбадан аккан суны күрдек. Чишмә суын алу урыны шушында икән. Чокыр астындагы әлеге чишмәгә төшү юлы кайчандыр ак таш белән түшәлгән булган, хәзер алар ватылып, таралып беткән. Шунысы да кызык, чишмә җир өстеннән 20 метр чамасы ага да каядыр җир астына кереп югала.
Әнвәрә апа Әбделманова беренче тапкыр әлеге изге урынга 7-8 яшьләр тирәсендә барганын хәтерли.
- Ул вакытта чишмә суы кечкенә генә бер улактан агып тора иде. Шунда барган саен, әнием җиргә ята-­ята балаларының белемле, укымышлы, җәмгыятькә файдалы булуларын, бик зур урыннарда эшләүләрен сораганы истә. Барысы да Алланың рәхмәте белән тормышка ашты бит, шөкер, - ди Әнвәрә апа.
Аның бу чишмәгә бәлагә тарыган, борчулары булган кешеләрне дә алып килгәне бар. Ходайның рәхмәте, шуннан кайткач, эшләре җайлана икән. Укучыбыз суның көче бик зур дип саный. Үзе дә кешеләрне су белән дәвалый. Аның әйтүенчә, гап-гади су бөтенесен дә хәтерендә тота. Кешенең 80 проценты судан тора. Биологик яктан да безнең картаю ул - тәнебезнең суга ярлылануы, күзәнәкләрдә һәм алар арасында сыеклыкның кимүе. Ә үлем исә кеше тәнендәге сыеклыкның илле проценттан да түбән төшүе дигән сүз.
Кемгә кирәк, кемгә юк
Авыл халкы арасында чишмә турында төрле фикерләр ишеттек. Юл ясау мәсьәләсенә карата да халык бердәм түгел. Берсе, теләгән кеше сукмак булмаса да, чишмәгә керү юлын таба инде ул, дисә, икенчеләре, берничә метр җиргә кәҗә сукмагы булса да ясасалар, әллә ни күп уңыш югалтмаган булырлар иде әле, дип җавап бирде.
Әлеге чишмәне авылда карап торучы да бар икән: Салавычта шәхси теш клиникасы ачкан табиб Әмир Нәсыйхов. Базардан кайтып килгәндә, Әмир абыйның бабасы Мөхәммәтнасыйх абзый каршысына ак сакаллы, ап-актан киенгән бер карт килеп чыккан да: «Бу тирәдә бер изге чишмә булыр, аны караган кеше гомер-гомергә мохтаҗлык күрмәс, рәхәттә яшәр», - дип әйтеп калдырган, имеш. Шуннан Әмир абыйның бабасы чишмәгә билге куйган. Үләр алдыннан улына чишмәне карап торырга васыять итеп калдырган. Кыскасы, бу әманәт шулай буыннан буынга күчә бара. 1998 елда Әмир абый, берничә кеше белән җыелышып, чишмәгә бура иңдергәннәр, коеның стеналарын таштан түшәгәннәр. Чишмә янындагы бакчаны сетка белән әйләндереп алганнар, тимердән ишек ясатканнар. Соңрак бертуган абыйсы Шамил чишмә өенә манара куйдырткан. Берсендә бу чишмәнең суын авылга җибәрергә талпынып караганнар. Бер оешма хезмәткәрләре чишмәгә килеп эш башлаганнар. «Без тоткан сеткаларны сүтеп, тимер ишекләрне алып атканнар. Озын торбалар сузып, җайланмаларын урнаштырганнар. Су авылга юл алсын өчен, чишмәнең чыганагын да күмгәннәр булса кирәк, кое туфрак белән тулган иде», - дип искә ала Әмир абый. Ләкин ни хикмәт, бик тырышсалар да, гел каршылыкка очрап торганнар. Барысы да булды дигәндә дә, суны авылга җибәрә алмаганнар, насос­лары ком тыгылып, янып эштән чыккан.
Әмир абый чишмәгә ке­рү юлын артык кирәк дип тап­мый.
- Әгәр анда машина белән керү юлы ясасалар, чишмә тәртипсез яшьләр өчен кәеф-сафа корып, эчеп утыру урынына әйләнер дип куркам. Күпләр изге сүзенең нәрсә икәнен дә белми бит хәзер, ясасалар да, кеше йөрерлек сукмак кына булсын ул, - ди.
Авылдагы хәвеф-хәтәрләрне дә чишмә белән бәйләргә кирәкми, дип саный. Аныңча, кеше үзе барысына да гаепле. Ә шулай да, туры килү очраклары җитәрлек: теге юлы чишмә чыганагын ябып, суны авылга борыр­га теләгән оешманың өч хезмәткәре дә фаҗигале төстә кинәт үлеп киткән диделәр. Хәер, мондый үлем-китемнәр бәлки һәр авылда була торгандыр...
Вәгъдә - иман
Татар авылларында элек-электән чишмәләргә аерым игътибар бирелгән. Мәсәлән, Кама Тамагы районының Чаллы авылында бердәнбер чишмәләрен күз карасыдай саклап тоталар. Чөнки ул бөтен авылны су белән тәэмин итә. Чишмә кипсә, авыл сусыз кала дигән сүз. Аксубай авылларында да чишмәләргә аерым игътибар. Бер авылда икешәр-өчәр чишмә. Хәтта авылдан ерак урнашкан инеш бакчасына да чәчәкләр утыртканнар, ял итү өчен эскәмияләр куйганнар. Яшел Үзән районының Татар Исламы авылындагы Касыйм Шәех чишмәсенә быел асфальт юл салдырырга, чишмә янында машиналарны куеп тору өчен парковка булдырыр­га да уйлыйлар, дип ишеттем. Салавычта да каралган, матурлап ташлар белән бизәлгән чишмәләр җитәрлек анысы. Тик менә басу уртасындагысын ник ятим итеп калдырганнар? Олы юлдан чишмәгә кадәр булган 150-200 метр арага сукмак салып булмый димени? Бу сораулар белән без Салавычтагы «Татарстан» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Былтыр басуга кукуруз утыртылган иде. Шактый биек үскән кукурузны аралап чишмәгә керү халык өчен, әлбәттә, авыррак булгандыр, килешәм. Быел шуны күздә тотып, солы чәчтек. Аны ерып керү җайлырак бит. Ә сукмак калдырсак, ул юлны чүп басачак, кыр матур күренмәячәк дип уйладык, - диде Айнур әфәнде.
Әле без килер алдыннан гына районда депутатлар очрашуы узган. Анда авылны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәннәр. Яшь җитәкче җавап­лылыгында бер чишмә юлы түгел шул, әнә хәзерге вакытта авылның икенче башына илтә торган кыска юл ябык. Мәктәп, балалар бакчасына бару өчен халык елга аша гына күпердән чыга торган булган. Күперне ташу агызып киткәннән соң, шул бер чакрым ара урынына хәзер халык авылның икенче башына 5-6 чак­рым урап барырга мәҗбүр.
- Хәл итәсе мәсьәләләр шактый, ләкин чишмәгә кагылышлысын да игътибарсыз калдырырга ярамый. Бу мәсьәләне бер җые­лышта күтәрәчәкмен әле мин, - диде. Ә хәзергә, халык үтенечен истә тотып, вакытлыча булса да, чишмәгә керү юлы булдырырга вәгъдә бирде җитәкче.
- Әйдәгез, бер айлап вакыт узсын инде, солы үскәч, чишмәгә таба юл ярырбыз, солыны урырбыз, - диде ул.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: